Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Габделфәт САФИН: “Җырлыйсы килгән кеше җырласын!”

22 Октябрь 2015 1747
Узган саннарның берсендә “Алтын тавышка – алтын “Акчарлак” кастингына нокта куймавыбыз турында хәбәр иткән идек инде. “Миңа хәзер машинада йөрүе аеруча ошый. Җыр тыңлап барам. Рәхәт. Вак-төяк мәшәкатьләр дә онытылган кебек була”, – ди Габделфәт Сафин.
– Габделфәт абый, укучыларыбыз инде кастингка йомгак ясау көнен көтәдер...

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Моның кадәр җыр киләсен үзебез дә көтмәгән идек. Ташкын булып агыла. Халыкны уятып җибәрә торган бәйге булды бу.

– Күңелегезне айкаган моң ияләре бармы?

– Бар. Баштагы мәлдә истә калдырып кына барсам, хәзер язып куям.

– Кастингны озайтырга дигән фикергә ничек килдегез?

– Кеше язмышы очраклылыклардан тора. Әлеге кастингның башлануы да, анда катнашу да шуңа бәйле. Бәлки арабызда гомер буе кеше алдында җырлап карамаган, ә күңелендәге моң тауларны селкетердәй кеше бардыр? Кыска гына вакыт эчендә әле ул бу кастинг турында ишетмәгән дә булырга мөмкин. “Эх, өлгермәдем”, дип әйтү җиңел, әмма терсәкне тешләп булмый. Халыкка тагын да киңрәк мөмкинлек бирергә булдык. Җырлыйсы килгән кеше рәхәтләнеп җырласын!

P.S. Кастингка җырларны 31 октябрьгә кадәр генә кабул итәбез. Ашыгыгыз!



Рубрика: БЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ