Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлсирин Абдуллина: "Безгә Изет Кабул кылдылар"

2 Март 2019 3920
Азат Абитовның Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы күпләргә яңалык булды. Бигрәк тә “Инстаграм” челтәрендә яшьләргә матур теләкләр, котлаулар язып шаулый халык.
Күптән түгел безгә биргән әңгәмәсендә “Никах берәр айдан, туй җәйгә булыр дип уйлыйбыз, Алла боерса”, дигән иде Гөлсирин. Ә менә кичә яшь парның фотосын күреп аптыратып куйдым, астындагы язуын укыгач кына аңлашылды. Ә, никах түгел икән әле, яшьләр Азатның туган ягы Шыгырданда, ул якка хас Изет Кабул кылдыру йоласын үтәгәннәр икән.

Үзенең шәхси битендә Гөлсирин:

“Минем өчен яңа йола, чөнки бездә, Мамадышта, андый йола юк. Бүген безгә Изет Кабул кылдылар. Монда минем өчен шунысы яңалык: егет кызны үзенең төп йортына алып кайткач, туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр. Менә шулай!” – дип язган.

Яшь килен белән кияүне котлап бик күп теләкләр язганнар укучылар. Әмма араларында гаеп табучылар да табылган.

“Нигә моңсу гына утырасың, әллә йолалары ошамадымы? Мин сине матур итеп елмаеп утырырсың дип күз алдына китергән идем, ә син моңаеп, башыңны салып утырасың”, “Нигә матуррак итеп киенмәдең?” дип язганнар Гөлсирингә.

“Бу йолада хатын-кызлар баш күтәреп утырмыйлар. Гөлсирин үзен дөрес тота. “Достойный” килен”, дип яклаган икенчесе. Менә шулай!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 923
ӨСКӘ