Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ГАМИЛ НУР: “Тамада һөнәре үлеп бара, халык туй уздырмый хәзер"

30 Апрель 2020 621
Дәүләт эшеннән китеп, үз эшеңне, бизнесыңны ясый торган заман җитте, дип уйлый иде күпләр. Коронавирус медальнең икенче ягын күрсәтте. Мондый авыр шартларда нәкъ менә дәүләт хезмәтендәгеләр отышта калды. Тотрыклы хезмәт хаклары сакланды.
Җырчы, алып баручылар белән гел элемтәдә торгач, аларның иписез, эшсез калуы аеруча күз алдында. Җырчылар, алып баручылар, тамадаларның бүгенге хәле, киләчәге турында Татарстанның танылган тамадасы Гамил НУР белән сөйләштек.

– ... Мин тамадаларның эше беркайчан бетмәячәк дип уйлый идем. Бүген туй индустриясе ни хәлдә?

– Өйләнешүчеләр бар, әмма туйлар узмый хәзер. Алар инде 2014 елда ук кискен кимеде. Чөнки кризис башланды. Нефть бәясе төште, доллар үсте. Бәяләр артты, хезмәт хаклары кимеде. Аның урынына никах кына ясый башладылар. Туйлар беренче чиратта парларның әти-әнисенә кирәк. Яшьләр бик кирәксенми аны...Дөресе шул: тамада бүген үлеп бара торган һөнәр. Аннан башка да яшәп була. Әлбәттә, һәр кеше үз бизнесын яклый. Шәл бәйләүче “шәл һәрвакыт кирәк” дип үз товарын мактаячак, хайван асраучы “итне бер нәрсә дә алмаштыра алмый, чын протеин” диячәк. Тамадалар да үз продукциясен мактый. Әмма чынлыкта туйлар саны бик нык кимеде…

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге, яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1692
ӨСКӘ