Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фетнә адымын тизләткәндә...

8 Сентябрь 2016 1103
Быелгы Рамазан ае төгәл­ләнгәндә, Мәдинә шәһәренең изге Пәйгамбәр мәчете янындагы канлы террор акты күпләрне шаккатырды. Кайда-кайда, ә менә иминлек бөркелеп торган ул урында андый шартлау булырга тиеш түгел иде кебек...
Әмма мин гаҗәпләнмәдем. Бу хакта инде мин матбугатта ун елдан артык язам. Менә, 2011 елда язганмын: “...әле Согуд корольлегенең сәяси давылның нәкъ үзәгендә каласы, фетнәнең иң кызган урыны булып таныласы бар...” – дигәнмен.

Шуңа күрә Пәйгамбәр мәчете янындагы шартлау мине әрнетте, әмма гаҗәпләндермәде. Мин кешелек дөньясының иң авыр һәм фетнәле-сугышлы чорга килеп керәчәген фаразлап язган ул елларда чәчәк атып утырган Сирия шәһәрләре бүген җимерекләр астында көчкә тын ала. Мәсьәләнең тагын да аянычрак ягы бар: Сирия мәйданы икътисади, дини, милли, халыкара мәнфәгатьләр кисешкән куркыныч ноктага әверелеп бара, биредә дистәләгән илнең көчләре сөңге ыргыта, кылычлар үзара чәкәләшеп, бөтендөнья конфликтына әверелү стадиясе якынлаша.

Иң күңелсез һәм караңгы фаразны 2015 ел Раштуасын бәйрәм итәр алдыннан Рим Папасы Франциск бирде: дөньяның хәзерге хаотик халәте ахырзаман башын белдерә диде. Папа фикеренчә, 2016 ел ахырына дөнья танымаслык булып үзгәрәчәк. Үзем Папа төшенкелеге белән тулысынча ук килешмим, якын киләчәккә оптимистларчарак карыйм, әмма католиклар башлыгының сүзләрендә хакыйкать орлыгы да бар дип саныйм.

Күптән түгел генә Мюнхендагы кур­кынычсызлык конференциясендә салкын сугыш башлануы турында игълан иткән Россия премьеры Медведев көнбатыштагы оппонентларның берсе тарафыннан Россиягә каршы сугышның кайнары да башлану мөмкин дигән кисәтү алды. Медведев исә үз чиратында Сирия казанына яңа хәрби көчләр килеп тыгылу уңаеннан: “Барлык яклар да, Бөтендөнья сугышы башланганчы, сөйләшүләр өстәле артына утырырга тиеш”, – дип белдерде. АКШның Оборона министрлыгы разведка идарәсенең элеккеге җитәкчесе Майкл Флинн күптән түгел генә Мәскәүгә килгәч: “Без зур сугышка таба хәрәкәт итәбез”, – дип сөйләде. Мондый белдерүләр НАТО генераллары, көнбатыш сәясәтчеләре, Россия җитәкчеләре авызыннан еш яңгырый хәзер.

Бүгенге Россиянең Көнбатыш һәм ислам дөньясы белән конфликтын, аның ничек төгәлләнәсен Ахырзаман пәйгамбәре (салаллаһу галәйһиссаләм) үзенең мәшһүр хәдисләренең берсендә әйтеп калдыра: көнбатышлыларның һәм мөселманнарның коалициясе уртак бер дошманга каршы сугышачак һәм җиңәчәк дип белдерә.

Бу дошманның көнчыгыштагы бер дәүләт икәне генә мәгълүм. Бу йә Россия, йә Кытай, йә Һиндстан була ала. Әлеге вәзгыятьтә Кытай белән Һиндстан үзләрен тыныч тота, ә безнекеләр, киресенчә, сугышка әзерләнә.

Бу коалиция формалашты инде: гаскәрләр сугыш сызыгына тезелде. Соңгы көннәрдә генә төрек гаскәрләренең Сириягә үтеп керүе, Россия ягының моңа ризасызлык белдерүе конфликтның төенләнү этабында булуын күрсәтә. Бер нәрсәгә игътибар итик: Көнбатыш сәясәтчеләре Пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйһиссаләм) бу хәдисен бик яхшы белә һәм җиңәчәкләренә нык ышаныч белән сабыр гына гаскәр туплыйлар, сугышның сценарийларын компьютерда модельләштереп сынап карыйлар. Максатлары – зур югалтуларсыз гына җиңүгә ирешү.

Глобаль конфликтның икенче этабы Көнбатыш көчләре белән мөселман гаскәрләре арасында булачак. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссаләм) бу турыда: “Рум нәселе Амак белән Дәбикка үтеп кермичә, Ахырзаман җитмәячәк”, – ди. Европалылар бу сугыш алдыннан мөселманарга ультиматум куячак: көнбатыштан Сириягә күчеп киткән европалыларны кайтарып бирүне таләп итәчәк, әмма җавап тискәре булачак.

Инде хәзер карагыз: европа­лыларның исламны кабул итеп, күпләп Сириягә күчүләре тарихта бар идеме? Юк, бу – бүгенге көн гамәле. Бүген күптөрле көчләрнең Сириядәге Амак белән Дәбик тирәсендә тупланырга омтылулары да хәдистә игълан ителгән көннең якынлашуын сөйли. Ихтимал, сугышның бу этабы алдыннан яисә аз гына соңрак ниндидер технологик катастрофа нәтиҗәсендә гаскәрләр хәзерге техник куәтләрен югалтыр һәм сугыш уклар һәм җәяләр кулланып дәвам итәр. Табигый катастрофалар саны үсү, магнит кырының алмашыну процессында булуы хәзерге инновацион җәмгыятнең бик тиз генә җәяүле һәм атлыга калуы ихтимал булуын сөйли. Бүген көнбатышның һәм Росиянең күп галимнәре магнит полюслары алышыну нәтиҗәсендә кояш көнбатыштан чыгачак дип ахырзаман турындагы тагын бер хәдисне куәтлиләр. Әлегә исә без террор һәм кан коюларның масштаблы үсешен күзәтәчәкбез. Мөселманарның бер-берсен үтерүләре гадәти хәлгә әйләнәчәк. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссаләм) бу хакта хәреҗ, ягъни үтерүләр тараласын хәбәр итеп: “Бу – мөшрикләр белән сугышу булмас. Сез бер-берегезне үтерәчәксез”, – дип әйтеп калдыра.

Нурлы Мәдинәдәге шартлау шуңа күрә зур гаҗәпләнү тудыр­мый: фетнә кермәгән бер мөселман өе калмаячак. Тик бу шомлы елларның ахыры, ин шәә Алла, яхшы төгәлләнәчәк. Бөтен дөньяда тынычлык һәм муллык урнаштырган Алтын гасыр җитәчәк. Тик моңа кадәр зур сынаулар үтәсе бар әле...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2533
3 Февраль 2020 13:02 1834
ӨСКӘ