Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәлем: “Бер тапкыр чәчәк тә бүләк итмәгән егеткә кияүгә чыктым”

18 Ноябрь 2013 1305
Татар эстрадасындагы җырчыларны танып, күреп кенә бетер! Менә, Гүзәлләрне генә алыйк: Гүзәл Уразова, Гүзәл Әхмәтова, Гүзәл Идрисова... Соңгы арада Гүзәлем дигән яшь җырчы кыз пәйда булды.
Исеме дә үзенчәлекле, һаман Салават Миңнеханов янында бөтерелә үзе. Икесе бер үк вакытта, бер үк җиргә барып клип та төшереп кайттылар, интернетта да фотолары шыплап тулган. “Болар очрашып йөриләрдер!” – дигән имеш-мимешне, хәтерегездә булса, “Акчарлак”ка биргән бер интервьюсында Салават кире каккан иде. Белмим нигә, әмма бу сүзләрең ышандырмады бит әле, Салават. Киресенчә, мөнәсәбәтләрегезнең төбенә төшенү теләге артты гына. Артык аптырап йөрмәдем, беркөнне Гүзәлемне очрашуга дәшеп, сер капчыгын чишеп, эчтә яшеренеп яткан “бомба”ны шартлаттым бит тәки!

“Түрәм белән уртак тел таба алмыйча эштән киттем”

– Гүзәлем, җырлау – яраткан шөгылең генәме, әллә киләчәгеңне җыр белән бәйләргә уйлыйсыңмы?

– Кечкенә чактан ук җырларга яраттым. Өченче сыйныфта укыганда дус кызларым белән Азнакайдагы «Тамчылар» вокаль ансамбленә язылдык. Төрле конкурсларда катнаштым. Соңрак «Сәйлән» ансамбленә күчтем. Тугызынчы сыйныфта укыганда гаиләбез белән Әлмәткә күчендек. Әлмәт тамадаларын эзләп табып, банкетларда чыгышлар ясап йөрдем...

– Һәм музыкаль белемеңне күтәрү өчен укырга кердең?

– Юк. Әлмәт сәүдә-икътисад техникумын кызыл дипломга тәмамладым. Техникумнан соң ресторан, отельда администратор булып эшләдем, соңрак Әлмәт мәдәният бүлегенә эшкә кердем. Холкым бик кызу, миңа баш булганнарын яратмыйм. Түрәм белән уртак тел таба алмадык, эштән үзем киттем.

– Шуннан соң ашкынып Казанга килдеңме?

– Әйе. Җырларымны яздырып, радиога бирдем. Салават Миңнеханов белән уртак тел табып, контракт төзедек. Бүгенге көндә ул – минем продюсер.

“Артист дебет белән кредитның ни икәнен белергә тиеш”

– Гүзәл, бүген яшь белгечләрне беркайда да кочак җәеп көтеп тормыйлар. Музыкаль белемең дә булмаган килеш, эстрадага килеп керү җиңелләрдән бирелмәгәндер?

– Минем иҗат башкалардан аз гына аерылып тора. Күбесенчә җырларны заманчарак, яңа стильдә башкарам. Килешәсездер: яшь җырчылар яңа стильдә җырлый башлагач, яшьләр татар җырларын күбрәк тыңлый башлады. Татар халык җырларын да онытмаска тырышам.

– Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Яңа җырлар яздыру, яңа клиплар төшерү өстендә эшлим. Концертларда катнашам, гастрольләрдә йөрим. Әстерхан, Ижевск, Самара, Тольятти, Төмән, Сургут, Мәскәү өлкәләрен урап чыктым. Рәшит Ваһапов фестивалендә, “Тюрквижн” конкурсында катнаштым. Белемем икътисад белән бәйләнсә дә, комачауламый. Чөнки артист дебет һәм кредитның нәрсә икәнен аңларга тиеш, минемчә.

“Әнием Салават белән эшләгән”

– Белүемчә, синең ике яктан да әби-бабаң исән. Гаиләдә тагын кемнәрең бар?

– Мин укытучылар гаиләсендә үстем. Әни Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыта. Әтием дә укытучы. Җиңел атлетика буенча спорт мастеры. Хәзергесе көндә нефть өлкәсендә эшли. Әби-бабайлар гармунда, балалайкада уйныйлар, җырлыйлар. Әнием дә студент елларында Гөлдания Хәйруллина, Салават Фәтхетдинов төркемендә бэк-вокал башкарган. Сеңлем 9 сыйныфта укый. Әтием спортсмен булгангамы, мин дә спортны яратам. Йөгерү, чаңгы ярышларында катнаштым. Хәзер дә спортзалга, каратэга йөрим.

“Уйламаганда ир хатыны булдым”

– Шәхси тормышыңа якынрак килик. Синдәй кызларның артыннан чабучы егетләр күп булгандыр?

– Өч ел дәвамында бер егет белән йөрдем. Әти-әнием аңа бик ышанып бетмәде. Егетем романтик, яхшы көйли белә иде, ләкин ул минем идеал булып чыкмады. Шөгыльләрем ошамады, көнләште дә. Ике ел дәвамында йөрәгем ирекле иде. Соңрак инде миңа тиң, үз ярымны таптым. Хәзер мин кияүдә.

– Абау, син кияүдәмени? Ә үзең һаман Салават янында бөтереләсең. Көнләшми торган нинди ир соң ул?

– Мин Салаватны күптәннән беләм, икебез дә Азнакайдан бит. Җыр түгәрәгенә йөргәндә аны бик еш күрә идем. Аңа “Салават абый” дип эндәшә идек. Кечкенә чакта бер концертта аның белән төшкән сурәтем дә бар. Әлмәт мәдәният бүлегендә эшли башлагач, эш буенча ел дәвамында аралашып йөрдек, дуслашып киттек. (Салават 2011 елда Азнакай шәһәрендә мәдәният бүлеген җитәкли. – Ч.Ш.). Аннан мин Казанга килгәч, очрашулар ешайды. Ул миңа бик нык булышты, дөрес киңәшләр бирде. Ләкин без еш аралашсак та мин аңа күз салмадым, ул – бик яхшы дус, остаз, продюсер буларак кына кызык. Моннан тыш аның инде бик озак еллар йөргән кызы да бар иде. Шуңа күрә аларның арасына керәсем килмәде.

– Йә, йә... Шулай итеп Салават белән дуслар гына булып калдыгызмыни?

– Елның икенче яртысында безнең язмышлар икенче җыр жырлый башлады. Җәй башында бик күп чыгышлар ясарга туры килде. Шунда бер-беребезгә якынайдык. Нәкъ менә шушы чорда мәхәббәт бөреләнә башлагандыр да инде.

– Мин сезне егет белән кыз дип кенә шикләнә идем әле. Ай-яй, тимерне кызуында суккансыз, ирең дә булып куйган!

– Иң кызыгы: без аның белән егет һәм кыз булып очрашып йөрмәдек. Ул мине беркая да йөртмәде, бер тапкыр чәчәк бүләк иткәне дә булмады, мәхәббәт хатлары да язмады, мин аның туганнарын да, әти-әнисен дә яхшы белми идем. Шулай көтмәгәндә ул минем кулымны сорады. Моңа әзер түгел идем, шаккаттым. Бик озак уйлап йөрдем. Быел кияүгә чыгармын дип тә уйламаган идем, якыннарыма да шулай ук көтелмәгән хәбәр булды. Минем гаилә Миңнехановлар гаиләсен яхшы белә. Салават кул сорарга килгәндә әти: “Гүзәл артыннан күп егет йөрде, аларга минем мөнәсәбәт икенчерәк иде. Сине инде мин күптәннән беләм, ел дәвамында гел бергә йөрдегез, кызымны үпкәләтмәдең, сина ышанып җибәрдем. Ризалыгымны бирәм”, – дип җавап кайтарды.

–Туегыз булдымы соң? Нигә кеше күзеннән яшердегез?

– Туебыз 7 сентябрьдә Азнакайда узды. Бу туй кешеләр өчен түгел, үзебез өчен иде. Ләкин барыбер Салават һәрвакыттагыча үз репертуарында калды, мин килеп төшүгә кызыл келәмнәр, тере музыкантлар, бәләкәй фәрештәләр, аниматорлар, лазер шоу, “световое” шоу.... Ул көнне бөтен радио алып баручыларына, телевидение хезмәткәрләренә шалтыратып, туй турында сөйләмәскә сорадык, дус-туганнардан да интернет челтәренә фото, видеоларны куймауларын үтендек. Туй фотолары беркайда да юк. Кавышкач кына без бер-беребезгә ныклап гашыйк булдык, хәзер бездән дә бәхетле кеше юктыр. Һәр көнем чәчәккә күмелгән, минем тирәли күпме матур сүз, мәхәббәт, игътибар. Ул мине хрусталь курчак кебек саклый. Яшь арабыз күп булса да (13 ел), мин аны сизмим. “Мин сине озак эзләдем, көттем”, – диде ул миңа.

– Салаватка кызыгып йөргән кызларга шок булыр инде менә хәзер...

– Бу яңалыклардан соң безнең дошманнарыбыз да, көнләшүчеләр дә барлыкка килер. Минем турында да начар гайбәтләр күп сөйлиләр, ләкин без боларга игътибар итмибез. Бөтен башлаган эшләрдә без бер-беребезгә талисман сыман. Дөресен генә әйткәндә, бу тормыш миңа әкият кебек. Уянырга куркып яшим. Без хәзер иҗат гаиләсе, Зәйнәп-Зөфәр, Гүзәл-Илдар кебек үрнәк булырга тырышырбыз.

Чулпан ШАКИРОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 917
ӨСКӘ