Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл ИДРИСОВА: “Бер казанга ике тәкә башы сыймый”

21 Май 2020 1248
– Гүзәл, “Инстаграм”да фото­ларыңны күрәм, син бер төркем җырчы кызлар белән төнге клубта ял итәсең. Шаккатам! Өч бала анасы бит син. Ирең җибәрәме?.. Ну тормыш сезнең...

– Кызлар белән айга бер тапкыр татарча дискотекаларга чыгабыз. Җилләп, өйдән бераз ял итеп кайтабыз. Балаларны йоклатам, алдан әтиләре белән сөйләшеп, рөхсәт алып кына чыгам.

– Анда нишләп йөргәнегезне кем белә...

– “Шунда-шунда”, – дип ирлә­ре­безгә фотоотчетлар җибәрәбез. Бер-береңә ышаныч булырга тиеш.

Алар гаиләдә ике кыз үсә: Гүзәл һәм сеңелкәше Резедә. Сеңлесе чит телләр факультетын тәмамлап, Казандагы төзелеш компаниясендә сәркатип булып эшли. Тормышта. Бәбиләре юк әле. Ире Алмаз – сәүдәгәр.
Гүзәл Зәйнәп-Зөфәр кебек җырчы гаилә корырга хыяллана. Телевизордан күргән саен: “Эх, шулай ирем белән җырласам иде”, – дип тели. Теләге тормышка аша.

Гүзәл, Зәйнәп-Зөфәрләрдә беренче урында – Зәйнәп, сездә – Баһ. Бу синең ачуыңны китермиме?

– Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр. Кемдер юл би­рергә, кемдер өстенлек алырга тиеш. Мин күбрәк балалар белән мәшгульмен. Кемдер бит акча эшләргә, гаиләне тәэмин итәргә дә тиеш. Илназ җырлар да иҗат итә. Баян тотып, шигырь китабы актарып утыра икән: “Илһамы килде”, – дип балаларны җыеп урамга чыгып китәм, комачауламыйм.

– Эш бүлмәсе юкмы?

– Почмагы бар. Алла боерса, булыр. Салмачыда йорт салабыз.

– Бизнесы бармы?

– Аның турында әлегә әйтмим. Әлегә әйтерлек дәрәҗәдә түгел.

– Илназыңны гел кызлар сырып алган була...

– Моңа шатланам гына. Сырып алырлык кыяфәте бар икән, димәк, аны яраталар. Мәҗлестә әби-апаларың да: “Карточкага төшик, Илназ Баһны тотып карыйк әле”, – диләр. Яратсыннар, барыбер минем янга кайта бит ул. Мин аңа ышанам.

– Иреңне бик романтик, дисең...

– Романтик. Йөргән вакытта ук шулай иде. Матур смслар юллый иде. Чирләп ятканда, “Болгар” радиосы аша: “Бәгърем, терел тизрәк. Синсез күңелсез. Кояш та нурсыз”, – дип хәбәр юллаган иде. Өченче малайны алырга килгәндә шаккатырды. “Фольксваген” автобусы (Илназның эш машинасы) белән килер дип көтеп торам. Ап-ак “Рендж-ровер”да килә бу! Шунда миңа сюрприз ясап, машина ачкычын тапшырды.

– Илназның автобусы да бар, сиңа машина да бүләк итә, ул шундый бай егетмени?

– Бик тырыша. Каян акча алганын әйтми. Көне-төне эштә бит ул, өйдә торганы да юк.
Гүзәл хатын-кызның иртә картаюына ышана. Аның җилкәсендә күпме мәшәкать: ашар­га пешерү, җыеш­тыру, иренең күңелен кү­рү, хәлләрен сораш­тыру, балаларны түгә­рәкләргә йөртү, бакчага озату.
Үзе фитнеска, косметологларга йөрергә тырыша.

Гүзәл, өч малай карый­­сың...

– Һаман да ышанып бетә алмыйм әле. “Минекеләрме соң болар?” – дип уйлыйм... Кич белән балалар бакчадан кайткач, телевизор карый, радио тыңлый алмыйбыз, шау-шу бездә.

– Хәлдән тайдырмыймы соң?

– Тайдыра инде, кая барасың. Иң олысына – 6, уртанчысына – 3, төпчегенә 1 яшь. Уртанчысы белән бәләкәе сугышалар, әйбер бүлешә алмыйлар. Уртанчысына әзрәк игътибар җитеп бетми. Олысы бәләкәенә бишек җырлары да җырлый, ыштаннарын да алыштыра.

– Имездеңме? Җырчылар гәүдә бозыла дип имезми.

– Һәр баланы 1 яшькә хәтле имездем. Гәүдә әзрәк үзгәрә инде ул. Тазарып та китәсең. Сөт булсын дип ипи, май, сыр, бәрәңге ризыклары ашыйсың.
– Кыз да алып кайтачаксызмы? Дәртегез бармы?

– Дәрт бар инде ул. Әмма кыз алып кайтып булмас, мөгаен. Өч малайны үстереп бетерергә кирәк. Икенче елга мәктәп башлана, күрәселәр алда әле. Булышырга әниләр дә якын түгел.

Гүзәлнең әти-әнисе Чаллы районы Иске Җөрекле (Ерыклы) авылында яши. Әнисе поликлиникада эшли, әтисе – пенсионер.
Илназның әнисенә 72 яшь. Әтисе 2011 елда йөрәк белән китеп барган.

– Илназның телефоны “не доступен” булганда, елап бетәсеңме?

– Юк. Әмма ачуым чыга. “Нишләп икенче кешенең телефоныннан шал­ты­ратмадың?” – дим. Аклана. “Анда тотмады”, – ди. Йоклый алмыйм. “Бер дә борчылма, тыныч кына мен дә ят”, – дип тынычландыра. Берәр нәрсә ошамаса, уртага салып сөйләшәм. Ул үзенекен аңлата да уртак фикергә киләбез.

– Сиңа әйтмичә генә соңга калып кайтамы?

– Булгалый.

– Уклау тотасыңмы?

– Алай кыланырга хәлем калмый. Бөтен балаларны йоклаткач, төнге бердә тынлыкка исем китеп чәй эчәм. “Ник соңга калдың?” – дим. “Егетләр белән сөйләшеп утырдык, сиңа шалтыратырга онытканмын”, – дип аклана. Ышанам. Ир ноктасына кадәр хатынына әйтеп торса, ул “подкаблучник” була. Һәр кешенең сере калырга тиеш.

– Кызу ир белән яшәве бал да май түгелдер?

– Юлда берәрсе машинаны “кисеп” чыгып китсә, туктап кыйнарга мөмкин. Кызулыгын сүндереп торам. Вакытында сүндерсәң, сүнә ул.

– Сиңа кадәр Илназ күп кызлар белән йөргәнме? Бик мут егет булган, диләр.

– Мут дип, кояш кебек балкып тора ул. Кешегә караңгы чырай күрсәтми.
Гүзәлнең әти-әнисе бик кунакчыл, аларда һәрвакыт кеше булган. Пластинка куеп биегәннәр, аннары әтиләре баянда уйнап җырлаган. Гүзәл кухняда, йә өстәл астында аларны тыңлап утырган. Әтисе юмор хисле, коллективның йөрәге. “Ирем дә шундый булсын иде”, – дип хыялланган Гүзәл. Тормышка ашкан. Илназ гармуны, җырлары, мәзәкләре белән компаниянең кыл уртасында. Гүзәлнең әтисе белән дә уртак тел тапканнар. Бакчада алмагачлар астында җырлашып утыралар икән.

Сине килен буларак яраталармы?

– Әни яратадыр дип уйлыйм. Мин начар килен түгел бит. “Әни” дип торам, булышам, күчтәнәчләр алып кайтам, өйләрне җыештырам.

– Бай яшисезме?

– Аллага шө­кер, барлык әйберебез бар, теләгәнне алабыз.
Гүзәл Идрисова Чаллының бер ресторанында тәҗрибә туплый. Көн саен утызар җыр җырлый. Бу – тавыш өчен бик зур күнегү була.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 сентябрь 2017 № 36
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1973
11 Май 2020 10:05 1769
1 Июнь 2020 10:15 1141
ӨСКӘ