Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Газсыз тормыш

18 Декабрь 2018 836
Кайчак “закон шулай куша” дип сөйлә­шергә яратабыз, ә ул законның үтәлешенә тукталсаң... Бер мәзәк хәл инде менә! Казанның Лукин урамы, 1 йортта да “закон” дип тукый-тукый шундый гаҗәп ситуация туган. Тыныч кына яшәп яткан җирдән тугыз фатирның газын сүндереп куйганнар! Кайчан булачагын да тәгаен әйтүче юк. Редакциягә шушы йортта торучы Венера Морозова мөрәҗәгать итте.
– Газчылар килде дә: “Сезнең йорттагы кайсыдыр фатирда газ чыгып утыра дигән сигнал килде”, – дип, 29 ноябрь көнне газыбызны сүндереп куйдылар.

Бөтен йортныкын түгел, безнең подъезддагы “стояк”ныкын гына. Төгәлрәк әйтсәк – тугыз фатирныкын. Янәсе, җитешсезлекне тиз арада төзәтәчәкләр дә, икенче көнне иртәнге тугызда яңадан газлы булачакбыз. Ярый, монысынына гына түзәргә була, диештек.

Тик икенче көнне иртәнге якта барлык тугыз фатир хуҗасы да өйдә булырга тиеш икән. Газны яңадан кабызганда ул-бу булмасын өчен шулай тиеш ди. Эштән сорап булса да калдык. Тик газыбыз икенче көнне дә булмады, өченче көнне дә, дүртенчесендә дә...

Ә подъезд ишегендәге белдерү яңара торды. “Иртәгә иртәнге тугызда өйдә буыгыз!” – дигән эчтәлектә иде һәркайсы. Башта бу хәлгә аптырадык, аңлатып бирүләрен сорадык, аннан ачу чыкты. Плитәсез, көн дә коры-сары ашап яшәү бер дә күңелле түгел бит, – дип уфтана Венера Морозова.

Баксаң, боларның Казан уртасында газсыз яшәүләренең җитди сәбәбе бар икән. Бишенче каттагы 55нче фатирда газ чыгып утыруы ачыклана. Ләкин бу торакның ишеге бикле, күпме шакысаң да – ачучы юк.

Язманы "Акчарлак" газетасының 50 нче саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ