Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлнара Габидуллина: “Минем өчен фитнес бакчада”

2 Сентябрь 2020 359
– Натураль ризыклар белән тукланырга тырышабыз. Авылга кайткач, итен, сөтен, маен күпләп алып китеп, туңдыргычка тутырып куябыз. Сөтне кайнатып куям, кибет сөтен кулланмыйбыз. Ә яшелчә, җиләк-җимешне бакчада үзем үстерәм, шәхси йортта яшибез.

Яшең җитсә кырыкка, эшең китә шырыкка, дигән әйтемне һәркем беләдер. Кырык яшькә кадәр дарулар белән мавыкмадым, баш авыртса да эчми идем. Ләкин яшь барган саен организм ярдәм сорый башлый икән, аңа да “поддержка” кирәк, диде минем терапевт. Хәзер магний витамины эчә башладым. Бу арада нагрузка да күп, бала мәктәпкә китте, ике эштә эшлим, сәнгать өлкәсендә кайнашам... Стресс та күп инде хәзер, нервланмаган кеше сирәктер. Мондый стресслар саулыкка тәэсир итми калмый. Шуңа күрә организмны “тыңларга” кирәк. Тик зарядка, йөгерү, бассейн, фитнес белән шөгыльләнер өчен һич кенә дә вакытым юк. Руль артына утырмадым әле, җәяү йөргәч, вакытны җиткереп булмый. Минем өчен фитнес бакчада. Җирдә актарынып көч алам, ул миңа рәхәтлек бирә. Атнаның бер көнен бакча өчен багышлыйм.

Салкын тисә, шундук тамакка, борынга бәрә. Сизеп алуга, тозлы су белән тамакны чайкатам. Ярты сәгать саен эшләргә кирәк моны. Даруханәдән хлорофилипт мае алып, аңкауны эшкәртәм, ул да бик булыша.

Барчагызга да сәламәтлек телим, позитив тормышта яшәгез, матур, мәгънәле җырлар тыңлагыз!

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, 
№ 9 сентябрь 2019
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2742
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1830
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ