Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлназ АСАЕВА: “Җитди итеп бер егет белән генә очраштым”

21 Октябрь 2019 939
Соңгы вакытларда җыр­чы Гөлназ Асаеваның “Инста­грам”ын күзәтеп барырга яратам. Мин генә түгел, башкалар да. Ни өченме? Бу сорауга Розалия исемле ханымның фикере белән җавап бирәм: “Язмаларыңның һәрберсендә төпле, дөрес фикер ята. Әби әйтә иде: “Кара әле, шундый яшь кешедә гомер узган адәм акылы”, – дип. Мин шундый яшь кешеләрне сирәк очратам хәзер. Һәр җөмләгездә эчке бөтенлек, төпле акыл, яхшы тәрбия күре­неп тора. Сөбханалла!”
Әйдәгез, бергәләп Гөлназның язмаларына күз салыйк әле.
Һәр кыз баланың кайчан да булса туй күлмәге киеп, матур итеп кияүгә чыгасы киләдер... Бер караганда тал­­пындыра, бер караганда моңсу... Мин дә бу турыда уйланам. Булачак ирем­нең гаиләсе ничек карар? Кабул итәр­ләрме? Миңа калса, кабул итү-итмәүләре кыздан тора. Каенанага, каенатага гел ачык йөз күрсәтеп торсаң, төшкә кадәр йоклап ятмасаң, барлык эшне эшләсәң, бар да яхшы булыр. Нинди генә хәл булмасын, иреңнең әти-әнисенә хөрмәт күрсәтергә кирәк. Шунда гына гаилә бәхетле була дип уйлыйм. Яхшы, акыллы киленнәр булырга насыйп булсын, кызлар!
Әлеге язма астында калдырылган кайбер фикерләр:
Регина: “Син яшь әле. Кияүгә чыкканчы барысы да шулай уйлый. Ләкин чит гаиләгә килеп кергәч, башкача килеп чыга. Кияүгә чыккач, үзең аңларсың”.
Гөлсинә: “Иң мөһиме: иреңне карарга. Вакытында ашат, йоклат, акча сорама, өең чиста булсын, кеше ирләрен мактама. Синнән дә әйбәт хатын булмас”.
Лилия: “Гөлназ, дөрес сүзләр язасың. Миңа да синең кебек килен кирәк. Улым бар. Әллә уйлашабызмы?”


* * *
Нәрсәгәдер өлгермәсәм, тизрәк эшләргә кирәк дип йөри идем. Гел каядыр ашыга, талпына идем. Булган әйберләрем җитми кебек иде. Мине халык белми, берсенә дә кирәкмим, җырларымны тыңла­мыйлар дигән вакытлар еш була иде. Беркөнне уйлана башладым: 20 яшьтә тагын ни кирәк соң? Йөрергә машинам, торырга урыным, ашарга, киенергә акчам бар, әти-әниләрем, туганнарым исән-сау. Шуннан артыграк ни кирәк? Шашынасың, Гөлназ, булганның кадерен бел, дип үземне туктаттым.


* * *
Телевизор карап ятканда бүген бер тапшыруга тукталдым. “Мужское-женское” дип атала бугай. Минем шикелле яшь кызлар бай ир эзләп йөри. Шаккатмалы хәл. Беренчедән, бай ирләрнең хатыннары була бит инде. Икенчедән, бай синең сүзеңне сүз итмәскә мөмкин, өченчедән, ничек килеп кердең – шулай чыгып китүең ихтимал. Ә менә инде икәүләп баесагыз, ул инде бөтенләй икенче төрле. “Бергә тапкан мал кадерлерәк була”, – ди минем әти.

* * *


Бүген мәхәббәт турында сөйләшик. Без бу темага бөтен гаиләбез белән сөйләшәбез. Әти-әниләрдән бер нәрсәне дә яшермәскә тырышам. Берәр егет ошаса, шунда ук аларга сөйләргә керешәм. Үз эчемдә саклый алмыйм. Җитди итеп бары бер егет белән генә очраштым. Аңа булган хисләрне башкаларга карата татыганым юк әле. Миңа ул вакытта 15 яшь иде, ул миннән олырак. Шуңа да карамастан, аның миңа мөнәсәбәте ихлас, ниндидер астыртын уйлары юк иде. Уртак уйлар, хыяллар булса да, аерылышырга туры килде. Бу аерылышу минем өчен бик газаплы булды. Ләкин соңыннан үземне кулга алырга, тәүлегенә 24 сәгать эшләргә кирәген аңладым. Шул халәттә ярыйсы гына җырларым язылды (“Мине онытырга мөмкин түгел”, “Сау бул, җаным”, “Сагышлы сөю” һ.б.). Һәрбер җырны аңа багышладым. Менә инде биш ел узды һәм хәзер дә бу мөнәсәбәтләрнең иң ихлас, чиста, эчкерсез булуын аңлыйм. Ул һәрвакыт алма белән мисал китерә иде. “Менә бөтен алма, менә кемдер тарафыннан тешләнгәне. Һәм әлбәттә, син башкалар кагылмаганны алачаксың. Кызлар мисалында да шулай ук”. Шуңа да саф булыгыз. Шул очракта булачак ирегез сезгә берни дә әйтә алмаячак, кулында гына күтәреп йөриячәк.

* * *

Соңгы арада күп уйлана башладым. Яшь бара, ахрысы. Бу көннәрдә дус егетем белән сөйләшеп утырганда, “Син гаиләң өчен сәхнәне ташлый алыр идеңме?” – дип сорады. Бер-ике ел элек уйлап та тормыйча “юк” дияр идем. Ул вакытта сәхнә беренче урында иде. Хәзер инде дөньяның бар яме гаилә дип уйлыйм. Хатын-кызның бу дөньяда иң зур бурычы: балалар тудыру, аларны үстерү. Балалар акыллы булсын өчен алар гел әти-әни янында булырга тиешләр дип уйлыйм. Үземә килгәндә, мин 4-5 яшькә тиклем дәү әни, дәү әти белән үстем. Әлбәттә, әби-бабай оныкларына "юк” дип әйтә алмый. Биш яшемә кадәр бик иркә идем. Мәктәпкә баргач кына әзрәк акыл керә башлады. Чөнки әнием белән акылсыз булсаң, кирәкне бирә торган иде. Шуңа күрә тапкан балаларыбызны үзебезгә үстерергә язсын.

* * *

Кызлар, кемнең ябыкканы бар? Мин хореография училищесында укыганда (әйе, мин балет бүлегендә укыдым) гел диетада утыра идем. Кечкенәдән күп ашарга ярамый дигән әйбер башта калган. Бергә укыган кызлар күпме генә ашасалар да яп-ябыклар иде. Әй, ачу килә иде. Безнең класста иң югары бәяне өч кыз ала иде, алар арасында мин дә бар. Гел ярышып шөгыльләнә идек. Минем гел беренче буласы килде. Бар җирдә мин генә булырга тиеш идем. Көн-төн тырыштым. Балет бит ул бик авыр һөнәр. Залдан кара тиргә батып чыга идек. Һәм беркөнне “солистка”ны сайлар вакыт җитте. Мине фигура өчен алмадылар. “Балерина булыр өчен сиңа яңадан туарга кирәк, ничек кенә ябык булсаң да, син киң сөякле, авыр”, – дип әйттеләр. Шул сүзләрдән соң күп тә үтми, җәрәхәт алып, балет белән саубуллашырга мәҗбүр булдым. Биергә түгел, йөрергә дә кыен иде. Шул вакыттан “син симез” дип башка сеңдергәннәр ахры, бүгенге көнгә кадәр рәхәтләнеп ашый алмыйм. Чөнки сәхнәдә яшь кызга симереп йөрү килешми. Әни белән без мәңгелек диетада. Ходай шулай яраткан инде, нишләтәсең. Зарланырга хакым юк.

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 8 ноябрь 2018 № 44
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ