Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын кемнәр укыды?!

12 Февраль 2019 1059
Киносын да төшерәләр менә, халык та бик яратып катнашканга охшаган... Ә асылда, Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын кемнәр укыды?! Эчтәлеген беләсезме?! Нәрсә хакында фильм төшерелә?! Инстаграмдагы подписчикларга бу сорауларны биргән идек. Килгән кайтавазлар белән сезне дә таныштырыйк әле. Ни диярсез... Килешәсезме әлеге фикерләр белән?
ilsiyakasimovna: Бер тында укып чыктым. Ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, әсәрнең тәме югалмады. Бу татарның гына түгел, тулаем халык фаҗигасе. Фильмны көтәбез.

shaikhutdinova26: Укыдым. Бик нык тәэсир итте. Төне буе уйланып чыктым. Авыл тормышы да дөрес күрсәтелгән. Өлкәннәрдән сорашкач, күп нәрсә туры килгәнен аңладым. Бераз күпертүләр булыр инде ул. Ансыз гына әсәр тумый бит. Авторга афәрин диясе кала.

аlsumisharochka: Мин каенананы шулхәтле ямьсез итеп күрсәтүне яратмадым. Аның кадәр кансыз була алмый инде татар кешесе. Ирен үтергән урыска чыгуы да күңелне кайтарды. Әсәрдә урыслар әйбәт характерланган, ә татарлар кыргый халык шикелле.

milausazakirova961: Киносын шулай зурлап төшергәч, начар тугелдер. Укымадым шул. Яхшы-яхшы язучылар бик тәнкыйтьләгәч... Нәрсә инде бу, көнчелекме?! Укырга кирәк булыр. Китап укырга бик яратам.

dili.ai: Көнчелек түгелдер. Минемчә, дөрес тәнкыйтьлиләрдер. Гади халык бөтен нәрсәне дә аңлап бетерми бит ул. Шундый татарлар бар, алар үзләреннән көлгәнгә дә бик шатлана. Китапны укымадым әлегә, укырга исәп.

rofminnullina: Бер татар халкы гына бу хәлне күрмәгән, башка милләт халкы да интеккән, башкалар да бу казанда кайнаган. Безнең халык рус телен белмәү белән дә иза чиккән. Бу бит әле кыргый дигән сүз түгел. Үзебезне кимсетмик. Әсәрне укып искитмәле яңалык ачмадым. Себергә куылган халыкларның ачы язмышлары турында күп яздылар. “Иртыш таңнары”н гына ничә тапкыр укыдым...

dili.ai: Ирен үтергән кешегә кияүгә чыгу ничек була инде ул? Шул тиклем ахмак булганмы татар хатыны? Укымасам да, аңлый башладым мин ник тәнкыйтьләгәннәрен. Кешенең үзәгенә үтәрдәй, ис китәрдәй гыйбрәтле, тормышта булган вакыйгалар белән кешеләрнең күңеленә үтеп кереп, укучыларны җәлеп итеп, астан гына татарны кимсетү түгелме соң бу? Маскировка түгелме? Бик күп тарихи хәлләр ишеткәнем бар, тик ирен үтергән кешегә кияүгә чыгуны ишеткәнем юк. Автор үзе уйлап чыгарганмы моны? Яки бу булган хәлме икән?

alsumisharochka: Минем ике яктан да бабайлар “раскулачивание”га эләккән. Себергә сөрелгәннәр. Заманына күрә укымышлы, ягымлы, ярдәмчел кешеләр. Аларның күргәннәре... Гел елап тыңлый идек. Бабайның әнисе сукыр иде. Сөргеннән кайткач, су буеннан каз йоннары җыеп мендәр ясаган. Бөтен әйберләре авыл буенча таратылган. “Тегү машинам фәләндә, кул сепараты фәләндә”, – дип сөйли иде. Яхина татарларны матур итеп күрсәтергә тиеш иде. Аннан аның әсәре тагын да үтемлерәк, дөресрәк булыр иде.

Менә шулай... Халык төрле булган кебек, аның фикере дә төрле. 90нан артык комментарий җыйган әлеге романга багышланган пост.

Рәмис Латыйпов та үзенең аккаунтында болай дип язган: “Зөләйха күзләрен ача” татарның үзәгенә кергән инде. Мәчкәрә авылында төшерәләр. Җирле татарларны, атларны да китергәннәр массовкага. Лаеш ярар, башлыча рус районы. Хәзер татар авылында татарны хурлый торган фильм төшерәләр безнең хисапка.Без бит инде авыл кешеләре. Ялтыравык күрсәк, “ооо, затлы инде бу!” – дип тәгәрәпләр китәбез, соңгы ыштанны салып бирергә әзербез. Чын затлыны аера белмәгәч. Шуңа да Тина Канделаки, Гүзәл Яхина ишеләр килсә, тәгәрәпләр китәбез. Яхина бу әсәрне утырган да язган диюгә ышанып була. Әмма аны шулкадәр дәрәҗәдә алга төртү – сәясәт. Үтерсәгез дә ышанмыйм, болай гына шулкадәр пропагандалануына.”

Әлбәттә, аның постын да бөтен кеше кул чабып кабул итмәгән.

endzhe06: Кино индустриясенә милләт түгел, кассалы фильмнар кирәк... Минемчә, эш Зөләйхада түгел, бу бары тик безнең кабул итү дәрәҗәсе генә, без һаман татарны изәләр дип зарланабыз. Без иң беренче чиратта үзебезне үзебез изәбез, урыска изәргә дә, мыскылларга да чүп кенә кала.

shah_elmira_kasimova: Китап язганда геройларның милләтенә карап түгел, ә кеше язмышы турында языла. Яхинаның китабында да татарлар гына түгел бит. Ул заманда Россиясе белән уңын да сулын да сөргәннәр, милләтеңне карап тормаганнар инде. Ә безнең халык турында әсәрләр булмавы – анысы инде икенче мәсьәлә...

Актерлар составы да игътибарсыз калдырырлык түгел шул: Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Елена Шевченко, Александр Сирин, Александр Баширов, Юлия Пересильд, Роман Мадянов, Евгений Морозов, Рамил Сабитов, Роза Хайруллина, Дмитрий Куличков, Николай Козак, Семён Шкаликов һәм башкалар.

Гади авыл кешесе шундый танылган шәхесләр арасында булу мөмкинлеге туганда, бергә фотога төшеп, шул фотоларын инстаграм белән вконтакте битләренә элә алганда, тарих турында уйлый микән?! Аңа Зөләйха ни дә, Зөлфияләр ни... Хәзер лайклар, просмотрлар, комментарийлар заманы бит!


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ