Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фирдүс Тямаев: “Тырыштык, коткара гына алмадык”

13 Март 2019 3219
Иртәгә нәрсә буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Матур гына башланган көн дә кайгылы тәмамланырга мөмкин. Җырчы Фирдүс Тямаевның да гаиләсенә авыр кайгы килгән. Әтисенең абыйсы Марат Тямаев вафат булган. Бу турыда җырчы үзенең “Инстаграм” битендә хәбәр иткән.
"Хуш абый! Бәхил бул! Әтинең иң яраткан абыйсы идең, шуңа сине күргәч Әтиемне күргән кебек хис итә идем! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Тямаев нәселе авыр кайгы кичерә. Хәлдән килгәнчә тырышып карадык – коткара гына алмадык... Рәнҗемә миңа абый, зинһар. Син мәңге безнең йөрәктә!

Ач күзеңне, китмә калдырып,
Газиз йөрәкләрне талдырып.
Ач күзеңне, китмә, ташлама,
Җан сыкравы булып яшь тама...

Бу җыр алдыннан гел син әйткән сүзләрне сөйлим. Тамашачы елый, мин елыйм... Эх, гармун уйнап та өлгермәдек... Сау бул абый!” – дип язган җырчы.
Фирдүс Тямаевның һәм аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ