Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гаиләдә ничә төрле кризис була?

29 Апрель 2020 596
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 апрель 2019 № 17
Гаилә союзы төзедең икән, анда барысы да ипигә май яккан кебек шома гына бармый. Һәр чорда нинди дә булса кризис сагалап тора. Ләкин аларны сабырлык, акыл белән матур гына уздырып җибәрә белү мөһим.

Әгәр никахка кадәр егет-кызларның әти-әниләреннән аерылу процессы (сепарация) башкарылмаса, бу этап мәңгелек булачак һәм эшләр никахка барып җитмәячәк.

Язылышу этабы, балалар әлегә юк. Партнерлар бер-берсен өйрәнә, традицияләрне барлый.

Балалы гаилә. Беренче кризис балага 2,5 яшь тулганчы күзәтелә. Партнерлар әти белән әни булырга өйрәнә. Әгәр әлеге рольне кабул итмәсәләр, гаиләдән китәләр. Бу этапта шуны онытмаска кирәк: гаилә ул – “әни+бала+әти” түгел, ә “(әни+әти)+бала” формуласы. Бала һәрвакыт җәя тышында калу мәслихәт. Ә әти белән әнинең уртасына кереп, аларны аерырга тиеш түгел.

Икенче кризис чор – балага җиде яшь булганда. Күп аерылышулар шушы вакытка туры килә. Ни өченме? Чөнки әти-әни проекты баланы беренче тапкыр зур дөньяга чыгара. Бала мәктәпкә бара, шунда ачыклана башлый: ул иң яхшы укучы түгел, спорт ягынннан да калыша, укытучылардан да зарлар ишетелә. Әти-әнинең “самооценка”сы төшә. Бер-берсенә үпкә белдерүләр китә: “Син бала белән кирәгенчә шөгыльләнмәгәнсең”, “Ә син һәрвакыт эштә, бала сине ял көннәрендә генә күрә” һ.б. Монда шуны онытмаска кирәк: баланың уңышсызлыклары – аерым, ир белән хатынның мөнәсәбәтләре аерым хәл ителергә тиеш.

Яшүсмерле гаилә – тагын бер кризислы чор. Яшүсмернең кризисы урта яшьтәге әти-әни кичергән кризис вакытына (40 яшьләр һәм аннан өстәгеләр) туры килеп, бомба хасил итә. Шуңа өстәп, әби белән бабай да картая, аларга да игътибар, кайгырту кирәк. Ә әти-әнинең үзе һәм балалар белән аңлашып бетәсе бар. Гаилә тулаем кризиста, бертуктаусыз конфликтлар. Нишләргә? Үзең белән шөгыльләнергә һәм бу вакытны ничек тә сабыр гына уздырып җибәрергә.

Балалар өйдән китә башлаган чор. Оя бушап кала. Әгәр ир белән хатын гомер буе балалары янында гына йөгереп йөргән булса, аларга сөйләшергә сүз дә калмый. Шуңа да “(әни+әти)+бала” формуласы белән яшәү мөһим. Бала өйдән чыгып киткән очракта да, союз таркалмый. Әгәр инде ул әтисе белән әнисенең уртасында, аларны бәйләп кенә торган икән, ул китү белән гаилә таркалачак.

ШУНЫ ОНЫТМАГЫЗ: әти белән әнинең балалары өчен кылган иң зур эше – ир белән хатынның бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләре!
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 3122
3 Сентябрь 2020 10:07 2077
22 Сентябрь 2020 10:33 1611
14 Сентябрь 2020 10:17 1216
ӨСКӘ