Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Әхмәтова: “Турысын бәреп әйтәм, рәнҗетүем дә бар”

28 Июль 2016 2034
Тормышта да, иҗатта да тик тормый ул, тиешле урынга бер минутка да соңга калмый. Бер сүз белән әйткәндә – төгәл кеше. Сәхнәдә исә бик тыйнак: беркайчан кыска күлмәк, озын итек киеп чыкмас. Тавышы да, үз-үзен тотышы да тамашачы күңеленә хуш килә. Яшьләр дә, өлкән буын да үз итә аны. Кемнеме? Кечкенә дә, төш кенә Гүзәл Әхмәтованы!
– Хәерле көн, Гүзәл! Халык телендә синең хакта бик күп сүзләр йөри. Янәсе, Гүзәл Әхмәтова кияүдә түгел, интервьюларда сөйләгән Руслан дигән кеше дә уйлап чыгарылган персонаж гына...

– Юк әйберне бар итеп сөйли торган гадәтем юк. Ялганларга һәм ялганчы кешене дә яратмыйм.

Руслан белән танышканда ул табиб булып эшли иде. Бизнес буенча тәкъдимнәр булды да Мәскәүгә күченеп китте. Хәзер йә мин аның янына кунакка барам, йә ул минем янга кайта.

– Бергә яшисе киләдер бит?..

– Килә дә соң... Әмма тәкъдимнәр булганда Казанга да күченә алмадым, кайда инде ул Мәскәү?! Уфама гашыйк бит мин. Кирәк икән, тиз генә авылыма кайтып киләм. Бөтен туганнарым монда, миңа Башкортстанымда да бик рәхәт.

– Концерт саен сезгә бүләк ителгән 101 роза тамашачыга тынгылык бирми. Янәсе, сез ул чәчәкләрне кибеттән “прокат”ка аласыз икән...

– Ул чәчәкләрне миңа Руслан бүләк итте һәм бүләк итүен дәвам итә. Аның гадәте шундый – 101 роза! Туганым 11 сыйныфны тәмамлады, аңа да бүләк итте, авылда яшәгән апамның туган көненә дә... Син мине әйбәт беләсең бит. Чәчәкне прокатка ала торган кешемени инде мин?! Үз-үзен яраткан, хөрмәт иткән кеше беркайчан үзенә үзе чәчәк бүләк итү юлы белән пиар ясамас. Әлбәттә, иҗатымны, тавышымны яратмаганнар да бар, бөтен кешегә дә ярап булмый бит. Әнә шундыйлар бу “ис”не чыгара да инде.

– Өченче миф: сез – “скандалистка”...

– Турысын бәреп әйтә торган кеше мин. Һәрвакыт дөреслек яклымын. Мәсәлән, берәр кешене “чәйниләр”, әмма ул кешенең яхшы икәнен беләм, ди. Бернигә карамастан, аны яклаячакмын. Сүз көрәштерәчәкмен һәм җиңәчәкмен! Турысын бәреп әйтәм. Шуның аркасында кешеләрне рәнҗетә дә алам. Миңа карата да шулай булсалар, шатланыр гына идем. Артымнан чәйнәп йөргәннәрен яратмыйм, йөземә карап әйтсеннәр.

– Турысын бәреп әйтү – күпчелек очракта ир-атка хас сыйфат.

– Әйе, килешәм. Үзем дә нык­лыгым белән көчле затлардан калышмыйм. Ике апам бар, өченчегә инде, берсүзсез, малай туар дип көткәннәр. Күрәсең, аларның теләге язмышыма, холкыма тәэсир итми калмагандыр.

– Эстрадада дошманнарыгыз бармы?

– Юк, алар белән нәрсә бүлим?! Һәркайсыбызның үз тамашачысы, үз юлы. Барысы белән дә исәнләшәм, гримеркада аралашам. Эстрадада дошманнарым да, якын ахирәтләрем дә юк.

– Татуировкагыз турында сорыйсым килгән иде. Эшләткәнгә үкенмәдегезме?

– Әлбәттә, үкендем. Яшь чакта әллә нәрсәләр кыланасың бит инде. Бер тапкыр чәчне дә акка манган идем әле. Әмма тиздән ул татуировкам булмаячак. Чиста тән һәрвакыт модада.

– Сабантуйлар гөрләде, күп акча эшләп калгансыздыр...

– Әйе, күп җирдә эшләргә туры килде. Әмма оештыручылар безгә гонорарны әйтмәскә куша. Һәр җырчының үз бәясе, минекенең күпме икәнен белеп, үпкәләүләре бар.

– Димәк, җитәрлек акча эшлә­гәнсез?

– Акча тота белмим. Тәмле ашарга, матур киенергә яратам. Бер әйберне дә “бу бик кыйммәт икән, әлегә алмый торам”, дигәнем юк. Рестораннарда ашыйм. Машинам – “БМВ”, аңа күп акча китә. Кайчак сумкадагы 100 меңнең кайда киткәнен аңламый да калам.

– Сәхнә күлмәкләре дә кыйммәткә төшәдер?

– Юк, көндәлек киемнәрем күпкә кыйммәтрәк. 1-2 тапкыр сәхнәдә кияр өчен генә фәлән меңлек күлмәк тектерүнең мәгънәсен күрмим. Көндәлек кием озак киелә. Италия, Франция брендларын сайлыйм. Иң мөһиме – сыйфатлы булсын.

– Үземнең буем 180 сантиметр булгач, сезнең кебек кыска буйлыларга бик кыендыр кебек миңа.

– Юк, бик рәхәт! Һәрвакыт яшь булып күренәсең. Кыска кеше симереп китсә дә ямьсез түгел, ә менә озын буйлының авырлыгы артса, “шкаф” диләр. Әлбәттә, яшьрәк чакта озын буй турында хыяллана идем. Әмма Ходай шундый итеп яраткан, бернәрсә дә эшли алмыйсың. Тырнак түгел бит ул, тиз генә үстереп булмый.

– Тамашачылар сезне әни ролендә дә күрергә тели. Бәби алып кайтырга җыенмыйсызмы?

– Әнием сөйләве буенча, 8 яшемдә: “Йорт, шәп машина алгач, карьера эшләгәч кенә кияүгә чыгачакмын, соң гына бала алып кайтачакмын”, – дигәнмен. Яшь чагында гастрольләрдә күп йөрелде, айлар буе кайтып кермәгән чаклар да бар иде. Менә ул чакта ничек бәби алып кайтасың инде? Моннан ике ел элек минем өчен иң мөһиме сәхнә иде, ә хәзер – гаилә. Үземне бик яхшы хис итәм, хәзер инде әни булырга әзермен.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ