Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Гаилә таркалу – күп елларга сузылган җан газабы ул”

4 Июнь 2020 2048
Ире белән аерылышуы турында Лилия Маликова исемле ханым “Вконтакте” челтәрендә пост язган. “Бер караганда гаилә бар, ә икенче караганда гаилә юк. Минеке дә шулайрак булды. Аерылышырга дип ирем гариза биргәч, аерылышмас дип уйлаган идем. Тик ялгышканмын. Бик авыр булды...” дигән иде ул анда. Тормышының шундый нечкә якларын ачылып, интернет дөньясында сөйләүче бу батыр кем икән дип уйланып йөрдем. Соңыннан, үзе белән әңгәмә дә корып куйдык. Башкортстанның Бакалы районыннан булып чыкты яңа танышым.
– Лилия ханым, интернетта шәхси тормышыгызны күрсәтүдән курыкмыйсыз. Якыннарыгыз ни ди?

– Интернет белән гади тормышның аермасын бик күрмим. Ишетеләсе яңалыклар интернетсыз да ишетелә. Минем “Вконтакте” битемдә якыннарым да, аерылган ирем дә утыра. Интернетның бер уңай ягын бик сизәм: монда язып җаныңны бушатып була. Беркемне гаепләми һәм гайбәт сөйләми генә.
  
– Ике дистә гомер юлын бергәләп узган ир белән хатынның аерылышу сәбәбе нидә булды?

– Аның сәбәпләре күп инде. Кемдер холык килешмәүгә сылтана, кемдер ире эчкәнгә, кемдер башка кешегә гашыйк була. Ә минем очракта бар нәрсә эчкә җыелып килде дип әйтер идем. Гади генә әйткәндә, гаделлек үз көченә керде, иң “алама” хатыннан яхшы ир котылды. Гаилә таркалу матур күренеш түгел. Ничә елларга сузыла торган җан газабы ул.

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 3008
3 Сентябрь 2020 10:07 2004
22 Сентябрь 2020 10:33 1485
14 Сентябрь 2020 10:17 1155
ӨСКӘ