Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гамил ӘСХӘДУЛЛА: “Түрәләрнең күбесе түләп керә башлады, акыл килде”

21 Январь 2021 1354
“Мунча ташы” директоры Гамил ӘСХӘДУЛЛА белән әңгәмә.

– Гамил, нинди проблемаларың бар?

– Пока юк, Аллага шөкер.
  
– Проблемаларны ничек хəл итəсең?

– Əзрəк йоклыйм.

– Бу арада нилəр белəн мəшгуль булдың?

– Почти ике ай “Кырыкта да кызыкта” дигəн яңа тамаша əзерлəдек.

– Аны ничек əзерлисез?

– Былтыр тотып чəйнəрлек политический əйбер булмады. 2018 елда пенсионный реформаны тиз генə уйлап чыгарган идек. Былтыр сайлаулар булды үзе, əмма кеше аны сизми дə калды... Без бит инде 40нчы сезонны ачтык. 20 яшьтə килгəн идем, егет булып. Хəзер инде, считай, 60 тулды, пенсиягə чыктым уже, как бы...

– Пенсияң ничə сум?

– 16 600.

– Политический əйбер табып булмады дисең, сайлауларны, Ркаил Зəйдулла, Разил Вəлиевларны кертеп нəрсəдер эшлəп булмадымы?

 – Ркаилнең нəрсəсеннəн көлəсең инде аның? Кергəн, бер татар элəккəн, нəрсə əйтəсең... Сайлау бит хəзер кешегə кызык түгел. Аның тəк сибə икəнен белəлəр. Зур вакыйга түгел ул халык өчен. Тагын шуны күрсəтəлəр инде, дилəр.

– Үзең сайлауга бардыңмы соң?

– Бардым.

– Кемне сайладың?

– Кемне сайлыйсың инде, “Единая Россия”. Аның тегелəре дə шул ук бит инде...

– “Единая Россия”дəн ярдəм күргəнең бармы соң?

– Вообще, бер партиядəн дə күргəн юк. Республика кая бара, шуның белəн барам мин, нишлəтəсең инде аны...

– Кайчагында политикага да кереп чыккалыйсыз, андый-мондый судка бирсəлəр, юристларың бармы соң?

– Ничек инде сəнгать əсəрен судка бирергə мөмкин?! Без бит просто юмор күрсəтəбез. Бернинди фамилия əйтмибез. Судларда йөрмəбез дип уйлыйм.

– Тамашагыз УНИКСта, анда халыкны ничек җыясыз? Арендага гына да фəлəн хəтле түлəргə кирəк бит.

– Җыймасак, беттек инде. Халык яшəтə безне. Тамашабызга килерлəр дип уйлыйм. Сатира бар, җəмгыятьнең җитешсезлек лəрен күрсəтəбез.

– Нинди җитешсезлеклəр?

– Килгəч күрерлəр. Сиңа əйтсəм, син бит аны язып чыгасың. Əле син аның киресен язасың.

– Киресен язмыйм. Без бит инде хəзер синең белəн дуслаштык. Хəтерлисеңме, берара безнең “стычка” булып алган иде?

– “Стычка” түгел инде ул, просто ул вакытта минем ашыккан вакыт булгандыр. Синең кебек журналистлар тоже кирəк. Без бит синең белəн бер стильдə эшлибез, җəмгыять əзрəк чистарсын, дибез.

Артистларыңа күпме акча түлисең?

– Җитəрлек. Җитəрлек түлəмəсəң, кача бит алар.

– Җитəрлек күпме соң инде ул?

– Əгəр акча эшлибез икəн, аларга акча элəгə, эшлəмибез икəн – юк. Бу илдə баеп булмый. Шул, яшəрлек түлəп барабыз инде. Акча беркайчан да җитми ул. Безнең расхутны беркем чутламый, доходны гына карыйлар. Фəлəн хəтле акча эшлəгəннəр, дилəр. Расхутын чутлап карасаң, бик зур сумма килеп чыга.

– Белəм инде мин аны...
– Бу тамашага гына 200 меңлек кəчтүм тектердем. Юбилейга тагын тектерəсе була. Хөкүмəттəн 40 ел буе акча алганыбыз юк. Безгə автобус бирделəр, мин анысына бик рəхмəтле. Президентыбыз бирде. Шул автобуста сигез ел йөрибез. Аппаратларның бөтенесен үзем алам. Бер артист сəхнəгə ялтырап чыга икəн, ул əле бай дигəн сүз түгел. Чөнки хəзер тамашачы матурлык сорый. Əле генə ут алдым, бер миллионга якын тора.

– Концертыңа байлар да килəдер, аларның ярдəм иткəннəре булмадымы?

– Юк. Без алай соранып, ялынып йөрмəдек. “Без сезне яратабыз”, – дип, оешмаларга билет алганнары бар үзе.

– Чакыру билетлары каламы?

– Клублар берничəне алып кала. Хəзер яңалык кереп бара: түрəлəрнең күбесе түлəп керə башлады, акыл килде.

– Ульяна сездəн ник китте?

– Белмим бит. Театрдан кеше китə инде... Гомеремдə бер кешене дə куганым юк. Алар үзлəре китə.

– Син нинди хуҗа? Кырысмы син?

– Кырыс түгел шул, йомшаграк. Иҗади коллективта кырыс булып булмый. Иҗатта һəр артистка иркенлек булырга тиеш. Əгəр син аны сүгəсең икəн, сəхнəдə ул икенче төрле уйнарга мөмкин. Театрда унбиш кеше, унбише унбиш төрле. Мин җаен алдым инде аның, кеше белəн талашудан толк юк. Ну мин үземнең сүзне əйтəм: “Син монда не прав, син давай болай иттер”, – дим. Əйтмичə калдырырга ярамый. УНИКСка карарга кил.

– Əбизəтельно!

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 16 январь 2020 № 2

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 660
ӨСКӘ