Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлнар ХӘЛИЛОВА: “Яңа туган баланы үзлектән дәвалау турында уйларга да ярамый!”

26 Ноябрь 2019 424
Гаиләне тулыландырып, әти-әнине, әби-бабайны сөендереп, җир йөзенә сабый туа. Яшь әти-әниләр беренче балаларын караганда еш кына каушап кала. Бала авырып китсә, нишләргә? Табиб килгәнче нинди чара күрергә? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатында Мөслим район поликлиникасының участок педиатры Гөлнар ХӘЛИЛОВА белән әңгәмә кордык.
– Гөлнар Илнуровна, яңа туган бала беренче мәлдә гел елый. Ул нилектән булырга мөмкин?

– Баланың эче авырту белән бәйле бу. Авыртулар гадәттә сабыйга дүрт-биш ай тулганчыга кадәр дәвам итә. Бала аякларын өскә күтәрә, эче кабара, туктаусыз елый. Димәк, сабыйның елавы тамагы ачу белән бәйле түгел. Мондый вакытта бәләкәчнең эченә сәгать теле уңаена массаж ясау файдалы. Шулай да көйсезләнүнең сәбәбен төгәл белү өчен табибка күрсәтергә кирәк. Эч күпкәндә табиб махсус дарулар, дәвалау билгеләячәк.

– Сабыйларның борыны еш тыгыла. Авырлык белән имгән, йоклаганда авыр тын алган балага ничек ярдәм итеп була?

– Үзлектән генә дәвалану турында уйларга да ярамый. Чөнки бу очракта табиб ярдәменнән башка булмый. Ник дигәндә, сабый борын белән генә сулый, авыз белән сулауга күчә алмый. Көч-хәл белән сулыш алган баланы вакытында һәм дөрес итеп дәваламасаң, ахыры куркыныч тәмамланырга да мөмкин. Балада колак ялкынсынуы, бронхит кебек авырулар башлана. Нинди дарулар кулланырга кирәклеген бары табиб кына билгели.

– Составында ментол яисә эвкалипт мае булган даруларны куллана торырга ярыймы?

– Әти-әниләргә киңәш итеп шуны әйтә­сем килә: балаларны дәвалаганда ментоллы препаратлар куллана күрмәгез. Мондый препаратлар сулышны бөтенләй туктатырга мөмкин. Сабыйны гәүдәсенең өске ягы биегрәк булган урынга салыгыз. Бу очракта матрас астына мендәр тыгарга да була. Бала яткан бүлмә җылы булсын, ләкин артык кызу булмасын. Чамадан тыш эсселек зыянга гына.

– Нәниләрнең тән температурасы күтә­релү гадәти күренешме?

– Әйе. Чөнки сабыйлар бу халәтне өлкәннәр кебек авыр кичерми. Ләкин алты айга кадәр баланың тәне кызыша башласа, табиб чакыру кирәк. Төн уртасымы ул, көндезме – әти-әниләр табиб чакырудан читенсенергә тиеш түгел. Тән температурасы югары булганда, балага күп итеп су эчертергә кирәк. Бала яткан бүлмәдә артык кызу булмасын, кигән киеме дә иркен булырга тиеш.

– Температура күтәрелсә, аны төшерү өчен балага дару бирергә кирәкме?

– Тән температурасы 38 градуска җиткәч, парацетамоллы препаратлар кулланырга киңәш ителә. Ләкин дозаны төгәл сакларга онытмагыз. Аяк табанына компресс кую да ярдәмгә киләчәк. Балада алты айдан соң бизгәк тотулар да күзәтелергә мөмкин. Куркып, югалып калмагыз. Температура өч көннән үзеннән-үзе бетә.

***

Әңгәмә "Ашыгыч ярдәм"газетасының архив саннарыннан алынды№ 7 июль 2018
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1430
ӨСКӘ