Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Футбол – дин була аламы?

15 Октябрь 2015 2169
Күңелемдә Рамил хәзрәт Юныска бик күп сораулар җыелды. Бүген шуларга җавап алырга тырышып карыйм әле.
“ҖАНЫМНЫ ШАЙТАНГА САТТЫМ”

– Рамил хәзрәт, җанны шайтанга сату – нәрсә ул?

– Ике ай элек яныма бер кеше килде. Мин аңа 11 ел элек никах укыган булганмын икән. “Фәкыйрь идем. Тормыш авыр. Байлык сорап җанымны шайтанга саттым. Шуннан соң баеп киттем. Соңгы алты елда оныкларымны да акчага күмдем”, – диде әлеге кеше.

– Ничек саткан соң ул?

– Бар аның юлы. Кешеләр дә шуны кабатламасын дип бу хакта әйтмим. Кыскасы, “Җанымны шайтанга саттым, хәзер инде миңа нишләргә?” – ди. “Ризык шайтаннан түгел, Аллаһтан, – дидем. –Аллаһы Тәгалә: “Бөтен гөнаһларыгызны кичерәм, Миннән өмет өзмәгез”, – диде. “Акчаң күп икән, хаҗ кылып кайт”, – дидем моңа. Барып кайтты: “Күтәреп булмый торган йөк бардыр дип уйлаган идем, Аллаһның дине бик җиңел, шундый зур авырлыкны да җиңеллек белән генә чишеп була икән”, – диде.

– Танылган инглиз язучысы Оскар Уайльдның “Дориан Грей портреты” исемле әсәрендә Дориан җанын шайтанга сата һәм яшь булып кала. Музыкант Паганини исә төшендә җанын шайтанга сата һәм уянгач “Иблис музыкасы” исемле көй яза. Боларны ничек аңларга?

– Җанны шайтанга сату – уйлап чыгарылган сүз. Синеке булмаган әйберне сату мөмкин түгел. Кояшны сатып кара әле син! Яки Айны?! Җан да нәкъ шундый ук. Җан безнеке түгел. Җанны шайтанга сату – ул фәкать шайтанга табына башлау яки иблисне өстенрәк күрәм, дигән мәгънәгә ия. Бу – гадәти ширек. Син шайтан коткысына бирелгәнсең, димәк.

ДИН ҺӘМ ЛЕНИН

– Ни өчен 1918 елда СССРда дин дәүләттән читләштерелә?

– Коммунистик идеологияне кору ниятеннән. Әлеге идеологиягә диннәр конкурент була. Ленин Веревкин тәрҗемәсендәге Коръән белән танышкан дигән риваять бар. Ул ничек итеп мең еллар буена Ислам дине идеологиясенең яшәп килүе белән кызыксына һәм Ислам диненең өч ноктада торуын аңлый: Аллаһы Тәгалә, Аллаһы Тәгаләгә инанган мөэминнәр, мөэминнәр Аллаһы Тәгаләгә итагать кылсын, сыенсын өчен бер дошман – иблис. Иблис мөэминнәрнең дә, Аллаһның да дош­маны. Шушы өч нокта аркасында бу илаһи идеология яшәп килә. Ленин Аллаһы Тәгалә урынына үзен куйган, аңа халык, большивиклар табынган. Уртак дошман – буржуазия, капиталистлар. Шушы идеология чәчәк атты. Әмма Аллаһы Тәгаләгә инанмау сәбәпле, бу идеология ишелеп тә төште.

Кеше – гыйбадәт кыла торган зат. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмаса, ул шайтанга табына башлый. Шайтанга табыну – ул инде гөнаһлы эшләр эшләү: зина, хәмер, һ.б. дигән сүз.

– Ленинны ни өчен җир һаман да үзенә алмый?

– Бөтен әйбер Аллаһы Тәгалә әмере белән эшләнә, шул ук җир дә Аллаһка буйсынган. Аллаһы Тәгалә җиргә: “Әнбия, хафиз, шәһитләрнең тәннәрен ашама!” – дип әмер кылган. Һәм җир ашамый, алар ничек күмелгән булса, шулай яталар. Аллаһ җиргә Ленинның тәнен алмаска әмер кылган һәм аны җир алмый. Беркем дә Аллаһы Тәгаләнең әмерен боза алмый. Икенчедән, җирнең теләмәве дә бар. Бу бик зур газап.

Биш җирдә ашыгырга кирәк: кунак килгәч ашарга чыгарырга, кыз өлгергәч кияүгә бирергә, бурычка алгач түләргә, гөнаһ кылгач тәүбә итәргә, мәетне тизрәк күмәргә.

– Мәңгелек тәмугка кемнәр керәчәк?

– Җәһәннәмнең җиде каты бар. Һәр капкага кемнәр керә –аларның исемнәре язылган. Беренче каты Аллаһка табынган, әмма гөнаһ кылган мөэминнәр өчен. Калган алты каты – мәңгелек. Урамда беркемгә дә төртеп әйтә алмыйбыз, шәт аның күңелендә иман бардыр. Кешенең күңелен Аллаһы Тәгалә генә белә, без белмибез.

КӨЙМӘЛӘРНЕҢ БАТУЫ – АЛЛАҺЫ ӘМЕРЕ

– “Титаник” корабы нинди гөнаһлары өчен батты икән?

– Олуг имамнарның берсе Газали әйтә: “Кешеләрнең газаплары нинди сәбәп белән булды дип тикшерү тыелган”, – ди. Аллаһы Тәгаләнең хикмәтен беркайчан белә алмаячакбыз.

“Титаник”ка кадәр үзеңнән сорарга кирәк: “Бүгенге авырлыгым ни өчен?” Хәтта шушы сорауга да җавап бирә алмыйсың: синең ул кичәге гөнаһың өченме яки 17 ел элек өченме? Һәр гөнаһка Аллаһы Тәгалә вакыт куя, без аны белмибез. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әллә сез бозыклык кылган кешеләрне күрмим дип уйлыйсызмы?” – ди. Һәрберсенә вакыт бирелгән. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә купшылыкны һәм чиктән чыгуны яратмый. “Титаник” батмый торган кораб” дип шапырындылар һәм үзләрен Аллаһ дәрәҗәсенә куйдылар. Аллаһы Тәгалә гыйбрәт буларак бу дөньяның хуҗасы икәнлеген күрсәтте. Аллаһы Тәгалә көймәләрнең батуы хакында “Йәсин” сүрәсендә әйтә: “Көймәләрнең бату-батмавы минем әмерем”, – ди.

– Ни өчен НЛОлар океаннан күтәрелә? Бермуд өчпочмагында кешеләр җибәргән сигналга океан төбеннән хәбәр килә?

– Кайбер риваятьләрдә: “Иблис­нең гаскәре диңгез астында яши”, – диелә. Җеннәр бит тәннән яралмаган, алар теләсә кайсы җирдә яши ала. Әл-Әшкарның “Җеннәр галәме” дигән китабында бу риваять китерелә.

– Бермуд өчпочмагында пароходлар, самолетлар ник югала икән?

– Белмибез, барып тикшереп булмый. Галимнәр карыйлар, бернәрсә таба алмыйлар. Адәм баласының аңы, тикшерүе җитешмәгән урыннар күп. Үзебезнең организмны да тулысынча белеп бетергәнебез юк бит әле. Океан – адәм балалары өчен бөтенләй ачылмаган бер дөнья.

ФУТБОЛ – ДИН БУЛА АЛАМЫ?

– Бразилиядә футбол диннән өстен­рәк тора. Футбол үзенә күрә бер дингә әйләнгән. Моны ничек туктатырга?

– Нәрсәгә туктатырга соң аны?

– Футбол дингә әйләнгән бит.

– Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә аяте бар: “Сезнең үз динегез, безнең үз динебез”. Аларның җаны шуны ярата икән, алар шул динне дәвам итәчәк. Безгә Аллаһы Тәгалә фәкать үзебезнең динебезне генә мактап күрсәтергә рөхсәт бирә, ә кемнедер тыю...

– Футбол дин түгел бит инде ул.

– Дин. Коммунистлар партиясе дә дин булды. Дин – гарәп сүзе, “тормыш юлы” дип тәрҗемә ителә.

– Нәрсә соң ул дин?

– Берәр затны, әйберне яратып яки аннан куркып, шуңа булган мөнәсәбәт белән тормышыңны корасың икән, бу синең динеңә әйләнә. Футболны яраталар, шуның белән яшиләр икән, бу аларның дине була. Футбол – аларның Алласы.

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ