Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА: “Килен дигәнне яратмыйм”

23 Март 2020 1160
Җырчы белән Казанның бер сәүдә үзәгендә күрештек.
– Ярый чакырдың әле. Алайса кибеттә йөреп керергә дә вакыт юк, – дип башлады сүзен Гөлнара. – Вакыт булуга гаиләм янына ашыгам. Хатын-кыз үз-үзен кайгыртырга тиеш. Җитмәсә, яз җитте бит. Кибеткә чыгып йөрсәң дә энергия җыеп кайтасың. Кибеткә йөрү – хатын-кыз өчен терапия.

– Көнеңнең ничә сәгатен гаиләң белән үткәрәсең?

– Кич белән бергә инде. Гастрольгә өч көнгә дә китә алмыйм, мин – гаилә кешесе. Бер тәүлек торам да, икенче көнгә миңа кайтырга кирәк. Кызым кечкенә, без аның белән бик бәйле. Ярты баш өйне уйлый.

– Гөлнара, син сәхнәдә ничә ел инде?

– 1999 елдан бирле. Өч ел Илсаф төркемендә эшләдем. Аннан үзем җырлый башладым. Өч “сольный” концерт, өч иҗат кичәсе оештырдым. Күп бәйгеләр, хәйрия концертлары... Шулай да, үз җырымны әле дә эзлим, эзләнәм.

– Кайда эшлисең?

– Музыка мәктәбендә эшли башлавыма 20 ел була инде. Казан педагогия көллиятендә укытам. Радиода да эшләп алдым.

– Син Казахстанда тугансың. Анда яшәү нинди хатирәләр калдырды?

– Әти-әнием Мамадыш районыннан, классташлар булганнар. 1977 елда Казахстанга киткәннәр һәм мин туганмын. Үземне белгәннән бирле Татарстанга – әби-бабай янына тартылдым. Далада үскәч, яшеллекне сагына идем. Һәр җәйне өч айга безне, өч баланы, Мамадышка – әби-бабай янына кайтарып куялар иде. Казахстанда бистәдә тордык. Әти-әни заводта эшләде. Әти хорда җырлады, безнең төбәкнең телевидениесеннән аның чыгышын карый идек. Әлфия апа, Илһам абый, Хәмдүнә апаларны плас­тинкадан тыңлап үстек, үзләре дә килә иде. Анда 14 ел яшәп, 1992 елда Казанга күчендек.

– Казахстанда яшәү холкыңа тәэсир иттеме?

– Юктыр, холык балага ата-анадан киләдер. Ләкин мин аннан ашарга пешерергә өйрәнеп кайттым. Әбиләргә җәй кайтабыз, монда помидорның “п” хәрефе дә юк. Шәһәрдә бәлки булгандыр, ләкин авылда әби баклажан кебек яшелчәләрнең ни икәнен дә белмәде. Хәзер Мамадышта да әллә ниләр үстерәләр. Әни: “Казахстан эссе­ләре монда күчте”, – ди. Аннан бишмармак, кыстыбый пешерергә, баклажан икрасы ясарга өйрәнеп кайттык.

– Ирең Тәү­фыйк исемле. Тәүфыйк­лымы?

– Әйе, исеме җи­семенә туры килә. Очрашканда бигрәк тыйнак, сабыр иде. Хәзер бераз үз­гәр­де. Кемнең арба­сына утырасың, шуның җырын җыр­лыйсың, диләр бит. Хатын-кыз ирне ни­чек кирәк, шулай үзгәртә.
– Сезнең бер генә кызмы?

– Әйе, әлегә. Әминә-Йолдыз дип псевдоним куштык сәхнәгә чыкканда.

– Кияүгә соң чыктым дип сөйләгәнсең... Егетләрне күп сайладың мәллә?

– Юк, күп түгел. Усал, җитди идем яшь вакытта. Соң чыктым шул, әйе, 30да. Тәүфыйк белән танышканда 25 яшьтә идем. Өйләнешкәнче бергә яшәдек, мин аны яшермим. Акылым үзем белән иде, эшем бар. Әти-әниләрдән көтеп ятмадык, әле үзләренә булыштык, һаман булышабыз. Өйләнешмичә озак йөрдек, чөнки тору мәсьәләсе төгәл билгеле түгел иде. Мин гомергә шундый төгәл кеше булдым инде. Кияүгә чыгарсың, әмма фатир “снимать” итеп яшәүләре авыр. Үз йортыбызны Тәүфыйк белән абыйсы күтәрде. Аның эшен бетергәнче барыбер бераз фатир “снимать” иттек. Әминәне 35тә таптым. Хәзер үз йортыбыз, бакчабыз бар. Тиздән бакча сезоны башлана минем.

– Бер-бер артлы мактаулы исем бирә башладылар. Синең дә теләгең бармы? Исем артыннан йөрисеңме?

– Эстрадада мин яшь кыз түгел. Тәҗрибә дә, репертуар да бар. Һәр җырчының андый исем аласы килә. Ул көн киләчәгенә ышанам, әмма исем артыннан йөгереп йөрмим.

– Сиңа бәхет өчен ни кирәк?

– Сәламәтлек. Күп хәйрия концертларында йөрибез, “Инстаграм”да “булышыгыз әле”, дип күп язалар. Йөрәккә бәрә. Бу дөньяда акчасыз яшәп булмый, әлбәттә. Ләкин ничектер алтын урталыкны табарга кирәк. Нервланмыйча, сәламәт булып яшәргә. Кырыктан соң шулар турында уйлый башлыйсың икән...

– Син кызу кешедер, Гөлнара?

– Бик! Кайвакыт “булды, ашкынма”, дип үземне туктатам. Миңа бөтенесе берьюлы, тиз һәм төгәл кирәк. Һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Бу дөрес түгелдер, кайвакыт тормышны катлаулы итә ул. Мәсәлән, кич банкет йә концертта чыгыш ясыйсы булса, көндез ял итәргә дә була бит әзрәк. Юк, мин кер юып, ашарга пешереп, өй җыештырып куям. Андый булырга кирәкми. Хәзер бу сыйфатымны бетерергә тырышам, ял итү өчен үз-үзем белән көрәшәм. Үзеңне сакларга кирәк, бигрәк тә хатын-кызга. Чөнки хатын-кыз гаиләдә – кыңгырау. Ул чыңламаса, өйнең яме бетә. Ир кеше авырса бер хәл, ләкин хатын-кыз авырса бөтен нәрсә туктала. Без – гаиләдә иң кирәкле кеше.

– Туган ягыңа кайтып йөрисезме?

– Әйе. Күбрәк әниләр килә. Хәзер “ватсапп” дигән әйбер бар. Көн дә кич скайп аша аралашабыз. Алар безне карап ята, без аларны.

– Син нинди килен? Беренче көннән үк “әни” дип эндәштеңме?

– Мин килен дигәнне яратмыйм. Беренче көнне үк әнигә миңа килен дип әйтмәскә дидем. Каенана дигәнне дә яратмыйм. Шуңа күрә башта ук “кызым”, “әни” дип әйтергә сөйләштек.

– Бүгенге көндә сине иң борчыган сорау? 

– Киләчәк турында уйлыйм һәм борчылам. Балаларны нәрсә көтә, нинди тормыш, җәмгыять... Балам нинди һөнәрне үз итәр, дөрес юл сайлармы дип борчылам. Аның белән бер дулкында буласы, аңлаешлы тормышта яшисе килә.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 4 апрель 2019 № 13
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2271
18 Май 2020 10:04 1836
11 Май 2020 10:05 1667
ӨСКӘ