Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Уразова әйбәт киленме?

10 Октябрь 2013 1300
Әлшәй районының Трунтаиш авылында гомер итүче Равил абый белән Әлфия апа бик бәхетле ата-ана. Өлкән уллары Илдар һәм олы киленнәре Гүзәл хакында иң яхшы, иң изге сүзләрне озак сөйләргә әзер алар.
Бер уйласаң, әти-әнигә күп кирәкмени? Балаң сау-сәламәт булып, сине ихтирам итсә, эшендә зур уңышларга ирешсә, шул җитә, югыйсә. Бүген мин эстрадабызның популяр пары – Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың әти-әнисендә кунакта.

– Илдар балачакта нинди иде?

Әлфия ханым: – 1 яше тулыр алдыннан Илдар бик авыр чирләде. Ютәле озакка сузылгач, табиблар климат шартларын үзгәртергә киңәш итте. Шулай итеп, биш елга Кавказ якларына күченеп киттек. Руслар арасында яшәгәч, балабызның теле дә русча ачылды. Анда яшәгәндә энесе туды. Хәтерлим, Гаязны имезеп утырам, яныма Илдар килде дә: “Мама, ты корми братика, а я один пойду в садик”, – диде. Аның бакчага баруын ишек төбеннән генә карап кала идем. Тәпи кит­кәннән бирле Илдар безгә бер авырлык та китермәде. Дәресен дә үзе эшли иде, энеләрен дә тәрбияләште.

– Илдарның сәнгать юлын сайлавына каршы төшмәдегезме?

Равил әфәнде: – Мин, әти кеше буларак, улымның төпле, ир-атлар белеме алып чыгуын теләгән идем. Авыл хуҗалыгы институтына барыр яки нефть өлкәсендә уңышлар казаныр дип тә уйладым. Җырчы буласын да сизмәдек түгел. 1 сыйныфтан ук җырлагач, укытучылар да сәләте бар дигәч, әлбәттә, сән­гатькә дә тар­тылыр ди­­дек, әмма ки­ләчәктә татар эс­традасының популяр җыр­чысы булыр дип башка да килмәде.

– Булачак киленегез Гү­зәл­не беренче тапкыр күр­гән, танышкан мизгелләр хәтерегездәме?

Әлфия ханым: – 2003нең декабрь ае иде. Илдар алдан шалтыратып, кисәтеп куйды. Яңа йортка күченгән вакыт, өй туена әзерләнә идек. Гүзәлне бер күрүдән яраттык, үз иттек. Яратмаслыкмыни?! Олы юлдан соң ашап, ял итеп тормады, шундук миңа тәрәзә пәрдәләре элеште, канат алып идән себерергә тотынды... Гүзәл дә ул вакытта тәүге адымнарын ясый башлаган җырчы иде, тик никтер аның җырларын ишеткәнебез юк иде. Аны “килен” дип әйтергә тел бармый, “кызым” дип кенә йөртәм. Мин аның һәр кыланмышын яратам. Бар эшкә дә оста ул. Аннан “юк” дигән җавапны алмассың. “Ярар, уйларбыз, киңәшләшербез, булдырырбыз”, – дип кенә әйтә. Алтынга тиң шундый кыз үстергән өчен кода-кодагыема бик рәхмәтлемен!

Равил әфәнде: – Гүзәл бик гади кеше. Булдык­лы. Эшли башлаган эшен җиренә җиткерә, ә кешеләрдәге ул сыйфатны мин югары бәялим.

– Балаларыгыздан матди ярдәм күрәсезме?

Әлфия ханым: – Мин холкым буенча горур кеше, башкалардан ярдәм сораганым юк. Әлбәттә, балалар читтә калдырмый. Нәрсә сорасак та, алып бирәләр. Җәй көне үзләре белән Төркиягә алып бардылар. Оҗмах иле дип кайттым инде. Шаккаткыч! Бер тиен акча түкми, менә дигән ял иттем. Ял вакытында балаларымның миңа булган мөнәсәбәтләре шаккатырды. Мин – иң бәхетле әни, дип кайттым.

– Әти-әни буларак, балала­рыгызның һәр җыры сезгә кадерледер. Ә шулай да, алар арасында кайсыларын аеруча яратып тыңлыйсыз?

Равил әфәнде: – Илдарга халык көйләрен башкару күбрәк килешә. “Әллүки”, “Кыр казлары”, “Хуш, авылым”ны кат-кат тыңлый алам. Гүзәлнең һәр җыры да матур, кайсын гына тыңлама – күңелеңә үтеп керә. Баянга кушылып җырлаганын аеруча яратам.

– Төркемнәре белән авылыгызда тамаша куйганнары бармы?

Әлфия ханым: – Юк, район үзәгендә генә. Халык бармый калмасын дип, авылга махсус автобуслар җибәрәләр. Өстәвенә, һәр гаиләдә машина бар, төялешеп баралар. Кыскасы, аларның концертын карамый калган авылдаш юк.

– “Акчарлак” аша балаларыгызга нинди теләкләр юлларсыз?

Равил әфәнде: – Үз көчләре белән яулап алган тәхетләрен саклап кала алсалар иде! Сыйныф җитәкчесе Лилия апасына, беренче музыка укытучысы Илфак абыйсына рәхмәт әйтәсем килә. Балама белем бирүдә көчләрен кызганмады алар.

Башкортстаннан Зәйнәп СОЛОШИНА
                                                                                          
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1546
ӨСКӘ