Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Габдерәхимнең куен дәфтәреннән Тәнкыйть

11 Январь 2019 1003
Танылган шәхесләрне, бигрәк тә җырчыларны тәнкыйтьләргә яратучылар күп. Бу критиклар берничә төркемгә бүленә. Шуларның бер­ничәсенә тукталыйк әле.
Берәүләр сине тәнкыйтьли икән, аптырамагыз – чынлыкта алар сине ярата! Әмма бу хакта ачыктан-ачык сүз кузгатырга йөрәкләре җитми. Яратуын тәнкыйть аша белдерәләр. Андыйларга: “Син мине өзелеп сөясең икән, шуңа күрә бакчама таш атасың!” – дип әйт. Мәктәптә укыганда малайлар нишли? Яраткан, күңеле төшкән кызының чәчен тарта. Монда да шул әкәмәт... Икенче төркемдәгеләр синнән үлеп көнләшә, чыдый алмый, аңа: “Карама, тыңлама мине!” – дисәң дә файдасы юк. Ул җаны чыгып сине күрә алмый һәм синсез яши дә алмый. Гел сине күзәтеп, тикшереп, карап, тыңлап гомер сөрә. Үз тормышы турында уйларга вакыты да калмый. Сиңа тәнкыйть юллап, синең аша үз исемен дә күтәрәсе килә... Өченче төркем сиңа гел начар сүзләр генә яза. Аңа әйбәт булсаң да, начар булсаң да ярый алмыйсың. Ул синең дөньяда яшәвеңнән көнләшә, хәтта үлүеңне тели. Үлсәң киләчәк һәм елаган атлы булып таптый-таптый күмәчәк. Соңын­нан дога кылачак: “Аллага шөкер, бу адәмнән дә котылдым”, – дип.

Берәү киоскка килеп “дәү­ләт” газетасын сатып алгач, соңгы битен карый да: “Әпәт үлмәгән, паразит!” – дип газетаны чүплеккә ата икән. Бу газетада соңгы биттә гел некролог бастыра торган булганнар. Теге үзенең яратмаган шәхесен көн саен шуннан эзли икән.

Кешенең иң төп тәнкыйтьчесе – үзе. Үзеңне-үзең калыпларга өйрән. Зур уңышларга ире­шер­сең. Тәнкыйтьләүче кеше чыннан да сине хөрмәт итә икән, ул кимче­лекләреңне дөньяга фаш итми, үзеңә килеп әйтә. Әмма ул кимчелекне дә бик сак итеп җиткерә, кәефеңне төшерми, киресенчә, йолдызларга очарлык итә. Без сөекле балабызның зәгыйфь ягын дөньяга чыгып кычкырмыйбыз бит... Театр училищесында укыганда “актерлык серләренә” безне Камал театры артисты Шамил Бариев өйрәтте. Битебезне ертып бервакытта да тәнкыйтьләмәде. Дөрес уйнамасак, сәхнәдәге уенны туктатыр иде дә: “Бүгенгесе бик әйбәт. Киләчәккә эш өчен болай эшләгез әле”, – дияр иде, мәрхүм. Без шундый тәнкыйтькә ияләшеп үстек.

Кайбер җырчылар: “Рәхмәт халкыма, ул мине күтәрде, ул мине ашата...” – дип әйтергә остарып китте. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме соң? Безне күтәрүче, төшерүче, ашатучы, киендерүче Раббыбыз. Ул безне ташласа, эшебез харап.
Заманында без театр училище­сында укыганда Айдар Фәйзрах­манов бик популяр иде. Аның белән Арча якларына концерт куярга бар­дык. Ашханәгә кергәч, табак-савыт юучы кыз: “Бу чыннан да Айдар Фәйзрахмановмы?” – дип җыр­чының костюм җиңен тотып караган иде. Бүген Айдар абый Камал театрында үз концертын куйса, зал тутырып халык килер микән?! Теге чакта аны сөйгән тамашачы кайда соң? “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Әлмәндәр бабай әйтмешли: “Чебен даруы эчеп дөмекмәгәннәрдер бит?” Камал театрының мәшһүр директоры Шамил Зиннуров әйтмешли: “Тамашачы бүген сине ярата, иртәгә сөйми башлый!” Әйе, мәхәббәттән нәфрәткә бер адым...

Хәтерлисезме, бервакыт Элвин Грей концертыннан соң тамашачы белән фотога төшәргә чыкмады. Ә бәлки ул авырып киткәндер? Ул көнне “Инстаграм”да җырчының иманын көйделәр. “Әллә кем булган!” “Бүтән без сиңа килмибез!” Фәлән, төгән, фәсмәтән... Бер тамашачы да: “Радик, без сине бик нык яратабыз. Бүген чыкмадың. Хәерле булсын. Очрашырга язсын”, – дип язмады. Менә сине яратучы тамашачы инде бу! Әмма болар сине түгел, болар синең популярлыгыңны гына яратучылар. Популярлыгың бетүгә алар синнән йөз чөерәчәк. Бүтән бер җырчының артына вагон булып тезеләчәкләр...

Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 907
ӨСКӘ