Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Гафарова: “Режиссер белән бәхәсләшү дә тәмле”

5 Март 2020 648
Казаннан читтә эшләүче театр артистлары белән таныштыруымны дәвам итәм. Әтнә театры спектакльләрен караганыгыз булмаса да, Гүзәл Гафарованы “Ак чәчәкләр” (Асия), “Мулла” (Налимә) фильмнары аша танып белүчеләр күптер. Ә кемнәргәдер клиплар аша таныш ул (Азат Фазлыев, Эльмира Сөләйманова). Кыскасы, өметле актриса, талантлы кыз.
– Ни генә әйтсәң дә, күпләр сине “Ак чәчәкләр” фильмындагы Асия буларак хәтерләп калды. Әлеге образ белән охшаш якларыгыз бармы?

– Әлеге фильм – кино сәнгатендә беренче тәҗрибәм. Артист кеше роль тудырганда барыбер аны үзенә яраклаштыра, үзеннән өзеп ала. Шуңа күрә һәр роль артист өчен якын була. Характерлар буенча аерып кына әллә ни охшаш якларыбызны әйтә алмыйм. Бүген дә автобуста, кибетләрдә “Асия” дип танып, килеп эндәшүче әби-апалар бар...

– Режиссер белән килешмичә, бәхәскә кергәнең бармы?

– Режиссер белән эшләү – күңелле процесс ул. Каршы килгән, бәхәсләшкән чаклар була, әлбәттә. Ләкин аның анысы да тәмле. Азартка кереп сөйләшү, бәхәс барышында әллә ниләр актарып чыгарасың. Режиссерның дөрес булуын вакыт узгач барыбер аңлыйсың. Син үз образыңны гына күрәсең бит, ә режиссер бөтен сәхнәне, тулы картинаны күз алдында тотып эшли...

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге, 9 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
10 Август 2020 09:43 2591
20 Июль 2020 11:12 1863
ӨСКӘ