Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әфият Шакирова: “Кешене гафу итәм дә, араны өзәм”

14 Январь 2021 996
Мини-әңгәмә
– Яшегезне ничек кабул итəсез? Паспорт яше белəн күңел халəте бəргəлəшкəн чаклар буламы?

– Кайбер кеше яшьтəн картаеп яши. Күңеле картайган була. Артистка ул хас нəрсə түгел. Без гади кешедəн нəрсə белəн аерылабыз: күңел халəтебез белəн җирдəн бераз күтəрелебрəк яшибез, дөньяга алсу күзлек аша карыйбыз. Бəлки шуның белəн бəхетледер дə без. Хəзерге яшьлəрне, сезнең чорны мин бик жəллим. Безнең вакытта ниндидер ышаныч, өмет бар иде. Сезгə авыр. Үзгəрешлəр, эш мəсьəлəсе, ипотека...

– Димəк, сезгə бүгенге яшегездə рəхəт?

– Бик рəхəт! Үз яшемне яратып кабул итəм. Беренчедəн, күп нəрсəне аңлап яшим. Күп нəрсəгə тыныч карыйм, гафу итəм. Яшь чакта гына бит ул гафу итмəм кебек яшисең. Хəзер инде “була торган хəл, бар да уза” дип карыйсың. Гафу итəм
дигəн сүз – мин ул кеше белəн алга таба да аралашуны дəвам итəм дигəн сүз түгел. Гафу итəм дə, араны өзəм.

– Картлыгыгызны ничек күз алдына китерəсез?

– Намазга басу кирəк. Лəкин үземне ак яулыклы əби итеп күз алдына китермим. Мин күңелем белəн яшь кеше. Яшьлəр белəн күбрəк аралашам.

– Театрдагы яшьлəргə киңəшлəр бирəсезме?

– Элегрəк бирə идем. Лəкин ул аларга кирəк түгеллеген күргəч, туктадым. Тормыш миннəн дə яхшырак өйрəтəчəк. Олыларның яшьлəргə киңəш бирүе – бары аларны без кичергəн ялгышлардан, көенечле үкенечлəрдəн саклап калу телəге генə
бит. Ə менə без үскəндə безнең телəкне сораган кеше булмады, олылар килə дə киңəшен биреп китə иде. Телəсəк-телəмəсəк тə без тыңлый идек. Хəзерге яшьлəргə киңəш бирə башласаң, аларга бу кирəк түгеллеген күрсəтə белəлəр.

Машинада күптəн йөрисезме?

– Юк. Мəҗбүри утырдым. Атабайда (Лаеш районы) Рəниф салган йорт бар. Аны калдырып булмый, карап торырга кирəк.

– Бакчада яшелчəлəр дə үстерəсезме?

– Җир эшен яратмыйм мин. Ə менə чəчəклəр утыртам, матурлыкны яратам чөнки.

– Сез тыныч кешеме?

– Бик тыныч. Мине чыгырдан чыгару өчен бик нык тырышырга кирəк. Лəкин бер чыкса... бетте. Əмма андый хəл бик сирəк була иде. 30 елга бер-ике булды микəн...

– Раушания Юкачаева һəм Люция Хəмитова белəн сез якын дуслар дип белəм...

– Алар минем вакыт белəн сыналган дусларым. Бер-беребезне аңлыйбыз, гафу итə алабыз. Авыр вакытта да иң зур ярдəм алардан һəм кызымнан була.

– Күңелдə сакланган беренче мəхəббəт тарихы бармы?

– Беренче мəхəббəтем бик бəхетсез тəмамланды. Армиядəн кайтуын көтеп торган егетем анда башка кызга өйлəнеп калды. Миңа ул вакытта 21 яшь иде.

– Үткəндə үкенечлəр калдымы?

– Үзем белəн генə кала торганнары бар. Кешегə сөйлəрлек түгел алар. Мəсəлəн, əни белəн бəйлелəре...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 10 январь 2020 № 1
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ