Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлназ Захарова: “Тасмалар белән чәчәкләр үстерәм”

7 Март 2019 484
Нинди генә кул эшләре белән шөгыль­ләнмиләр хәзер! Тумышы белән Азнакай районы Илбәк авылы кызы, 32 яшьлек Гөлназ Захарова, табигать матурлыгын чагылдырып, тасмалар белән чәчәкләр үстерә. Бүген Казанда яши. Эшләрен сата да, якыннарына бүләк итеп тә бирә.
– Әлеге шөгыль белән күптәннән мавыгасыңмы, Гөлназ?

– 4 сыйныфтан бирле чигү белән мавыгам. Аннан олы кызым белән декрет ялында әзер чигү “набор”ы алып чигеп карадым. Ул бик гади сюжетлы картина иде. Шулай да эшемә озак сокланып йөрдем әле, чөнки каләм белән ясый белмим. Көн саен Казанның “Леонардо” кибетенә кереп, чигү “набор”лары карый, өйрәнә идем. Гомумән, ул кибет минем икенче өемә әйләнде. Кул эшләре чыгымнарсыз булмый бит. Икенче декрет ялында баштанаяк чигүгә чумдым. Илебезнең төрле почмакларыннан яңа дуслар белән таныштым. Бу шөгыль миңа табигатьтәге матурлыкны күрергә өйрәтте. Миңа хәзер кырдагы, бакчадагы, тәрәзә төбендәге һәрбер гөл, чәчәк якын. Чөнки аларның һәр чәчәк, яфрак һәм сабагын, төсләр күчешен озаклап карыйм, өйрәнәм.

– Бер картина чигү өчен күпме вакыт кирәк?

– Күләмле эшләремне айлар буе чигәм. Кайберләренә берничә кич җитә. Тасмалардан картиналар гына түгел, балаларның чәчләренә ободок, топиарий, энә кадау өчен махсус мендәрчекләр ясыйм.

– Эшләреңне сатасыңмы?


* * *

Язманы "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ