Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Гаиләдә салкынлык кырыслыктан туа”

28 Февраль 2019 484
Тарихтан белүебезчә, Ислам дине барлыкка килгәнче, гарәпләр яңа туган кыз балаларын тере килеш җиргә күмә торган булган. Бу хакта Коръәни Кәримдә болай диелә: “Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә “кыз балаң туган” дип сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кавеменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Кылган эшләре нинди яман кабахәт эштер!” Ислам дине кабул ителгәч, хатын-кызларның да хокуклары билгеләнә. Шуңа да карамастан, ди­не­без гүзәл затларны кыса дигән фикер әле дә яши. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сәхифә­безнең даими Рамил хәзрәт Юныс белән Исламда хатын-кызларның тоткан урыны турында сөйләшергә булдык.
– Рамил хәзрәт, башка диннәрнең тәгълиматларында хатын-кыз ир-атны илһамландыручы дип өйрәтсә, безнең муллалардан “хатын иренә буйсынырга тиеш”, дигәннән башканы ишетмисең. Бер Шамил Әләветдинов кына гаилә мәсьәләләрен өйрәнеп, бу хакта китаплар чыгара. Исламда хатын-кызның урыны нинди? Ул динебез буенча ир-атны ничек канатландыра, рухландыра ала?

– Хатын-кыз иренә генә буйсынырга тиеш дигән фикер белән гомумән килешмим. Гыйлемсез, иренең күзенә генә карап утырган ханым кем инде ул? Әйе, янәшәсендә андый зат булу иргә уңайлы, ләкин гел авызга карап тору да көннәрдән бер көнне туйдыра. Белемсез, фикерсез, иренә бернинди акыллы сүз әйтә алмый торган хатын гаиләдә уңайсызлык тудыра башлый. Аллаһы Тәгалә: “Мөэмин ирләр белән мөэмин хатыннар бер-берсенә дуслар, берсен-берсе хәерлегә өндәрләр, гөнаһтан тыярлар”, – ди. Дини вәзгыятьтә ир белән хатын бердәм куелды, ягъни хатын-кызның да иренә нәсыйхәт бирергә, яхшылыкка өндәргә, бозыклыктан тыярга хакы бар. Гаиләдә ул үз сүзен әйтеп, иренә киңәш җиткерә ала.

Икенчедән, Пәйгамбәребез Мөхәм­мәднең (с.г.в.) хатыны Хәдичә турында сөйләшсәк, ул тормышны күргән, Мәккәнең 40 яшьлек бай хатыннарыннан. 25 яшьлек гади иргә кияүгә чыга, Мөхәммәд бу вакытта пәйгамбәр булмый әле. Әмма шәһәр халкы аның гадел, төгәл кеше икәнен белә. Расүлебезгә пәйгамбәрлек чоры килгәч, Хәдичә аңа терәк була, өмет бирә, киңәше белән ярдәм итә, динен дә беренчеләрдән кабул итә. Әнә шулай хатын-кыз, беренче чиратта, иренә өмет бирергә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, гыйлем дә, тәҗрибә дә, вәзгыятьне аңлау да, иреңнең психологиясен өйрәнү дә, нинди сүз әйткәч кызып киткәнен, ә нинди сүздән соң тынычланып калганын да белергә кирәк. Мин “боларсыз да яшәп була, ирегезгә генә буйсыныгыз”, дип әйтер идем, әмма мөселманнар арасында да талак үсә. Чөнки кешеләрдә гаилә мәсьәләләре буенча гыйлем, тәҗрибә юк. Мөселман кызлары мәдрәсәгә укырга керә, анда бөтен фәннәрдән “бишле”гә укый, Коръәнне дә ятлый, тик гаилә кора алмый. Тормышы барып чыкмагач, Коръәнне дә оныта башлыйлар. Юкка гына хәзер күп мөселман хатын-кызлары психологларга йөрми инде. Алар үз төркемнәрен булдыра, ир-хатын мөнәсәбәтләрен өйрәнә.

– Ни өчен мондый хәл килеп чыга?

– Ир белән хатын мөнәсәбәте дигән фән уку йортларында укытылмый, күпләр моны гаиләсендә дә күрми. Чөнки күп гаиләдә әти юк яки әни динсез. Яисә әти-әни арасында мәхәббәт, хөрмәтнең эзе дә калмаган. Бала, күңеленә тынычлык эзләп, мәдрәсәгә укырга кергән, тик әти кем дә, ир кем дигән күзаллау юк. Ягъни тормыш диңгезендә көймәгә кереп утырган да кай тарафка юл тотарга икәнен белми. Мәдрәсәләрдә кызлар гына ишетергә тиеш булган сүзләрне аерым укыту дәресләрен күптән башларга вакыт инде.

– Андый нечкә мәсьәләләрне өйрәтә алырлык абыстайлар бармы?

– Булса да, алар аз. Гаилә тормышында өстәлгә ашны, чәйне, кашыкны ничек чыгарып кую да әһәмияткә ия бит. Күптән түгел бер егет белән сөйләштем. Ул кәләшен Казахстаннан алган. Монда туганнарына кунакка баргач, чәй эчкәндә, хөрмәт йөзеннән чәйне беренче шушы кызга чыгарганнар. Ул исә әкрен генә аны иренең алдына күчереп куйган. Бөтен кеше шаккаткан. Бездә боларга өйрәтмиләр. Япониядә бу уңайдан тулы бер система эшли. Ире эштән арып кайтканда, бездә ничә процент хатын гына аның аягына массаж ясый икән?

– Бәлки хатын-кыз иренә караганда да арып кайтадыр? Әле өйдә мең төрле мәшәкать көтә...

– Ул чагында һич югы бер җылы сүз әйтсен. Гаиләдә салкынлык кырыслыктан туа бит.

– Мөселман ирләре хатыннарыннан гадәттә нәрсә дип зарлана?

* * *
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 8-9 нчы саннарыннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 923
ӨСКӘ