Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлзадә Сафиуллина: “Рухи тормыш белән яшәгән кешеләр авырмый да, симерми дә”

26 Апрель 2013 1322
Җырчы Гөлзадә Сафиуллина үтә дә киң кырлы шәхес. Беренче җөмләмдә үк үзенә җырчы дип кенә бәя биреп ялгышлык та җибәреп куйдым менә. Аның татар милләте, җыр сәнгатенә керткән хезмәтләрен санап чыгу өчен газета битләре генә дә җитмәстер.
Нәфис сүз остасы да, сәяхәтче дә, үзе татар халык җырларын, мөнәҗәтләрен җыеп, пластинкаларда чыгарып, бөтен Җир шары буйлап милләттәшләребезгә таратучы да ул. Шуңа өстәп, сабыйлар өчен “Сөембикә варислары” дип аталган төрек-татар җыр фестивале оештырып, сәләтле балаларны барлап, аларга канат куючы да. 1990 елларда Татарстанның азатлыгын яулап, ирек мәйданнарына чыгып митингларда актив чыгышлар ясаучы милләтпәрвар батыр хатын-кыз да ул. 1991 елда үз студиясендә Рамил Юныс белән бергәләп, 13 кассетадан торган Коръән тәфсирен чыгарып, бик күбесен халыкка бушлай тараталар. Күрәсезме, саный китсәң, аның дин, милләт, җыр сәнгате өчен куйган көч-хезмәтләренең очына чыгарлык түгел. Язгы матур, кояшлы бер көндә Татарстанның халык артисты, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның үзе белән әңгәмә корырга да насыйп булды миңа.

– Гөлзадә апа, быелгы Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар арасында сез дә бар. Премияне озак көттегезме?

– Мин көтмәдем. Кандидат итеп куегыз дип сорап та йөрмәдем, районым үзе тәкъдим итте. Ләкин Тукай премиясенә кандидат итеп куюлары очраклы түгел. Тукайның якташы буларак та, болай да гомерем буе шагыйрь рухы белән яшәдем, шул юнәлештә эшләдем. Һәрвакыт җырларым аша милләтемне агарту, тәрбия бирү, аңа хезмәт итү юлында булдым. Җәмәгать эшлеклесе буларак та мине беләләр. Тукай яшәгән Кырлай авылында Сәгъди абый йортында клибымны да төшердем. Тукайга ризык пешергән мичтә ипиләр пешереп мәш килдек...

– Ничә еллар буе сәхнә тормышында кайнашучы җырчы буларак әйтегез әле, 80-90 еллардагы тамашачы белән хәзергесе нык аерыламы?

– Тамашачының зәвыгы нык төште хәзер. Әле 2000нче елларга кадәр халыкның зәвыгы югары, таләпчән иде ул. Безнең буын җырчылары шырдый-бырдый җырлар җырлап йөрмәде. Чын, бөек композитор әсәрләрен башкарды. Җырчының кем икәнен беләсең килсә, җырлат аңа татар халык җырын – “Рамай”ны, “Гөлҗамал”ны, “Әллүки”не... Бер халык җырын да җырлый алмаган кеше җырчы була аламы? Юк! Сәхнәгә чыгып, телевидениедә күренүчеләрнең күбесе коммерсант, акча эшләүчеләр. Менә шундыйлар халыкның зәвыгын төшерә дә инде. Андыйларга тамашачы күп йөри дип әйтә алмыйм. Йөрсә дә, аларга шундый халык йөри.

– Күптән түгел генә Казанда бер танылган төркемнең бик матур концерт программасын карап, хисләнеп, сок­ланып кайттым. Ул сәхнә бизәлеше, ул халык җырларын моңлы итеп башкарулары дисеңме... Әмма зал тутырып халык җыя алмадылар. Үзләре дә моны инкарь итми. Ә шушы араларда гына танылган бер җырчы: “Хәзер халыкка югары сәнгать әсәре, профессионализм кирәкми, алар бер көнлек җырчыларны үз итә. Үлә-бетә шуларның концертларына чаба”, – диде. Югары сәнгатьнең дәрәҗәсе түбән тәгәри дигән сүзме бу?

– Кайвакыт үзем дә җырчыларның концертын карарга дип барам да, ахырына кадәр карый алмый кайтып китәм. Газета битләрендә исем-фамилияләре белән әйтеп хурлыйсы килми үзләрен. Сәнгать өлкәсендә җиңел җырлар гына бирү – халыкка аракы, наркотик бирү белән бер. Билдән түбән мәзәкләр сөйләп кенә халыкны җыярга димәгән бит. Без күп көлдердек инде. Хәзер аларны уйландырырга кирәк. Бәлки мин Казанда 10 көнлек концерт бирә алмыймдыр да, тик минем концерт-кичәләремә халык йөрми дип тә әйтә алмыйм. Безнең буын җырчылары дилбегәне ычкындырды, тик без әле позицияне бирмәдек, һаман эшлибез.

– Гөлзадә апа, сезгә карыйм да, сокланам. Үз яшегезне биреп тә булмый сезгә, буегыз да яшь кызларныкы кебек зифа. Күз тимәсен! Моның сере нидә?

– Позитив уй белән яшәргә кирәк. Изгелек турында уйлап. Беркайчан беркемнән дә көнләшмәдем, кешедән гаеп эзләмәдем. Минем бер дошманым да юк. Һәрвакыт кеше бәхете өчен дә үземнекенә сөенгән кебек шатлана беләм. Алай гына да түгел, үз шатлыгымнан да зуррак итеп кабул итәм мин аны. Начар уйлар килсә, читкә куам. Ничек куаммы? Зикер, ягъни Аллаһы Тәгаләнең исем сыйфатларын әйтеп. Коръәнне дә берничә тапкыр укып чыктым. Өч тапкыр Хаҗ кылдым. Фигурама килгәндә, табигатем белән шундый мин. Ә менә симереп сәхнәгә чыккан кешеләргә шаккатам! Ул бит сәхнә! Ничек сәхнәгә шулай чыгарга мөмкин? Халыкка хезмәт итә торган изге урын ла ул! Тазара башладыңмы, ашавыңны кимет, селкен, спорт белән шөгыльлән! Мин көне буе чабам менә, гел хәрәкәттә. Аннары, биш вакыт намазымны да калдырганым юк. Анысы үзе бер физкультура.

– Сәламәтлегегездән дә зарланмыйсызмы?

– Аллага шөкер, авырганым юк. Рухи тормыш белән яшәгән кешеләр авырмый да, симерми дә. Грипп эпидемиясе булганда йоганың сулыш күнекмәләрен ясыйм да, тиз рәткә киләм.

– Сезнең сөйләмдә бик еш кулланыла торган сүзләргә игътибар иттем әле. Һәрвакыт “алтыным” һәм “шөкер” дисез.

– “Алтыным” дип ник әйтәмме, анысы кешене югары күтәрүдән килә. Кешеләрне яратам. Ул бит Алла бәндәсе. Миңа Аллаһым илаһи ярату сәләте биргән. Ә дөньяга шөкер итеп яшәмәсәң, Аллаһыга ышанмыйсың дигән сүз. Аңа риза булмау – зур гөнаһ. “Шөкер” дигән саен, күбрәк көтелмәгән җирләрдән бирә Ул.

– Гаиләгез белән дә танышып китик инде...

– Кызым Резидә – галим, фәннәр кандидаты, дин өлкәсендә гыйльми эш­­ләр белән шөгыльләнә. 5нче сыйныфка кадәр мәктәптә укымады ул. Минем белән концертларда, гастрольләрдә йөрде. Үзем нәрсә белдем, шуны укыттым аңа. 5нче сыйныфка укырга биргәч үк “бишкә” укып китте, шундый ук билге белән тәмамлады да. Өч оныгым бар. Олысы Аммар медицина университетында укый, өч ел рәттән республика күләмендә үткәрелгән “Эрудит года” ярышларында җиңүче. Уртанчысы – Ширин исемле. Анысы бик матур итеп төрле телләрдә җырлый, Мәскәүдә ГИТИСта читтән торып укый. Тавышы никадәр генә көчле булса да, “Күрен, клиплар эшлә” дип тә тинтерәтмим, телевидениегә чыгарга да рөхсәт бирмибез.

– Ни өчен?

– Бик күп яшьләр бер-ике җыр бе­лән телевидениедә күренсә, үзен җырчы дип саный башлый, башларын югары чөяләр. Оныгыма йолдыз чире эләгүен теләмим. Башта укып, белем алсын. Тормышны күрсен, тәҗрибә, зур репертуарлы багаж тупласын. Аннары кайсы юлдан китәсен үзе карар... Өченче оныгым Мурад исемле. Мәктәптә укый.

– Бүгенге көндә сезне нәрсәләр бор­чый?

– Дөньякүләм сугышлар. Гарәп иллә­рен ничек итеп утка тоттылар, әнә... Намазларымда да Аллаһы Тәгаләдән илгә, дөньяга тынычлык, иминлек сорыйм.

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1168
ӨСКӘ