Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Габделфәт САФИН: “Кайчак машинага бензин салырга да акчам булмый”

6 Февраль 2017 1748
“Акчарлак”ның №2 санында “Тормыш кагыйдәләре” дип исемләнгән яңа сәхифә ачып җибәрдек. Аның беренче кунагы – Габделфәт Сафин.

Эстрадада үзеңне күрсәтү һәм репутация өчен эшлисең. Монда әллә нинди зур акчалар турында сүз бармый. Без – миссия үтәп йөрүчеләр, халыкка хезмәт итүчеләр. Шулай булмасак, сәхнәдә дистәләгән еллар кала алмас идек. Акча эшлим дип ел әйләнәсе гастрольләрдә йөрмим, тәмен белеп кенә эшлим. Репертуар тупланып бетмәсә, берәр елга туктап та торам. Җырлар күп, әмма репертуарны бары тик яхшыларыннан гына туплыйсы килә.

Бизнес – ул алдашу. Аның кайсы гына өлкәсен алсаң да, һәрберсендә күпмедер ялган бар. Ә мин сәнгать белән шөгыльләнәм, мин шуның өчен яратылган. Сәнгатьтә фальш җибәрергә ярамый. Ихластан, бөтен җаныңны бирергә кирәк. 

Ир-атның бөтен бәхете – хәерле хатыннан. Миңа ул бәхет насыйп булды.   

Иман дигән әйбер тумыштан бирелә икән. Балаларыбыз моны дәлилли. Аларны иркәләп үстермәдек. Үзләрен генә өйдә калдырып, гастрольгә чыгып китә идек. Караучы апалары да бар иде, әмма бераз үсә төшкәч, Әдилә: “Үзебезне генә калдырыгыз”, – диде дә, аны-моны уйламый, алты яшьлек кыз белән бер яшьлек энесен икесен генә калдырып дүртәр-бишәр сәгать йөреп кайткан чаклар да булды. Тәҗрибәсезлек инде... Ничек шундый кечкенә балаларны үзләрен генә калдырырга була? Аллага шөкер, акыллы булып үстеләр, тәртиплеләр. 

Үзең эшләп тапкан мал кадерле була. 1988 елдан 1990 елга кадәр утын ягып, бер “избушка”да яшәдек. Әдилә дә шунда туды. 1990 –1992дә 12 квадрат метрлы тулай торакта тордык. 1992дән 2007гә хәтле үзебез сатып алган дүрт бүлмәле кооператив фатирда көн күрдек. Хәзер үзебез салган йортта яшибез. Бар да үз көчебез белән табылган. Балаларны да шуңа өйрәтәбез. 

Бер җырлау белән генә яшәп булмый. Әмма җырчы булу – төп максатым иде. Үземнең тырышлыгым белән аңа ирештем. Шуңа күрә дә үземне бик хөрмәт итәм.  Әмма җыр белән газета эшеннән башка, тагын да ниндидер, мин эшләп карыйсы юнәлеш бар кебек. Эчке тоемлавым шулай ди. Яшьләр дә шуны аңласын иде: җыр белән генә акча эшләп булмый, эзләнергә кирәк. Минем беркайчан да спонсорларым булмады.

Иҗат кешесе бәйсез булырга тиеш. Ул солдат булып, башка кешенең әмерен үтәгән очракта чын иҗатка вакыт калмый.

Бернинди курку хисе юк миндә. Безнең буын җырчылары гомер уртасын узды. Яхшы, лаеклы алмаш үсеп килә хәзер. Һәркайсының үз тамашачысы, иҗаты башка. Аларның җырлавын бик яратам, чыгышларын күзәтеп барам. Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк,  хәзер тормыш кызу темплар белән атлый, сәхнәдә җырчылар да еш алышынып торачак.

Интуициям көчле. Авторлар җыр бирә, минеке икәнен аңлар өчен берничә секундын гына тыңлау җитә. Әлбәттә, беренче чиратта текстның эчтәлегенә игътибар итәм. Җырчыларның күбесендә шул ук бертөрле темалар – әни, туган як, мәхәббәт. Бервакыт “туган көн” дип җырлау модага кергән иде. Радиода котлаулар вакытында ул җырны куялар да, башкаручы бик популярлашып китә дип уйлыйлар. Алай итеп кенә популярлык яулап булмый.

Татар җыры һәрчак үзгәреп тора. Сүз моң турында түгел, ә аранжировкалар хакында бара. Җырның бизәлеше еллар үтү белән матурланырга, камилләшергә генә тиеш. Халык җырларының бүгенге вариантларын тыңлап карагыз әле! Бер баянга гына җырлау хәзер инде сирәк күренеш. Әмма безгә баянга җырлауны онытырга ярамый.

Талант булса, теләсә кайдан бәреп чыга. Авыр ташларны бәреп чыга алган чишмәне чистартырга гына мөмкин. Ә “этеп-төртеп” талант ясау – дөрес түгел. Күп вакыт: “Нишләп кызыңны җырлатмыйсың? – дип сорыйлар. Әдиләне җитди һөнәр иясе итәсем килде, ул – хокук белгече. Әмма иҗат аңа тынычлык бирми, өч телдә иҗат ителгән “Мавыктыргыч Татарстан” исемле нинди шәп китап чыгарды! Ә җырларга беркайчан да соң түгел.

Поезд белән йөрергә яратам. Очкычларга сирәк утырам. 

Акча акча эшләп торырга тиеш, аны кесәдә йөртмиләр. Шул очракта киләчәгең өчен тыныч яшисең. Акча колы түгел мин, кайчак машинага бензин салырга да акчам булмый. 

Тамашачы әллә нинди фестиваль, конкурслар көтеп утырмый. Җырчы исем-фамилиясенә тагылган бәллүр исемнәргә дә исе китми аның. Халык үзе сайлап алган популяр җырчыларның концертын көтә. Җыр сәнгатен буыннар алмашы белән халык үзе үзгәртеп тора.

Кумирларны, үрнәк алырдай, бай тормыш тәҗрибәсе булган нык ихтыярлы, көчле кешене дә читтән эзлисе юк. Минем өчен андый шәхес – әти.





Габделфәт Сафинның гастрольләр графигы монда: http://akcharlak.com/gabdelfat-safin/billboard/
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ