Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлнара Зиннәтуллина: “Иң көчле дару – ышаныч!”

13 Декабрь 2013 1158
Бер ел чамасы элек мин аларның өйләренә бардым. Ул вакытта Гөлнара апа сызланып урын өстендә ята иде.
Аягына басу түгел, ятып тору да кыен иде аңа. Ләкин шул халәттә дә бер минутка да йөзеннән елмаюы китмәде. Савыгып, аягына басачагына чын күңелдән ышанды. Аллаһының рәхмәтедер инде, бүген Гөлнара апа үзе минем яныма, редакциягә килеп керде. Нәкъ яшь кызларча, тышкы кыяфәтенә карап үз яшен берәү дә бирә алмас аңа, билләһи! Башына үзе бәйләгән чәчәкле матур башлыгын кигән. “Авыруымнан соң бүген беренче тапкыр үкчәле аяк киеме киеп чыгып киттем әле”, – дип тыпырдап та алды. Аның шат йөзен күреп, ихластан сөендем.

– Гөлнара апа, аякка басып кабаттан дөньяга чыга башладыгыз, Аллага шөкер. Чирне җиңәргә нәрсә ярдәм итте?

– Иң көчле дару – ышаныч. Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Иртән торсам да, кич ятсам да телемдә Ул булды. Гел сорадым. Ышаныч белән сорадым. Аннары бөтен авырулар да нервланудан диләр. Җаның тыныч булса, тынычлыгыңны сак­ласалар – яхшы, әз генә тынычсызласалар, бөтен җир сызлана башлый.

– Чирне начар уйдан башлана дип тә әйтәләр әле...

– Мин дә авыруым турында баштарак бик нык уйландым. Ансыз булмый иде. Чөнки ул миңа кинәт килде. Дөресен әйтергә кирәк, бик курыктым. Соңыннан Аллаһы Тәгалә моны миңа сынау итеп җибәргән дип үз хәлем белән килештем. Һәм көрәшкә күтәрелдем.

– Химиотерапия белән Казанда гына дәваландыгыз. Файдасы булды, димәк?

– 11 ай буе “химия” алдым. Түздем. Тәндә авыртулар барлыкка килгәч тә куанып яттым әле, әһә, яхшы солдатикларым уянды, көрәшәләр, дим. Теге начар күзәнәкләр сөягемнең 91 процентын кимереп, ашап бетергән иделәр бит. Аларны юк иттек. Арка сөягем хәзер бик нечкә, сакланып кына йөрергә кирәк инде. Егылырга ярамый.

– Соңгы тикше­ре­нүегезнең нә­ти­җә­ләре әйбәт булган икән...

– Бик борчылган идем, барлык анализларым да яхшы булды, Аллага шөкер. “Алкеран” дигән дару кирәк хәзер. Шуны ничек тә табарга тырышам. Россиядә беркайда да юк. Бер дустымның танышы Италиядән шундый даруны яман шеш белән авыручы бер кешегә алып кайтуы билгеле булды, шуңа заказ бирдем. Минем кебек озак химия алып та анализлары яхшы булган кешеләрнең 50%ы бөтенләй терелә икән, имеш. Мин шул 50%ка керәмдер, элеккеге халәтемә яңадан әйләнеп кайтам кебек тоела.

– Кыш аенда бер сөйләшкәндә, “тизрәк язны көтәм, бакчама барасым килә”, дип өзгәләнгән идегез. Хыялыгыз тормышка ашты бугай. Җәй буе бакчада булгансыз.

– Апрель азагында ук күчеп киткән идек, әле Казандагы фатирыбызга кайтып “кунаклаганга” өч кенә атна. Бөтен яшелчәсен үзем утырттым, чүпләрне дә утадым, кишерен дә сирәкләдем. Әле 70 төп помидор да үстердем. Егылганчы эшләмәдем инде анысы, арысам, кереп ятып тордым. Быел азмы-күпме дигәндәй кайнатмалар, салатлар да ясадым, кыярлар да тозладым. Соңгы арада күп итеп рецептлар туплый башладым, нәрсәләр генә пешереп, кыланып карамыйм инде. Бабаем мультиварка алып бирде (ире Ренатны яратып шулай дип дәшә ул), бигрәк рәхәт нәрсә икән анысы!

– Гөлнара апа, бүген чире булмаган кеше юк дәрәҗәсендә. Көчле авыруны җиңгән кеше буларак, укучыларыбызга нинди киңәш бирер идегез?

– Минем бер яхшы ягым бар: тикше­ренергә, табиблар янына барырга курыкмыйм. Ә күп­ләребез кур­ка. Сызлана башла­гач та табиблар­ның җибәрергә исәп­ләре юк иде әле, үзем онко­логиягә чаптым. “Авыруын яшер­гән үләр, акчасын яшергән бөләр” дигән әйтемне гел кабатлыйм. Ничек тизрәк диаг­ноз куялар, шулай иртәрәк дәвалана башлыйсың. Курыкмаска һәм савыгачагыңа ышанырга кирәк. Бүгенге медицина да алга китте. Ышаныч, позитив уй яхшы энергетика тудыра, иммун системаны ныгыта, нәтиҗәдә организм начар көчләр белән үзе көрәшә башлый. Елап-сыктап ятсаң, бирешәсең.

– Сезнең дә елаган чакларыгыз булгандыр бит?

– Бик авыртынганда, чыдар хәл калмаганда гына. Минем бик тә яшисем килә. Оныкларымны кияүгә биргәнче булса да. Сырхауханәдә минем диагноз белән (“миеломная болезнь”) 17 ел яшәүче бер авыру белән очрашып сөйләштем. Аңа 70 яшь чамасы инде. Димәк, мин дә яшим әле, Алла боерса!

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ