Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Габдерәүф Гыйсмәтуллин: "Бу – минем тәҗрибәм"

13 Январь 2016 1089
Буаларга барган идем, мәдрәсәгә дә кереп чыктым. Уку-укыту бүлеге мөдире Габдерәүф Гыйсмәтуллин каршы алды.
– Гаиләдә бәхәсләр буламы?

– Бәхәсләр юк кына нәрсәдән килеп чыга, бер-береңә юл бирсәң, тиз хәл ителә. Бер гаиләдә гел бәхәсләшәләр, күршеләрендә тынычлык хөкем сөрә икән. Хатын: "Ник күршеләр бәхәсләшми, бар, тыңлап кил әле", – дип ирен җибәрә. Ир тыңлый. Күршедәге ир хатынының кыйбатлы телефонын төшереп вата. Ире: "Телефонны мин ваттым, мин гаепле", – ди, хатыны исә: "Син гаепле түгел, мин гаепле, өстәлнең кырына куйганмын, син күрмичә бәреп төшергәнсең", – ди. Ир өенә кайта да: "Аларда бөтенесе гаепле, шуңа тавыш-гауга юк", – ди. Бәхәс бер-береңә юл бирмәгәндә чыга. Гаиләне саклап калу өчен алдарга да ярый. Хатының бер әйберне: "Алабыз" – ди икән. "Юк!" – дисәң, бәхәснең башы шул бит. "Ярар, алырбыз!" – дисәң, бәхәс булмый. Хикмәт белән эш итәргә кирәк. Бу – минем тәҗрибәм. Бу тәҗрибә икенче гаиләгә ярамаска да мөмкин, әлбәттә.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Журналист Габдерәхимнең Буа мәдрәсәсендә күргәннәрен "Акчарлак" газетасының 14 январь көнне чыгачак 2нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 914
ӨСКӘ