Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлсирин Абдуллина: “Кеше алдында еларга яратмыйм”

19 Май 2017 4777
Татар эстрадасында кабатланмас тавышка ия Гөлсирин Абдуллина күптән түгел редакциябездә кунак булып китте. Җырчы кызның тавышын күпләр чишмә челтерәвенә тиңли.
Белешмә
Туган ягы: Мамадыш районы Урта Кирмән авылы.
Туган көне: 1993 ел, 13 январь.
Мәктәптә укыганда кем булырга хыялланган: башта пешекче, аннан чәчтараш.
Белеме: Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Хәзер Казан дәүләт Мәдәният институтында Венера Ганиева классында, 3 курста укый.
Эш урыны: Р. Ваһапов фонды. Продюсеры – Рифат Фәттахов.

– Гөлсирин, күңел халәтеңә күбрәк халык җырлары якын бугай, әйеме?

– “И, шундый авыр, озын җырлар җырлыйсың”, – диләр. Тиз җыр җиңел саналса да, беренче вакытта миңа аларны башкару бик авыр иде. Халыкны күтәрергә, биеп җырларга кирәк. Ләкин эстрадада кайныйсың икән, бөтен жанрны да белергә тиешсең.

– Син әле бик яшь. Үзең башкарган бөтен җырның мәгънәсенә төшенеп дә бетә алмыйсыңдыр...

– Яшеңә туры килми бит бу җыр, дип әйтүчеләр бар инде. Андыйларга: “Залда утырган тамашачы минем яшьтәгеләр генә түгел бит, өлкән буын да концертка йөри”, – дип җавап бирәм. Дөресен генә әйткәндә, чынлап та, баштарак җырның нәрсә турында икәнен бик аңлап җырламый идем. Соңрак режиссерлар белән эшләргә туры килде. Аларның ярдәме тиде.

– Күптән түгел “Акчарлак”ка бер апа шалтыратып: “Өлкән буын җырчыларына Гөлсириннән үрнәк алырга кирәк. Һәр яктан үрнәк: киенүе дә, сәхнәдә үз-үзен тотышы да” – дип сине мактады...

– Әти-әни биргән тәрбия белән ничек сәхнәгә чыктым – шулай калдым инде. Киемгә килгәндә, шундый гадәтем бар: яңа кием алам икән, аны атна-ун көн, кайвакыт берәр ай узмыйча кия алмыйм. Башта күз белән әкренләп кенә ияләшәм. Өйгә кайткач, шкафны ачып карыйм да ябам. Яңа кием кияргә оялам дип әйтимме соң...

– Күлмәкләрне каян аласыз?

– Тектерәбез. Пиар-менеджербыз Айбикә Фәттахова бу эштә бик ярдәм итә. Бөтенләй элекке заманга кайтып калмас өчен, яшьләрчә дә киендерергә омтыла. Рус һәм чит ил эстрадасын күзәтәбез. Тегеләсе күлмәкләргә алардан нинди дә булса элемент кушып җибәрәбез.
– Быелгы концертыңда туган апаңа багышлап моңсу җыр җырладың...

– Узган ел зур югалту кичердек: әтинең бертуган апасы авырып вафат булды. Туган ягым Мамадышта концерт куйганда да ул җырны башкарырга туры килде. Ике куплетын җырлагач, тамагыма төер утырды. Каршымда гына ничек тә еламаска тырышып әби утыра. Апалар, туганнар күз яшьләрен тыя алмыйча елый. Сәхнәне өч тапкыр әйләнеп чыктым, тамактан төер китмәде. Әни: “Борыныңа кадәр кызарып чыкты”, – диде.

– Урамда таныйлармы сине?

– Бервакыт 74нче автобуска утырдым. Транспортта әбиләр күп иде. Шунда берсе кулымнан тотып алды да: “Бу бит Гөлсирин Абдуллина!” – дип бөтен автобусны яңгыратып кычкырды. Сораулар бирә башлады, мин оялып кына җавап бирәм. Шундый оялчан инде мин, нишләтәсең...

– Серләреңне ышанып сөйли торган дус кызларың бармы?

– Бөтен серне дә сөйләп бетермим. Күбрәк үзем белән йөртәм. Аннан соң, кеше каршында еларга яратмыйм. Иң яхшысы авылга кайткач, табигатькә чыгып бушану. Күңелгә авыр сүзләр дә җыелган була кайчак...
– Быел Р.Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсында Рәнис Габбазов Гран-при иясе булды. Рәнис шулай ук сезнең белән бергә Ваһапов фестивалендә дә эшли. Бу күренешне әшнәлек, конкурслар сатылып ала дип бәяләүчеләр дә булды...

– Рәнисне 2009 елдан бирле беләм, аны бу бүләккә лаек дип уйлыйм. Соңгы елларда Рәниснең иҗаты күзгә күренеп үсте. Җырның тәмен белеп җырлый. Концертлар кую – җырчы өчен зур тәҗрибә.

– Продюсерыгыз Рифат Фәттахов нинди кеше? Концерттан соң тәнкыйть сүзләрен каты әйтәме?

– Бик нык хөрмәт итәм Рифат абыйны. Минусларны әйтә, ләкин ахырдан һәрвакыт мактап куя. Бу бик яхшы сыйфат, минемчә.

– Төркемдәге егетләр: Азат Абитов, Рәнисләр белән сүзгә килгән вакытлар буламы?

– Талашабыз да, дуслашабыз да, елашабыз да. Башта кыенрак иде. Хәзер бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Берничә көн язышмыйча торсак, хәзер сагынып шалтыраталар. Төркемебездә егетләр булу сөендерә. Эшләве рәхәт!

– Укытучың Венера Ганиева да үзеңне ярата бугай. “Бәбкәчем” дип кенә тора...

– Кирәк җирдә усал да була белә ул. Кемгәдер нәрсәдер өйрәтәсе килә икән, барыбер җаен таба. Безне өенә кунакка да дәшеп тора. Беренче тапкыр аларга баргач, андагы матурлыктан авызымны ачып йөрдем хәтта.

                      голсирин венера.jpg



– Гөлсирин, гаиләдә нинди тәрбия алып үстең? Әти-әниең кемнәр?

– Әтием – клуб мөдире, баянда уйный, әнием – хореограф, режиссер. Әти белән әни – беренче укытучыларым. Гаиләдә дүрт бала үстек. Сеңлем Гөлчәчәккә – 23, энем Әдилгә –17, Исламга 12 яшь. Әни бик иртә эшкә чыккан. Шуңа да без күршебездә генә яшәүче әби һәм бабай тәрбиясендә үстек дисәм дә була. Бабай вафат инде.

Бәләкәй чакта олы кешеләр кунакка килә икән, безнең өйдә балалар алар янына чыгып утырырга тиеш түгел иде. “Башка кешеләрнең балалары утыра бит, безгә ярамый”, – дип балавыз сыга башласак, әниләр күзләрен генә тутырып карый иде. Аларның сүзләреннән беркайчан да чыкмадык.

– Ничә яшьтә кияүгә чыгарга хыялланасың?

– 25-26да. Әни 18дә чыккан. Әтием әнине Алабугада укып йөргәндә үзләренә алып кайтып китә. Мин тугач, берничә елдан соң гына әни хореография бүлегендә укуын дәвам итә. Мин Алабугада укыганда, ул режиссура бүлегенә дә укырга керде. Әни белән бергәләп көллияттә белем алып йөргән чаклар да булды әле.

– Чәчләрең бигрәк озын, ничек тәрбиялисең?

– Чәчкә күп акча китә. Кибеткә кергәч тә, иң беренче чәчне тәрбияли торган бәлзәмнәргә күз төшә. Май аенда чәчне яшь кычыткан суы белән чайкыйм.

– Нинди егетләр гайрәтеңне чигерә?

– Мәми авызлар, үз сүзен әйтә алмаган, икейөзле егетләр ачуымны чыгара. Алдаганнарын да яратмыйм.

– Мәктәптә укыганда мәхәббәт тарихлары булдымы?

– Егетләр белән җитәкләшеп әти-әни янында йөргән булмады.

– Хәзерге вакытта сөйгән ярың бармы?

– Йөрәгем буш түгел...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ