Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ГАБДЕРӘХИМ: “Аллаһы Тәгалә миңа зур сынау бирде, бәреп екмаганына рәхмәт”

15 Апрель 2020 2072
Габдерәхимнең больницада, авыр хәлдә ятуын ишеткәч, кулдан эш китте, өч көн үземә урын таба алмадым. Кулларына нык зыян килгән икән, алга таба ничек яшәр, аны кем карар, ничек язар, мин әйтәм. Редакциядәге кырт итеп җыештырылган өстәленә караган саен күңел әллә нишләп китә, юксынабыз үзен. Күрше бүлмәдән нидер көйләп, елмаеп йөгереп керер дә, секунд эчендә кочагын җәеп, сиңа багышлап дүртьюллык җыр чыгарыр кебек.
Больницага хәлен белергә баргач та, менә хәзер яныбызга бетерешкән, башын игән Габдерәхим төшәр, ничекләр юатып, тынычландырып бетерәсе булыр, дип уйланып утырабыз. Ишек янында елмайган, кулларын җәйгән, матур итеп киенгән Габдерәхимне күргәч, җиңел сулап куйдык. Габдерәхимне “Акчарлак” укучылары да юксынгандыр, аның белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

– Больницада депрессиягә бирелдеңме?

– Башта каты еладым. Күз яшем белән сыгылып-сыгылып еладым. Минем елаганны бер сүз әйтмичә тыңлап утыручы кеше булды. Андый вакытта кайбер кеше: “Елама, кан басымың күтәрелә”, – дип янда тынычландырырга тырыша. Алай димәскә кирәк. Кеше елый икән, ул тискәре энергиясен, эмоциясен чыгара. Елаган кешене тыңлап утыру – ул кешене аңлау дигән сүз.

– Габдерәхим, нәрсә булды сиңа?

***

Габдерәхим белән әңгәмәне газетабызның иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1691
ӨСКӘ