Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА: “Акыл 40тан соң керә икән”

22 Июнь 2020 1195
Татарда “кояшның үзе” дип яхшы кешеләргә әйтелә торган сүз бар. Ә мин аны күзне иркәләп үсүче чәчкә белән чагыштырам. Инстаграм битенә кереп чыксаң да, тулы бер гармониягә эләгәсең. Әллә нинди генә тынычлык, илһам, ләззәт бар анда. “ТНВ ПЛАНЕТА”да “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Гөлназ Гыйниятова турында сүзем. Тормышның матурлыгын күрәсегез килсә, әнә шундый кешеләр янында йөрегез!
– Гөлназ апа, “Күңел тынычлыгы телим. Кеше өчен иң мөһим һәм рәхәт әйбер шул. Килешәсезме?” дип язган идегез бер. Килешәм. Ә үзегездә күңел тынычлыгы югалган мизгелләр еш буламы?

– Дөрестән дә, адәм баласы өчен мөһим халәт ул. Кеше тулысынча сәламәт, бар яктан җитеш булырга мөмкин, әмма күңел тынычлыгы булмаса, аларның кадере һәм бәрәкәте булмый. Мин дә тимер түгел, төрле вакытлар була. Якыннарым, әтиәнием авырса, күңел актарыла, кимерелә башлый. Барысы да вакытлыча буласына ышанып, үземне. тынычландырам. Ә ниндидер материаль әйберләргә бәйле булган күңел тынычлыгын югалтмаска күптән өйрәндем. Акыл 40тан соң керә икән…

– Эш урынын алмаштыру теләге туганы булмадымы?


***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2667
15 Июнь 2020 11:42 1616
ӨСКӘ