Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА: “Малай кирәкми” дигән сүзем өчен кыйммәт түләдем”

5 Декабрь 2014 1550
Соңгы елларда Гөлнара Тимерҗанованың тормышы яңалыкларга бай булды. Танылган продюсер, клипмейкер Илдар Муллин белән гаилә тормышлары таркалды. 2012 елда җырчы кабат кияүгә чыкты, 39 яшендә икенче тапкыр әни булды. 30 сентябрь көнне кыз бала тапты ул! Моңарчы Гөлнара ханымны җырчы буларак кына белсәм, бу әңгәмәбездә шактый сынаулар күргән хатын-кыз буларак ачылды ул миңа.

– Гөлнара ханым, кызыгыз тугач, 40 көн үтмичә, интервью бирергә ризалашмый тордыгыз...

– Бала туу белән исем куштырырга кирәк иде. Аллага шөкер, 6нчы көнне кызыбызга Айзифа дип исем бирдек. 40 көнгә чаклы беркемгә күрсәтергә ярамый диләр, шуңа интервьюлар бирмәскә тырыштым. Хәтта туганнарга, дусларга кунакка килергә дә рөхсәт итмәдем.

– Яшь бала карау онытылмаганмы?

– Юк, онытылмаган. 15 ел элек улымны тапкач, дөнья мәшәкате белән чабулап йөреп, бала үстерү тәме сизелми дә калган. Хәзер менә шул хатамны төзәтәм, бөтен рәхәтен белеп тәрбия кылам.

– Булышучылар бармы соң?

– Үзем карыйм. Мин бит әнисе – кызымның иң кирәкле кешесе. Әлбәттә, өйдәге якыннарым да булыша.

– Сабыйны кемгә охшаталар?

– Миңа да, әтисенә дә тарткан. Кичә генә улымның сабый вакыттагы фотоларын карап утырдым, абыйсы Иделнең кечкенә чагына да охшаган икән, дидем. Үскән саен, бала мең төрлегә үзгәрә бит әле ул.

– Сеңлесен карашырга Идел дә ярдәм итәме?

– Минем карында чакта ук сеңлесен бик яратты улым. Вакыты булганда карарга да булыша. Аның да эшләре бик күп. Тугызынчы сыйныфта укып йөри, мәш китереп имтиханга әзерләнә.

– Айзифа ниләр белән сөендерә?

– Көлә, тирә-якны күзәтә, инде беренче авазлары чыга башлады, гүелдисе килә. Мин үзем дә ике айдан башымны тотканмын, “сөйләшә” башлаганмын.

– Бала табу йортыннан чыкканда ирегез нинди сюрприз белән шаккатырды?

– Өйдәгеләрнең исән-сау булуы, мине каршы алулары – үзе зур бәхет. Мин андый сюрпризларны бала-чагалыкка саныйм.

– Хатын-кызның яше барган саен, йөк­лелек чоры авыррак уза, ди табиб­лар. Сез бу чорны ничек уздырдыгыз? Күңел төшенкелегенә бирелгән чаклар булдымы?

– Беренче балаларын тапкан хатын-кызларга, бәлки, авырдыр. Мин тугыз ай буе үземне яхшы хис иттем. Бары “күз тияр” дип кенә курыктым. Халык күп кайнашкан урыннарда булырга тырышмадым, чит кешеләр белән аралашмадым. Һәрвакыт позитив рухта идем.

– Аннары, 35 яшьтән соң бала табучы хатын-кызның организмы тагын да яшә­реп китә, дигән сүзләр ишеткәнем бар. Үзегездә мондый үзгәреш сизмисезме?

– Безнең әни бишенче баласын – сеңлебезне 38 яшендә тапкан. Таза, сәламәт бала табу – хатын-кызга бәхет китерә, яшәрүе шулдыр инде аның.

– Көнегез ничек үтә?

– Бала белән көнне дә, төнне дә белгән юк. Ашыйбыз да үсәбез. Сабый йоклаган арада ашарга пешерәм, киемнәрен юам, үтүклим. Гомумән, хатын-кызның эше бетә торган түгел бит. Әле менә әз генә вакыт табылды да, сезнең белән аралашам. Идел бераз үсә төшкәч, “няня”-тәрбияче алган идек. Ул вакытта да баланы кешегә озакка калдырып китмәдем, үземнең үстерәсем килде. Ни генә әйтсәң дә, балага әнисе кирәк.

– Күкрәк сөте имезәсезме?

– Кызымны күкрәк сөтеннән аерасым килми. Улыма да ике ел күкрәк сөте ашаттым.

– "Балам” дип тә әйтә алмадым” (газетабызның 32нче битендә – Н.Х.) дигән үзәк өзгеч җыр башкарасыз. Бәлки, кайберәүләр әлеге җырның тарихын, аның сезнең тормышыгыздан алынып язылганын белми дә торгандыр?..

– Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә генә сынау бирермен, дигән. Ул нәрсә бирсә, шуны кабул итеп ала белергә кирәк. Җиде ел элек, табиб УЗИдан карап, тагын бер улым булачагы турында әйткәч: “Бу малайлар белән нишләрмен инде, мин кыз көткән идем бит”, – дип әйтүемне сизми дә калдым. Шул хәлдән соң бер атна үттеме-юкмы, Аллаһы Тәгалә сынауларны берсе артыннан икенчесен, тагын да көчлерәген яудыра башлады. Улым Идел уйнарга чыгып киткән җиреннән егылып, өч урыннан беләген сындырып, елап өйгә кайтып керде. Сынаулар моның белән генә бетмәде, бер айдан тимерен алдырып кайткач, операцияне дөрес ясамаулары ачыкланды. Баламның кулын яңадан сындырып гипс салдылар. Күп тә үтми, улым белән мәктәптән кайтып барган чакта, шыбырдап кан китте... РКБда 18 көн үлем белән, һәм шул ук вакытта карынымдагы баламның гомерен саклап калу өчен көрәштем. Табибларның: “Бер балаң бар бит. Әйдә, аборт ясыйк”, – дигәнен ишетмәдем, якын да китермәдем. Соңыннан табиб: “Башка болай сузарга ярамый. Без баланы түгел, сезнең үзегезне дә саклап кала алмаячакбыз. Улыгызны ятим калдырырга телисезме?” – дигәч кенә операциягә ризалаштым. Алты айлык улым туып, аның “ы-ы-ы” дип тавыш бирүен ишеткәч, сабыемның яшәренә өмет туды, тагын бер кат “малай кирәкми” дигән сүземне уйламыйча әйтүемә үкендем. Тик соң иде инде... Хастаханәгә хәзрәт чакыртып, Гадел дип исем куштырган көнне җан бирде... Улым биш көн генә яшәп калды.

– ...

– Тән белән йөрәк ярасы бергә кушылды. Бик сызландым... “Өзлегә күрмә” дип каенанам (Илдар Муллинның әнисе – Н.Х.) гел яныма килеп йөрде. Аңа зур рәхмәт! Кызым белән авырга калгач, Аллаһы Тәгаләдән: “Иң мөһиме – балам сәламәт булсын” – дип сорадым. Ходай теләгәнемне бирер алдыннан, башта газабын татытты. Барлык булачак әниләргә дә шуны әйтәсем килә: иң элек баланың сау-сәламәт булуын теләгез.

– Алда көтеп торган тагын бер сынау: ирегез белән аерылышу вакыйгасы...

– Анысы язмыш сынавы. Илдар белән яратышып өйләнештек, мин аның икенче хатыны идем. 12 ел бергә яшәдек... Ничек әйтәләр әле, “бәхетсезлек белән очрашмасаң, яңа бәхет килми”, диләрме?

– Әтисе Иделгә булышамы соң, матди яктан ярдәмен тоясызмы?

– Әлбәттә, бик булыша. Идел башка, өебездән ераграк мәктәпкә күчү сәбәпле, кайтып йөрергә авыр дип, әтисе янында да кунып калгалый.

– Инде сезгә кабат әни булу бәхетен бүләк иткән ир турында да сөйләшеп алыйк...

– Ирем – тормыш гөлем белән автосервиста, машина тәгәрмәче алыштырганда таныштык. Ильер тумышы белән Лаеш ягыннан, бер тапкыр да өйләнмәгән. Улым белән мөнәсәбәтләре яхшы.

– Уртак эшегезне дә башлап җибәрергә өлгергәнсез дип ишеттем?

– Әйе, үзебезнең төзелеш фирмасын булдырдык. Уртак эш ачу идеясе – иремнең тәкъдиме. “Гел җырлап йөри алмассың, яшь вакытта үз эшебезне ачыйк”, – диде. Ризалаштым. Мин – директор вазыйфасында, ул башкаручы директор. Оештыру эшләре аның өстендә, көне-төне чаба, ә мин күбрәк эш бүлмәсендәге кәнәфидә утырам.

– Тамашачы сезне кабат сәхнәдә күрә алачакмы?

– Әлбәттә! Декрет ялында булсам да, шушы көннәрдә генә Яңа ел концертында катнаштым. Алла боерса, 13 декабрьдә “Пирамида”да җырлаячакмын. Барысы да яхшы булса, яз көне “сольный” концертымны оештырырга уйлыйм.

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ