Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гамил ӘСХӘДУЛЛА: “Гаепле кеше юк, ә халык кырыла”

2 Декабрь 2019 1254
“Мунча ташы”на икенче елга 39 яшь тула. Ярты гасырны диярлек йомарлаган вакыт. “Мунча ташы” дигәч, үземнең Шамил бабай искә төшә. Гел җитди кыяфәттә йөргән кеше – видеомагнитофон авызына шушы исемдәге видеокассетаның кереп җайлашуы була, бабайның авызы ерыла. Авызында бердәнбер көмешсу төсендәге тешен күрсәтеп, кет-кет килеп, сәгатьләр буе көлеп утырыр иде. Аңа кушылып без дә көләбез. Әле безнең борын асты да кипмәгән, күп мәзәкләрне аңлап та бетермибез. Әмма барыбер кызык, рәхәт. Бабай булып бабай көлгәч инде! Гаиләгә бүтән белән чагыштырып булмый торган нур кисәген алып керә иде “Мунча ташы” тамашалары. Артистлары бөтенесе дә – безнең кумир. Яшерен-батырын түгел, ул чакта Гамил абзый Әсхәдулла уйнаганнары аерата бик популяр иде. Каян килгән шундый җитдилек? Шаярганын, көлдергәнен сизми дә каласың. Уйнаганда ник бер мыегы селкенсен! Кылану дигәне юк дәрәҗәсендә. Гамил абзыйның күп нәрсәләр өчен җаны кайный икән бүген. Болар барысы да сәхнәдә чагылыш ала. Көлеп утырырга гына түгел, аңларга, дөрес нәтиҗәләр чыгарырга кирәк. Пенсиядән башлап, замана чире – “Инстаграм”, артистлар арасында көндәшлек, улы Рамил, агулы ризыклар – барысы хакында да сөйләшергә өлгердек...
“Инстаграм” белән
чирле замана” 

– Гамил абый, сез ничәнче елгы әле? Пенсия яшен әвеш-тәвеш китерүләренең сезгә зыяны тиячәкме?

– 1959 елгы мин – 61 яшьтән чыгачакмын.

– Сезнең быелгы программада да ул тема күтәрелә дип беләм.

– Аны да күтәрәбез. Бүген дөньялар кызык һәм сәер. “Вертикаль власть” булгач, халык хөкүмәт эшенә кысыла алмый. Анда бөтенесен дә кеше өчен эшләп куялар. Кеше кысыла алганы да “формально” гына эшләнә бит инде, яшерен-батырын түгел. Ул хәтта сәнгатьтә дә шулай.
Халык сайлады дип, бө­тенләй халык сайламаган җырларны куялар. Артистлар үзләре түләп, үз җырларын алга чыгаралар. Бу бер кешегә дә сер түгел. Алдауга ияләштек. Шулай яшибез. Ә дөньясы болай начар түгел үзе, алга бара. Мескен хәлдә, авыр тормышта яшәүчеләр турында уйлаучы булмау гына борчый. Һәр кеше үзенә бикләнгән. Кеше кайгы килгәндә ялгыз калды. Чирле балалар, исән калу өчен акча кирәк булган мескеннәр күп бездә. Ә бит илдә акча бар!

– Акчалы кешеләрнең ярдәм итәргә теләкләре юкмы?

– Саранлык. Кемнәрнеңдер кулында акча күп. Нефть, газ саткан акчалар. Алар менә кесәләреннән нидер чыгарырга тормыйлар. Гади халык, акчасы күп булмаган килеш тә, тиеннәрен биреп, җыеп, булышырга, коткарырга атлыга. Ә акчалылардан, никтер – юк.

– Быелгы программагызда нинди темалар күтәрәсез тагын?

– Петросян аерыла. Халыкка шул кирәк. Кемдер Петросянны яклый. Суд булган, әнә: җиңеп чыккан. Бөтенесе, молодец, дип котлый. Халыкның сансызлыгы инде монысы. Кешене тормышы бозылу вакыйгасы белән котлыйлар диме?! Гомер иткән кеше белән бөтен халык алдында ямьсез итеп аерылу – матур күренеш түгел. Яисә пиар инде бу: акча эшләү. Хатыны Степаненко шулай ук юмор артисты. Хатын-кыз, җитмәсә. Кеше эшсез яткан кебек кылана. Кемне, нәрсәне чәйнәргә икән, дип көтеп кенә то­ралар. “Ватсап”, “Инста­грам”нар бозып бетерде.

– “Инстаграм”ны кирәкле дип санамыйсыз алайса?

– Гади кешегә, рекламага мохтаҗ булмаган кешегә ул бернәрсәгә хаҗәт түгел. Ял итү, күңел ачу чарасы гына. Әмма артист ишеләргә җайлы әйбер. Телевидениегә реклама өчен, әйтик, миннән ким дигәндә 50-70 мең акча алалар. Ә “Инстаграм”ың “подписчиклар” белән тулы булса, мисал өчен, 100 мең кешегә җыелса, шушы йөз кеше бер танышына гына әйткән очракта да 200 мең кеше беләчәк дигән сүз. Бу әз түгел.

– “Ватсап”ның зыяны?

– Уртак бер төркем ясыйсың да, шалтыратып йөрисе юк, яздың, шалт-шолт, бөтенесе сине ишетә, укый, кушканнарны эшли – ул яктан уңай. Тик начарына гына кереп батмаска иде. Быелгы программада кешелекнең шушы баткаклыкка ничек кереп бата баруын уйныйбыз. Шул ук вакытта моннан котылып та булмый. Элек ничек иде? Мисал өчен, абыеңа йомышың төште, ди. Торасың да чыгып китәсең, автобуска утырасың, кеше күрәсең, күпмедер уйланып җәяү барасың, танышыңны очратып хәл-әхвәлләр белешәсең – кыскасы, яшисең, тормышта болганасың. Ә бүген артык рәхәт: шалтыратып тору да юк хәтта, караватта яткан килеш, тегеңә-моңа язып кына проблеманы хәл итәбез. Үзең дә, мускулың да селкенми.
“Видеога төшермәскә кушабыз”

– Улыгыз җырчы Рамил Әсхәдулланы да “Мунча ташы малае” иттегез...
  
– Әйе, 17 яшьтә безнең белән чыккан иде.

– Үзе теләп кушылдымы?

– Җырчы кирәк булды безгә. “Мунча ташы”нда йөреп, сольный концертларга кереп китә алмады. Зур шәһәрләрдә йөреп, бер-ике әйләнеш ясап алдык. Концерты яхшы булды, халык та күп килде. Алга таба тукталды, чөнки аның өчен миңа Рамилнең концертлары белән генә шөгыльләнергә кирәк иде. Алай театр бетәчәк. Бервакыт музыкантыбыз Альберт мәрхүм булды. Хәзер Рамил аның эшен дә эшли, музыкага ул җаваплы.

– Элек “Мунча та­шы”н халык үлә-бе­тә ка­рый иде, хә­зер ничек? Халык йөриме?

– Заллар тулы. Хә­­зер ныграк, күб­рәк, тизрәк эш­ләргә кирәк. Юмор­ның гомере кыс­карды. Дөнья шулхәтле тиз бара ки, проблеманың, те­маның актуаль­леге тиз бетә. Былтыр сөтнең бәясе төшү турында бер юмор бар иде. Ярты ел “атты”, аннары “атмый” башлады. Пенсия фонды, пенсия яше турында башладык менә, халык моңа ияләнәчәк тә онытачак. Якын киләчәктә елына икешәр программа ясарга туры килмәгәе.

– Телефонга төшергәнгә сүз әйтәсезме?

– Без төшермәскә кушабыз. Төшерү­челәрне эләктереп, махсус кеше утыра. Судлашкан юк әлегә. Ә болай ярты миллионга хәтле аның штрафы. Кеше аңламый гына. “Мунча ташы” бренды миндә. Штрафка тарту, судка бирү хокукы бар. Алдан кисәтәбез: видео төшерергә ярамый. Фото ярый. Петросянның концертында булдым бер. Ул да шулай, ди. Күп юмор калдырдым бит инде сезгә бушка, ди. Минем ипиемне урлыйсыз, ди.

– Туган авылыгыз Шәңгәлчегә еш кайтасызмы?

– Шунда үз йортым белән торам. Хатын, балалар шунда. Түбән Камага йөреп эшлибез, балаларны укырга йөртәбез. Шәңгәлчедән шәһәр 12 чакрым. 24 сутый җирем бар. Эшлибез рәхәтләнеп. Ике тракторым йөри: берсе – МТЗның бәләкәе, икенчесе – Кытайның “Фотон” дигәне. Сөрә, чәчә, бөтен эшне эшли. Бабайның дүрт гектар җирендә мәш киләбез. Тик бу эшнең файдасы гына юк. Аның белән акча эшләп, гаиләне ашатып булмый.
“Гаепле кеше дә юк,
ә халык кырыла”

Кибетләр турында сөйләшеп алыйк әле...

– Кешене начар продукция белән ашатып, агулап, дөньяны матур итеп күрсәтмәкче булалар хәзер. Бөтен нәрсә ялтырый: кибеткә керәсең – карап туймаслык. Тышы матур, эчендә бер файдалы әйбер дә юк. Безнең шул хакта миниатюра да бар. Кеше аптырашта калды бүген. Тегендә – ялтыраган агу, монда – табигый продукт саталар. Кайсын алырга? Беренчесе кызыктыра, чөнки чагыштырмача очсызрак. Итнең бәясе – 280 сум, ә кеше 130 тәңкәлек “соевый колбаса” ала. Кибеткә кердек берчак. Бер сатучы мактапмы-мактый: “Алыгыз сөт, 50 процент ташлама!” – ди. Пенсионер әби килде дә шул каптагы сөтне алды. “Әби, кара әле, срогы кайчан чыга дип язылган?” – дип сорыйм. Саклану вакыты 6 ай диелгән. “Бу сөт түгел бит инде. Сөт моның хәтле тора аламыни?” – дим. “Миңа барыбер, – ди әби. – Мин яшисен яшәгән инде”. Менә шулай уйлый кеше. Ә миңа барыбер түгел: яшисем, балалар үстерәсем бар. Миннән соң шул ук сөтне тагын бер гаилә сатып алып чыгып китте. Кырыенда гына җирле фабрикада җитештерелгән чын сөт бар, югыйсә.
Парадокс: кешеләр хәтта сөт порошогы кушып сөт тапшыралар икән. Акча эшлим дип, кешене алдыйлар. Кешене, үз-үзләрен алдалыйлар. Бөтен җирдә алдашу!
Бәрәңге утыртмый бүген халык. Ник утыртсын? Чөнки кайдадыр бер кибеттә ул фәлән тәңкә генә тора – бик арзан. Яздан ук ерактан кайтара башлыйлар. Кытайлар үстерәме икән инде аны... 100 процент нитрат. Авылдан үстереп алып килгән абзыйның бәрәңгесен кыйбат дип алмыйлар. Гаепле кеше дә юк, шул ук вакытта халык кырыла.

“Атасының суйган үгез
акчасына күлмәк алып...”

– Сәнгатьтә хәлләр ничек?

– Сәнгать бик үк дөрес юлда түгел. Арада “үзешчән сәнгать” баскычы юкка чыкты, төшеп калды. Бөтен кешенең шундук профессионалга әйләнәсе килә. Бер-ике җыр яздырып, клип төшерәләр дә бетте-китте. Шул ук вакытта укыган, һөнәри дагаланган артистларга каядыр кереп эшләр­гә җай юк. Зур театрларыбызның спек­такльләренә, опера, балет әсәрләрен карарга кеше йөрми. Аның сәбәбен бездән дә табалар. Төрттереп әйтәләр дә әле: “Әнә, “Мунча ташлары” аркасында”, – диләр.

– Халыкны бозып бетерделәр диләрме?

– Без халыкны бозмыйбыз. Безнең бө­тенләй икенче жанр – эстрада театры. Без кешене ял итәргә, көләргә, кү­ңел ачарга чакырабыз. Тәрбия бирү, акыл өйрәтү дигәндә, без фәкать тормыштагы проблемаларны көлкеле формада күрсәтәбез. Чынбарлыкны юмор призмасы аша күреп, кеше шуннан үзе тәрбияләнә. Болай сөйләп утырганчы, уйнап күрсәтеп, кешегә ныграк барып җитә. Безнең миссия шул. Сәхнәдә концерт түгел, туй ясаучылар да бар: биетәләр, җырлаталар. Банкет ясап остарган җырчыларга тартыла халык. Кеше шулай ял итә, шуннан җан азыгы эзли. Андый артистларны начар яки әйбәт дип әйтмим. Бүгенге эстраданы тоткан яшь җырчыларга, киресенчә, рәхмәт тә әйтәсе килә әле. Алар бер-берсе белән бик дус. Монысы шатландыра. Профессионал көндәшлек булса да, ярдәмләшеп яшиләр.

– Кемнәрне күз уңында тотасыз, Гамил абый?

– Данирлар, Фирдүсләр, Зарипов­лар – бөтенесен дә әйтәм. Алар бер чор егетләре. Бердәмнәр. Менә бу көч, ичмасам! Безнең чорда да дуслык бар иде. Җәвит, Алмаз Хәмзин, Рәшит Шамкай, Равил абый Шәрә­фиев, Шәмси Закиров белән бергә юмор фестивальләреннән кайтып кермәдек.

– Ә хәзер?

– Хәзер бетте.

– Аралашасызмы?

– Элекке кебек түгел. Хәзер яшь тә бара бит. Рәшит абыйлар, Равил Шәрәфиевләр картайды. Аның бүген безнең кебек тоташ юмор белән генә эшләүчеләре дә бетте. Яшьләр бөтенесе дә җырга күчтеләр. Әмма алар молодцы, бер сүзем юк. Аларның берсенә дә акча чыгарып тоттырмадылар бит. Барысына да үз хезмәтләре белән ирештеләр. Шаярып әйтәм гел: “Атасының суйган үгез акчасына күлмәк, аппаратура алып, дөньяга чыгып киткән егетләр алар”. Безгә беркем дә акча бирмәде. Чыгарып җибәрделәр, тышауланган ат кебек чабабыз да чабабыз. Артык нык чабып та булмый. Кемдер тышавын ычкындырып чаба. Алар ныграк элдерә, билгеле. Тик андыйлар егылса, нык егыла – анысы да бар.

– Кем ашыкмыйча гына яши бүген?

– Затлы җырчыларыбыз бар. Алар менә ашыкмыйча, ипләп кенә баралар. Безнең буын, мисал өчен: Салаватның иҗатын яратам, Габделфәтнең җырлавы ошый. Алар менә бик ашкынмый. Ипләп кенә эшлиләр.

“Мунча ташы”!

– Гамил абый, тиздән 60 яшьлек юбилеегыз булырга тора. Үзегезне тиешлесен эшләргә җитештем дип саныйсызмы?

– Җиргә туган кеше эшләргә тиешле бөтен эшләрне эшләдем, Аллага шөкер. Дүрт балам бар. Хатыным. Әнием исән – әлегә мин һаман сабый бала. Өй салдым. Шәһәрдә эшләп фатир ала алдым. Миңа үч саклап йөрүче дә юктыр дип уйлыйм. Бер кешене дә алдаганым юк. Шаярып алдаганнар чутланмый. Кеше өлешенә кермим. Җитәкче булып эшлим, театрдагы артистларның ризыгына кагылмаска тырышам. Коллективны алып чыгып китәм, бушка ашатам, киендерәм дә, кирәк булса. Иҗат кына итегез, дим.

– Бушка, рәхмәткә күп эшләдегезме?

– Республика өчен әз эшләмәдек дип саныйм. Иҗатыбызның 15-20 елында акча бөтенләй күрмәдек. Нәкъ шундый ук эшне эшләдек. Ничәшәр концерт бирә идек! “Нефтехимик” клубында эшләгән чакларны әйтәм. Аның үз билет системасы иде. Бер сум командировка акчасы бирәләр дә шуның белән бетте. Аннан соң шушы театрда иң беренче булып кооператив ачтым. Бирмичә күпме азапладылар безне. Шуннан бирле билет хуҗалыгы эшләрен мин алып барам.

– Ә Шәмси Закир җитәкче булган чак­ларда кем алып барды?

– Шәмси Закир – режиссер, театрны оештырды. Ә эчке кухнясын ул чакта да мин алып бардым. Без Шәмси Закир белән нык дуслар идек. Бердәм эшләдек.

– Русларда Масляковның үз КВНы кебек, татарларда Гамил Әсхәдулланың үз “Мунча ташы” дип тә әйтеп буламы инде?

– Кемдер җитәкләп барырга тиеш инде, әлбәттә. Ләкин, мин – кем­нәндер баш, өстен, дигән нәрсә тү­гел. Бренд минеке, әйе, эш минем кул астында. Әмма шул ук вакытта без­нең эштә демократия, бөтен кеше үз өлешен кертә. Бер кешедән бер­кайчан акча сорамадык. Күпме теле­тапшыруларда төштек, федераль бәйрәмнәрдә катнаштык. Эшләмәдек түгел, эшләдек. Хәзер дә эшлибез.

– Алдагы елларга нинди планнар, Гамил абый?

– Ходай кушса, киләсе елга 60 яшемне тутырам. Иҗатыма – 40 ел. 2020 елның 1 апрелендә “Мунча ташы”на 40 яшь була! Кыскасы, эш күп. Эш булгач яхшы. Шуңа куанам.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 6 декабрь 2018 № 48

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ