Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фирүзә ПАРИЖ: “Баламны елатып алып чыгып киттем”

19 Май 2020 988
Уфада яшәп иҗат итүче Фирүзә Париж 20 ел театрда эшләгәннән соң, эшеннән китеп, тулаем җыр сән­гатенә чума. Аның “Хисләр”, “Ярый әле”, “Күзләребез күз­ләр­дә” кебек җырлары радио-телевидениедән еш яңгырый. Җырчының исеме дә зур кызыксыну уята бит – Фирүзә Париж!
– Өч яшемнән сәхнәдә мин, – дип башлады сүзен Фирүзә. – Әнием “курчак бүләк итәм”, дип сәхнәгә алып менгән иде, шунда торып калдым инде... – Беренче җырым “Ай, былбылым” булды. Зур залда әллә аптыраштан, әллә куркудан җырымны шулкадәр кычкырып җырладым, бар халык көчле итеп кул чапты.

– Ни өчен башта ук җырчы һөнәрен сайламадыгыз?

– Әти-әнием артист һө­нәрен сайлавыма риза булма­ды һәм мин Сибай институтына башлангыч класс укытучысы булырга документларымны тапшырдым. Шул чакта театрга студентлар җыю турында ишеттем һәм беркемгә дә әйтмичә, имтиханга бардым. “Документларым юк, зинһар, карагыз инде мине”, дип үтендем. Нәрсә беләм, шуны җырлап, сөйләп күрсәттем һәм мине Уфа сәнгать институтының актерлар факультетына алдылар.

– Ә әти-әниегез?

– Алар “перед фактом” калгач, риза булды инде... Укуны тәмамлагач, 20 ел актриса булып эшләдем. Шуның 17 елы – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрында. Төп рольләрем күп булды, коллективым белән әле дә тыгыз аралашабыз. Тик мине җыр, эстрада дөньясы үзенә тарта килде һәм мин беркөнне гариза язып, эштән киттем. Үз юлымны сайладым.

– Тавыш көрлегенә карасаң, сез бик көчле кеше бугай?

– Холкым шундый, бер урында мүклә­нергә яратмыйм, һәрвакыт үсеш кирәк миңа. Ә җырлы күңел җырларга теләде. Хәзер инде өч ел үз-үземә юл ярам. Әлбәттә, җиңелдән түгел, чөнки эстрада – зур конкуренция, анда зур тырышлык белән бергә финанс та кирәк. Башкорт эстрадасы бүген аксый, яшьләр бөтенләй юк диярлек.

– Исемегез кызыклы. Ни өчен Фирүзә Париж?

– Чын исемем – Фирүзә Аллаярова. Әмма сәхнәдә мин – Париж. Париж – дәү әтиемнең исеме. Барысы да хәйран кала аңа, әмма бу чыннан да исем. Бабаема мондый исемне юкка гына бирмәгәннәр, чөнки рус-француз сугышы вакытында Париж шәһәренә кадәр барып җитүче башкортлар арасында безнең нәселдән дә булганнар. Шул хөрмәткә картәтигә Париж исеме кушылган. Дөрес, башта сәхнәгә мондый исем белән чыгу сәер тоелды, барысы да гаҗәпләнде.

– Әти-әниегез Чаллыда гомер итә икән. Үзегез дә Казанга күчәргә теләмисезме?

– Әтием Мирхәт колхозда, әнием Флюра клуб директоры булып эшләде. Бүген алар Татарстанда яши. Гомер буе авылда тир түккән кешеләргә кала дөньясы җиңелдән булмады. Әмма хәзер авылда да бер пенсиягә яшәп булмый. Үземнең Казанга күченү теләге юк. Матур кала, тик анда кунак булып кайтырга гына яратам.

– Гаиләдә 4 бала үскән­сез. Сез – иң олысы. Авыр идеме апа булуы?

– Бөтен зур эшләрдә мине катнаштырдылар, шуңа да бик иртә карар кылып яшәргә өйрәндем. 18 яшемдә кияүгә чыктым. Студентлар булып гаилә кордык, кызыбыз Нәркәс туды. Мин туганнарыма, әти-әниемә бик рәхмәтле. Укуымнан академик ял бирмәделәр, шуңа да баламны әти-әнием карады. 40 көнлек баланы калдырып, Уфага киттек. Ирем медицина университетында укый иде. Кызымны сеңлем карашты. Баламны сагынып кайта идем, әмма ул миңа түгел, сеңлем Илүзәгә омтыла, мин елыйм. Йә булмаса, әни белән йоклый. Минем белән бары уйный гына. Шуларга ут йотып, укып бетердем, диплом алып эшкә тотындым. Декрет турында уйлау кая ул?! Бары сәхнә! Аннан кызым үсә төште. Ул мәктәп яшенә җиткәч, әти-әни “укырга монда калсын”, диде. Мин исә баланы елатып, машинага көчкә кертеп утырттым да Уфага киттем. Чөнки бер калса, калыр иде авылда. Хәзер миңа кызым “ярый калдырмадың, әни”, дип рәхмәт әйтә.

– Тагын балаларыгыз бармы?

– Тагын бер канатым – улым Кинья, аңа 14 яшь тулды. Футбол белән шө­гыль­ләнә. Музыкага омтыла, минем тән­кыйтьчем. Беренче ирем белән аз яшәп калдык, аның тормыш юлы аяныч­лы тәмамланды. Бу хакта сөйләргә яратмыйм. Һәркемнең үз язмышы, Ходай һәр­беребезне ярлыкасын.

– Икенче тапкыр гаилә кору куркытмадымы?

– Ул чакта яшь идем, 25 яшь кенә. Ирем биюче иде, сәнгать кешесе. Кызымны җәберләмәде, карашты. Мин аңа рәхмәтле, яшь килеш шундый адымга барганы өчен. “Үзем кеше баласын карый алыр идем микән?” – дип хәзер генә уйлыйм. Ә яшь чакта бит бары максимализм, шулай тиеш дип көтәсең, аннан таләп итәсең. Тик алай гына булмый шул! Иң зур көрәш ул – үз-үзең белән көрәш, үзеңне тәрбияләү.

– Өч сүз белән үзегезгә характеристика бирегез әле.

– Мин үҗәт, кешеләргә артык ышанам, алдаганны яратмыйм, үзем дә алдый белмим.

– Нәрсәдән куркасыз?

– Элек бернәрсәдән курыкмый идем, хәзер балалар өчен куркам. Үземне бик саклыйсым килә, балаларга әни кирәк бит.

– Чынга ашмый калган хыялыгыз?

– Барлык хыялларымны тормышка ашырырга тырышам. Үз өемдә яшисем килә иде, булды. Хәзер хыялда – мунча. Фатирда яшәргә яратмыйм, миңа җир эше ошый, анда түтәл булса, яшелчә, җиләк-җимеш үссә, менә шул минем хыял. Соңрак тавык тотарга теләк бар.

– Татарстанда еш ишетеләсез быел...

– Әйе, быел анда үз көчемне сынап карадым. Мине бик җылы кабул иттеләр. Татарстан эстрада буенча бик алга киткән, нинди генә тавышлар, җырчылар юк. Йолдыз булу теләге һәр артистта бар, әмма мин хыял белән яшәмим. Беләм – бүген күп акча салмыйча, үз тавышың белән югарыга менә алмыйсың. Бу финанслар әле безнең төшкә дә кермәгән. Кемне тыңларга икәнен тамашачы үзе сайлый. Минем дә бүген үз тамашачым бар. Йокыдан торгач һәм ятар алдыннан бисмилла әйтеп, теләк телим. Шушы сүз белән бар эшемне башлыйм, бу көчле сүз.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 май 2019 № 21
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1977
11 Май 2020 10:05 1771
1 Июнь 2020 10:15 1143
ӨСКӘ