Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Германиядә яшәүче МИЛӘҮШӘ: “Бездә эшләмәгән кешегә дә акча түлиләр”

16 Декабрь 2020 749
“Үзем еракта торсам да, сезнең газетаны кызыксынып укып барам”, дип язды ул безгә. Германиянең Гамбург шәһәрендә яшәүче Миләүшә Вайссбах белән инстаграмда таныштык. Миләүшә ханым чыгышы белән Арча районы Сеҗе авылыннан. Үзенә 38 яшь. Казан педагогия университетында укыганда Германиягә китә. Менә шул сәяхәте тормышын тулаем үзгәртә дә аның.
– Тел өйрәнү өчен махсус программа буенча киттем, – ди танышым. – Бер гаиләгә килеп төшәсең, вак-төяк эшләрендә булышасың . Сиңа билгеле бер хезмәт хакы түлиләр һәм син аларда яшисең. Шулай итеп бер ел Германиядә яшәдем дә, укуны тәмамларга дип кире Казанга кайтып киттем. Җәйге каникулда кабат шул гаиләгә барып йөрдем. Эшләдем, ял иттем. Алар белән без әле дә яхшы мөнәсәбәттә. Соңгы курста кабат Германиягә китеп, Гамбургтагы зур уку йортына документларымны тапшырдым. Соңгы курста укыганда очраклы гына булачак ирем белән таныштым. Аралашып киттек, очраша башладык. Мин аңа яшәргә күчтем. Аннан үзебезгә, әниләр белән таныштырырга алып кайттым.

– Хезмәт хаклары югарымы сездә? Мәсәлән, җыештыручылар күпме ала? 

– Төрле хезмәт хакы алучылар бар. Җыештыручы айга кулына 1 мең евро ала. Бу 80-90 мең дигән сүз. Ул күп түгел. Кибетчеләр – 2 мең евро. Бездә налоглар бик югары. Шул халыктан җыелган акчага гел юлларны карап торалар. Аннары Германиядә социаль акчага яшәүчеләр бар, аларны да шушы налог түләүчеләр “тота”. Гомер буе эшләмәгән кешеләр дә бар. Учетка басалар да, ай саен билгеле бер суммада ашарга-эчәргә акча түләнә һәм фатир бирелә...


***

Язманы газетабызның бу атнаны чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.


Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2908
25 Январь 2021 09:50 838
ӨСКӘ