Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлнара Лотфуллина: "Инспекция белән ут өстендә торабыз"

23 Март 2016 1233
Погонлы хатын-кыз нинди ул? Анда хатын-кызга хас сыйфатлар сакланганмы? Хокук саклаучы гүзәл зат өчен беренче урында эшме, гаиләме? Эш тәҗрибәсендә нинди алымнар кулланырга туры килә? Бүгенге кунагыбыз – 15нче “Танкодром” полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Гөлнара Лотфуллина.
– Гөлнара ханым, кыз бала кечкенәдән йә укытучы, йә табиб булырга хыяллана. Нишләп сез бу һөнәрне сайладыгыз?

– Өченче курста мәктәптә практика узган вакытта, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегеннән инспектор килде. Кызыксынуым көчле булгач, барып таныштым. Шул көннән башлап үземә: “Укытучы булмыйм, погонлы булачакмын”, – дип сүз бирдем.

– Гаиләгә дә, эшкә дә вакытны тигез бүлеп буламы?

– Һәр көн иртән 8нче яртыда һәм кичке 7дә “планерка” була. Өйдә ничә сәгать булуымны чамалыйсыздыр. Декретта 1,5 ел гына утырдым. Бик кыен булды. Мин өйдә утыра торган кеше түгел. Бәйрәмнәрне яратмыйм. Әллә ничәшәр көн ял бирәләр бит. Ике көн дә ял итә алмыйм, эшкә чыгам. Коллективны бик яратам. Алар янында миңа тыныч, рәхәт. Өйдә берәр тәмле ризык пешерсәм дә, “Коллегаларым моны ашамый бит”, – дип уйлыйм, аларга дип тә бүлеп куям. Инспекция белән ут өстендә торабыз. Бәйрәмнәрдә исә бигрәк тә тынычлык югала. Гадәти көнне дә кайтып киткәндә: “5 сәгатьтән очрашканчыга кадәр”, – дип саубуллашабыз. Үземне тулысынча эшкә генә багышлыйм. Эшне яратмасаң, монда хезмәт куеп булмый.

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Гөлнара ханымны эчке эшләр бүлегендә эшләүне әти-әнисе ничек кабул иткән? Погонлы кыздан егетләр курыкканмы? Бүгенге көндә яшүсмерләр күбрәк нинди җинаятьләр кыла? Хисаптан төшкән балаларның язмышы белән кызыксынып торалармы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 24 март көнне чыгачак 12нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 999
ӨСКӘ