Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлназ Асаева “права”ны сатып алганмы?

5 Август 2016 1949
Яшь җырчы Гөлназ Асаева (Рөстәм Асаевның кызы) шушы көннәрдә машина йөртү таныклыгына ия булган.

– Теоретик өлештә бер хата җибәрдем, – ди Гөлназ. –  Әмма өч хата ярый бит, артык борчылмадым.  “Вождение”ны бирү өчен ярты көн чират көттем. Ниһаять, минем фамилия яңгырады. Килеп бастым. “Шестерка” машинасына ымлыйлар. Хафага төштем. Ничек итеп йөреп чыгармын, минәйтәм. Иң курыкканым “эстакада” сынавы иде. Шөкер, аны кайбер егетләрдән дә яхшырак тапшырдым. 

Имтиханга дус кызым белән бардык. Арада мине танучылар да булган. Дус кызым колак чите белән ишетеп алган: “Асаева  әллә кайчан сатып алгандыр инде”, – дип сөйләнгәннәр. 

Юк, барысын да үзем бирдем. Төннәр буе телефондагы “приложения”дә имтихан тапшыра идем. Машинада да шактый шомардым. Тик менә автомәктәпкә йөрергә генә вакыт булмады. Нибары бер дәрескә бардым анда. Укытучылар тиргәде инде. Ярый әле, үзем ныклап әзерләндем. Укырга йөрүчеләрдән дә яхшырак бирдем имтиханны.

Хәзер машина алу турында хыялланам. Дөрес, егетем ап-ак “Мазда” машинасы бүләк иткән иде. Әмма ул шул килеш тора. Бүләк ителгән машинада йөрергә горурлыгым комачаулый. “Фольксваген” маркасы турында хыялланам. Акча да туплап куйдым. 

Әти-әнием (Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова) Уфа читендә йорт сала башлады. Планына карасаң, бик зур ике катлы йорт булачак. Әле стенасын өя башламадылар.

Мин Фәдис әтиемнең туган ягы Борайда кунакта. Көндез йорт эшләрендә булышам да, аннан иртәнгә кадәр рәхәтләнеп күңел ачабыз. 

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ