Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл МАЛИКОВА: “Рөстәм хәзер янымнан исәнләшми дә узып китә”

30 Июнь 2014 1500
Үз вакытында татар сәнгатенең үзәгендә кайнаучы, газета-журнал­ларда, телевизор экраннарында иң еш балкучы иҗади гаилә иде алар. Хәтта мәктәп дәреслегендә дә Маликовлар укучыларга үрнәк гаилә буларак тасвирланып бирелде, өйрәнелде. Тик ни кызганыч, бүгенге көндә Гүзәл ханым белән Рөстәм Маликовлар бергә түгел. Аерылышуларына биш еллап вакыт узса да, алар бу чынбарлыкны читкә чыгармады, бер матбугат чарасына да сөйләмәде, журналистларга язарга рөхсәт итмәде.
Шушы көннәрдә генә Гүзәл ханымның үзенә шалтыратып, хәлләрен белештем. Очрашып сөйләшүгә каршы килмәде ул. Әңгәмә корыр өчен дүрт бүлмәле фатирларына дәште. Байтак вакыт сөйләшеп, эч-серләрне уртаклашып утырдык үзе белән.

– Гүзәл ханым, күпме ел бергә гомер иткән ир белән хатынны аерылышуга нәрсә этәрде?

– Рөстәм белән 30 ел бергә яшәдек. Ул еллар аралыгында нинди генә хәлләр булса да, мин аны яман яктан тасвирларга теләмим. Ул – үзенчә, мин үземчә әйбәт. Ләкин менә никтер характерлар туры килмәде бугай.

– Ә шулай да?..

– Дөресен генә әйткәндә, хатын-кыз сабырлыгын эшкә җигеп, күп еллар түзеп яшәлде инде. Рөстәм – тиз кабынып китүчән кеше. Аннары ул миннән 11 яшькә олырак. Без танышканда миңа 17 яшь кенә иде, ул Консерваториядә укучы 28 яшьлек студент. Кияүгә 19да чыктым. Әмма әти-әни кушылуыбызга бик нык каршы булды. Бигрәк тә әти. Ник дисәң, Рөстәм миңа кадәр бер тапкыр камыт кияргә өлгергән кеше бит. Кызганыч, әти-әнинең үгет-нәсыйхәтен, әйткән сүзен үзең әни булгач кына аңлыйсың икән шул... (Гүзәл Маликованың әти-әнисе бүгенге көндә дә исән-саулар, Казанда яшиләр – Н.Х.)

– Аерылышу тәкъдиме беренче кем авызыннан чыкты?

– Рәсми рәвештә аерылганчы без ике еллап аерым тордык. 7-8 ел элек улыбыз Мусага күрше йорттан бер бүлмәле фатир сатып алган идек. Рөстәм шунда күченде. 2010 елда филармониядә аның – 60, минем 50 яшьлек юбилеебызны уздырдык. Анда да аерым яшәвебезне берәүгә дә белгертмәдек. Бервакыт Рөстәм: “Безгә аерылышырга кирәктер”, – дип әйткәч, каршы килмәдем. Дөрес, гаризаны мин илтеп бирдем. Шуңа да Рөстәм хәзер: “Аерылышуның инициаторы Гүзәл булды”, – дип әйтә.
Фатир тулысынча аның исеменә күчте, ул икенче хатынга өйләнде.

– Белүемчә, үзегез дә кияүгә чыккансыз икән. Икенче ирегез белән кайда таныштыгыз?

– Альберт мин җитәкли торган “Сәй­дәш” мәдәният йортында “Дуслык” ансамбленә җырларга дип килде. Шунда таныштык. Ул инде күптән аерылган, өч баласы бар. Белеме буенча – юрист. Балалары өчен үлеп тора. Гел шалтыратып хәлләрен белә, кирәк вакытта ярдәм итә.

– Ә үзегез бүген Рөстәм абыйдан матди ярдәм күрәсезме?

– Юк шул. Бервакыт: “Мусага акчалата ярдәм итәргә кирәк”, – дип әйткәч: “Әнә, яңа ирең – Альберт Гафуров булышсын!” – диде. Ике баланы кеше итәсе бар, миңа да берүземә кыен. Акча белән бәйле кыенлыклар аркасында Мусаның икешәр ел Казанга кайта алмыйча торган чаклары булды. Балалар әтиләренә нәфрәт белән дә карамый, югыйсә. Хәзергәчә “әтием-әнием” дип өзелеп торалар. Муса әлегә кадәр: “Әнием-җаныем” дип эндәшә. Хәзерге заманда кайсы бала шулай дип әйтә әле?! “Әнием, сез безне тәрбияләгәнсез, без сезне бер дәрәҗәдә яратабыз”, – диләр.

– Янәшә йортларда гына яшисез. Бер-берегез белән очрашмый калмыйсыздыр инде...

– Артистлар арасында аерылышкан гаиләләрне күп беләм мин. “Бер-беребез белән әле дә йөрешәбез”, хәтта “икенче хатынын да мин табып бирдем”, – диючеләр дә бар. Күрше булып кына яшәгәч, безгә дә дус булып калсак ярый иде. Ләкин Рөстәм мине күргәч, исәнләшмичә дә, горур гына узып китә. Яңа хатынының йогынтысымы бу, әллә үзе шулай телиме, белмим...

– Ә ул хатын белән сез нинди мөнәсә­бәттә?

– Без аның белән якыннан таныш түгел.

– Икенче ирегезне балалар ничек кабул итте?

– “Әнием, үзең теләгәнчә эшлә, сиңа яхшы булса, безгә шул җитә”, – диделәр. Әгәр Гайсә шунда: “Әни, мин өйдә ят ирне күрергә теләмим”, – дип каршы чыккан булса, бәлки гомер уртасында икенче тапкыр яңа тормыш башларга кыймас та идем. Рөстәм Гайсәне әнә шуның өчен дә гафу итә алмый бугай.

– Ә Альберт абыйның Муса белән Гайсәгә мөнәсәбәте ничек?

– Кайвакыт шуңа аптырыйм, ул аларны үз балаларыдай ярата, кайгырта. Казанга кайткач, Мусага еш кына иртәнге 4-5тә кире Германиягә очарга туры килә. Шунда бер дә авырсынмыйча, аны аэропортка алып барып куя. Вак-төяк йомыш белән берәр кая барырга кирәк булса да, Гайсәгә дә: “Әйдә, үзем илтәм”, – дия иде. Хәзер Гайсәнең үз машинасы бар инде.

– Машинаны Рөстәм абый белән бергә алган идегезме?

– Альберт алып бирде.

– Мусага 31 яшь тулды. Гадәттә, әти-әни балаларының бу яшьтә башлы-күзле булмавына борчыла башлый. Сез ничектер бу өлкәдә тыныч кебек?

– Күңеленә ошаган кешене таба алмый әле ул. Дөрес, Германиянең кайсыдыр шәһәренә чыгыш ясарга баргач, сәхнәдә җырлаучы бер кызны ошаткан. “Немец телендә җырласа да, татар кызы икәнен тойдым”, – ди. Соңыннан сәхнә артына кереп: “Сез татармы әллә?” – дип тә дәшкән. Бәлки бер шәһәрдә яшәгән булсалар, алга таба аралашулары дәвам да иткән булыр иде. Тик әлегә яраткан кешесе юк. Докторлык диссертациясен язып, яклап бетергәч, Муса Казанга кайтырга исәпли.

– Гайсә дә бик актив рәвештә сәнгать өлкәсендә кайный. Концерт-туйларда катнаша... Эшләгән акчасы үзенә җитеп барамы?

– Үзенә генә түгел, миңа да бирә, абыйсына да ярдәм итә. Германиядә Мусаның хезмәт хакының 51 процентын салым итеп басып калалар. Шуны ел саен җыеп түләргә кирәк. Үзең эшләгән 100 сумның 51 сумын дәүләткә бирергә тиеш буласың дигән сүз бит инде бу. Шуңа да яңа көн тугач: “Нинди концертта катнашыйк, ничек акча табыйм икән?” дип уйлана башлыйм. Әтиләре булышса, алай ук кыенга туры да килмәс иде. Сентябрьгә кадәр Муса байтак кына күләмдә салым түләргә тиеш. Шуның өчен кайбер мал-мөлкәтне дә сатарга туры килде. Бала өчен нәрсә генә эшләмисең бит! Июльдә үзе дә Казанга кайтып, Республикада булган концертларда катнашырга җыена.

– Гүзәл апа, заманында телевизордан иң еш күрсәтелүче җырчы гаилә идегез. Хәзер сәхнәне үзешчәннәр басып алды. Бу күренешләр күңелне әрнетәме?

– Мин бәләкәй вакытта филармониядә эшләгән кешеләр генә җырчы санала иде: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов... Хәтта Габдулла Рәхимкуловның музыкаль белеме булмау аркасында, ничектер аңа кырын карау бар иде. Аннары элек телевидение, радиога барып чыгыш ясаган өчен сиңа гонарар түләсәләр, хәзер үзең кесәңне бушатырга тиешсең. Бу нәрсәне билгеле, безнең буын җырчылары кабул итеп бетерә алмый. Муса әйтә, Германиядә болай гына концертта чыгып җырлый алмыйсың, ди. Укытучыңнан рөхсәт алырга кирәк. Кайсы уен коралы буенча укыгансың – шуның буенча гына эшли аласың.

– Район-авыл җирләрендә концерт оештыру эшләре дә кыендыр?

– Концертка кеше җыю авыр. Халыкка билгеле исемең булса да, залга 20-30 кеше генә җыелырга мөмкин.

– Шуңа күрә күпләр җыр сәнгатен эшкә дә санамый бит. Үткенлегегез бар, берәр бизнес ачу теләге тумадымы?

– Теләк белән генә булмый бит әле ул. Мисал өчен, кулымда “права”м, машинам була торып та, “рәтләп йөри белмим” дип анда да утырмыйм. Кайбер кеше булдырамы-булдырмыймы, утыра, тотына. Ә мин нәрсәнедер төптән белмим икән, тәвәккәлләмим. Бәлки тотынсам, булдыра да аламдыр мин аны! Характерым андый түгел. Кайчандыр Мусаның җыр театрын оештырган идем. Хәзер менә яңадан шундый теләгем барлыкка килде. Шуңа ирешәсем килә.

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1734
ӨСКӘ