Язмалар исемлегенә күчү
– Исәнме, дустым! Нишләп йөрисең бу кибеттә?
– Менә, дачага китеп барыш. Казылык алырга кердем.
– Сайланасың. Синең өчен бәясе кыйбатмы әллә?
– Кыйбат түгел. Аллага шөкер, акча әйбәт килә миңа.
– Акчаны ничек эшлисең? Шоумен, тамада, җырчы, композитор да бит әле син...
– Мин күп юнәлештә эшлим. Хәзерге вакытта “инвестиция” (капитал салу) белән шөгыльләнәм. Гади тел белән әйткәндә, интернетта акча эшлим.
– Акчаны кайда сакларга хәзер? Бизнесмен буларак, син ничек уйлыйсың?
– Биткоиннарда сакларга кирәк.
– Биткоин нәрсә соң ул?
– Ул – криптовалюта. Күренми торган, интернет валютасы.
– Димәк, акча интернетта саклана булып чыгамы?
– Әйе.
– Ә көннәрдән бер көнне ул юкка чыкса? Курыкмыйсыңмы?
– Юк. Киләчәктә барысы да криптовалюта белән бәйле булачак.
– Бүгенге көндә акчаң күпме соң?
– Җитәрлек. Үзебезгә, гаиләгә җитә.
– Миңа да бирә аласыңмы?
– Бирә алмыйм.
– Ник алай? Син саранмы? Бай кеше саран була, диләр.
– Саран түгел, ләкин берсенә дә акча бирмим. Акча – бәхет ул. Бәхетне бирергә ярамый.
– Сиңа ул акчаны кире кайтаралардыр бит инде?
– Юк шул. Заманында биргәләгәнем булды. Алганда бик матур алалар, ә кире теләр-теләмәс кенә кайтаралар. Кайберләре бирми дә, аннан дошман булып каласың. “Дустыңны югалтасың килсә, бурычка акча бир”, диләр.
– Андый дусларың да бар идеме?
– Бар иде. Исемнәрен әйтеп тормыйм инде.
– “Килмә, килмә, йөремә”, дип җырлап йөргән Гайфулла Авзалов кайда хәзер?
– Кайда дип, күңелдә шулай ук калдым инде мин.
– Сәхнәдә күренмисең... Акчаң бар бит инде, фонограмма эшләтергә, җыр сатып алырга да була.
– Миңа җырны сатып алырга да кирәкми, үзем язам.
– Карчык кайда соң? Кибеттә берүзең йөрисең...
– Машинада утыра.
– Барып, аны да фотога төшереп алсам буламы?
– Ярамый. Ул бик тыйнак минем.
– Ә кем булып эшли?
– Эшләми. Минем белән бергә инде.
– Синең директорыңмы?
– Юк, мин аныкы.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 11 январь 2018 № 1
Гайфулла АВЗАЛОВ: “Акча бәхет ул. Бәхетне бирергә ярамый”
1 Октябрь 2020 904

Азык-төлек кибетенә кергәч, суыткыч янында казылык сайлап
басып торучы Гайфулла Авзаловны очраттым.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ
Автор: ГАБДЕРӘХИМ