Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлназ Закирова: “Җырчылар бүген күп, алар арасында миннән күпкә осталар бар”

20 Май 2019 829
Беренче тапкыр күрешкәндә үзем дә танымадым аны. Буталдым. Бер уртак чарада катнашырга туры килде. Бер читтә басып тора бу. “Исәнмесез! Сез буласызмыни инде ул Илмира Нәгыймова? Бик шатмын күрешүемә”, – дип белдекле кыяфәт чыгарып исәнләшкән булам бит әле”. “Мин дә бик шат. Тик мин Гөлназ”, – дигән иде шулчак көлеп. Тамчы да үпкәләмәде. Мәңге истә калырлык булды.
– Язган җырларыңны ничә сумга сатасың?  

– Сатасың дип... Юк аның төгәл бәясе. Үзләре белеп бирәләр.
Гадәттә, 10 мең сум түлиләр. 2-3 меңе шагыйрьгә түләнә.

– Сиңа җырлау ошыймы, көй язумы?

– Миңа хәзерге вакытта җырлар язу, композитор булу күпкә кулайрак. Шуны да истә тотам: җырчылар бүген күп, алар арасында миннән күпкә осталар бар.

– Моң белән генә җырлаучылар бар. Матурлап, заманага туры китереп, матур утлар, көй бизәлешләреннән файдаланып халыкны җәлеп итүчеләр дә күп. Боларның кайсына өстенлек бирәсең?

– Техник яктан камил итеп җырлау­чыларга өстенлек бирәм. Моңны кайбер кеше аңламый. Көйләп, сузып, күңелне сагышландыра торган җырны “моңлы җыр” дип уйлый. Алай түгел. Башкарылышы әһәмиятле. Сәләт белән бергә осталык, камиллек мөһим.

– Моңлы җырларны булдырып чыга алмаган очракта, тотынмасыннармы?

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 20 нче саныннан укыгыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1403
ӨСКӘ