Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фермер район башлыгы

28 Апрель 2016 1544
Унике ел буе районны җитәкләгән Таһир Хөрмәтуллин бүген тракторны иярләгән.
Элек район башлыгы булган кешеләрнең язмышы белән күбебез кызыксына. Вазыйфаларыннан киткәннән соң алар кем булып эшли? Күбесе киткәннән соң да китә алмыйча тилмерә. Үзләре генә тилмерсәләр ярар иде, шул район халкын да, яңа килгән җитәкчене дә тилмертәләр. Кайсы нефть сата, кайсы торак-коммуналь хуҗалык тирәсендә маташа...

2002 – 2012 елларда Тукай һәм Менделеевск районнарында җитәкче булып эшләгән Таһир Хөрмәтуллин исә гаилә фермасы төзергә алынган бердәнбер район башлыгы. Әмма элекке башлыкның туган ягында – Тукай районы Чыршылы авылында 600 гектар җир алып, фермер булып эшли башлавын ишеткәч, “гаҗәп, бу ни эш, болай булмаска тиеш” дигән шагыйрь сүзләре күңелгә килде дип әйтә алмыйм. Район башлыгы булып эшләгән вакытта ук Таһир Нурулловичның сыер-үгез тотуын белә идем.

– Дөресен генә әйткәндә, җайлы булды дип әйтә алмыйм, – ди Таһир Хөрмәтуллин үзе. – Күз алдыгызга китерегез: мин район башлыгы булып эшләдем, хәзер фермер. Үз кулларым белән саву аппараты, токарь станогын эшләтәм, трактор йөртәм. Ярар, мин инженер, аларында эшлим, ә бит терлекчелекне дә алып барасы бар – сыерларның холкын өйрәнәм. Мин монда килгәндә берни юк иде. Ничек ферма салырга, сыер саварга икәнен егетләр белән бергә өйрәндем.

“ҖИТКӘНСЕҢДЕР СИҢА!”

Таһир Хөрмәтуллин хезмәт биографиясен гади инженерлыктан башлаган кеше. 20 ел буе Татарстандагы иң зур дуңгыз комплексында эшли, шуның генераль директоры итеп билгеләнә. “Сосновоборский” – үзгәртеп кору заманнарында таралмый калган бердәнбер дуңгыз комплексы, шуның нигезендә “Камский Бекон” холдингы оешты.

– Миңа Аллаһы Тәгалә дөрес юл күрсәтте, – ди Таһир Нуруллович. – “Җиткәндер сиңа” дип дуңгыздан аерды, аннары “җиткәндер сиңа” дип авылга китерде. Җирдә эшләгәнемә куанып бетә алмыйм. Рухи тормыш белән яшим. Мин бәхетле. Үзем булдырганга куанам.

Таһир Хөрмәтуллин терлек сарайларын күрсәтте. Ул эшен 20 савым сыеры алудан башлаган, дүрт ел эчендә аны 48 башка җиткергән. Сыерларны чылбырга бәйләмичә тоту технологиясен үзләштергән. “Гаилә фермеры” программасы буенча дәүләттән акча алып, эш башлап, бөлгенлеккә чыгучылар да бар. Андыйларга Таһир Хөрмәтуллиннан киңәшләр ярап куяр.

– Сыерларны бәйләмичә тоту нәтиҗәле, – ди ул. – Җитештерүне арттыра, азрак кеше кирәк. Бәйләп тотсаң, бөтен ферма буена сөт үткәргеч сузасы, сыер савучы һәр сыер янына килеп чүгәли, тора. Күп көч сорый. Саву урыны аерым бүлмә булып, сыер анда сөтен үзе “күтәреп” керергә тиеш. Мин фермамны алга киткән технологияле дия алмыйм, әмма икътисади яктан табышлы.

– Сөткә бәя арзан, терлекчелек табыш китерми дигән зарны еш ишетәбез, сезнең хуҗалык табышка эшлиме?

– Сөткә бәя артсын дип мин дә әйтәм, әмма бәяләр шундый икән, нишлисең? Мин 650 литр сөт савам, 18 сумга сатам. Сөт заводлары эре инвесторлардан сөтне кыйбаткарак ала, миннән арзанрак. Эшли генә башлаган хуҗалыкларга хөкүмәт компенсация бирсә, зур ярдәм булыр иде. Әмма шушы бәяләр белән дә табышка эшләп була. Һәр көн һәр тиенне санарга кирәк. Швейцариядәге фермерда эшләгән бер егет белән киңәшләшәм. Аңа көнбатыштагы кебек һәр тиенне экономияләү гадәте кергән. Нигә силос саласың, аңа люцерна кермәсә, файдасы юк дип исәпләп чыгара. Яки силоска кукуруз өстә, әмма ул чакта синең силосың фәләнчә сумга чыга, сөтнең үзкыйммәте күтәреләчәк ди.

Яңа тотынган фермерларга киңәшем шул – эшне аздан башларга кирәк. Өч сыердан. Көн саен сана – табышка эшлисеңме, юкмы. Табышка эшли аласың икән, икенче елда бишкә җиткәрәсең. Алары белән икътисадны төзегәч, сигезгә. Алайса безнең бүген үк кесәгә саласы килә. Алай булмый. Авыл хуҗалыгында алай түгел. Инвестор да кечкенәдән башласын иде. Алайса кредит алалар да, түли алмыйлар. Кредит алып эш башлау ул – гөнаһ. Дәүләттән алсаң, аның өчен сораячакларын да белеп торырга кирәк.

СЫЙФАТ ЮК!

Инженер булгангадыр инде, Таһир Хөрмәтуллин гараж-мастерское турында аеруча горурланып сөйләде. Андагы тәртип тә, эшләүче кешеләре дә китап язарлык. Ә фермерны бик борчыган күренешләр бар икән.

– Культиватор сатып алабыз, шуның җирне эшкәртә торган тәпиләрен егетләр кул белән бөгә, – ди ул. – Сатып алганнан соң һәр тәпиен тимерчедә чыныктырып чыгарга кирәк. Нинди металлдандыр ул, шулкадәр сыйфатсыз! Сыйфат өчен бөтенләй беркем җавап бирми. Нигә кыйбат дисәң, евро өскә китте бит кенә диләр.

– Татарстан авыл хуҗалыгы турында сүз барганда, без иң яхшылардан дибез. Сез шуның белән килешәсезме?

– Юк, үзеңә тәнкыйди карарга кирәк. Без Киров өлкәсендәге чәчелмәгән кырларга карап мактанабыз. Әмма анда сокланып карап торырлык хуҗалыклар да бар. Страдивари скрипкасы кебек уйнап эшли торган хуҗалыклар. Үзебезгә тәнкыйди карап, бар да яхшы түгел икәнен, нефть булу аркасында күп кенә әйберләрне югалтуыбызны танырга кирәк. Бездән яхшырак эшләүче регионнар да бар. Удмуртиядәге сандык кебек җыйнак, барысы да көйләнгән хуҗалыкларны күреп шаккаттым. Көненә 30 тонна сөт савып, эшләп яталар.

ТАТАРСТАН РИСКЛЫ ЗОНАДАМЫ?

Таһир Хөрмәтуллинны иң борчыганы – бүген үзебезнең товарларның булмавы. “Ботинкадан алып ыштанга кадәр чит илдән сатып алабыз”, дип борчыла ул.

– Телевизор кабызсаң, яңалыклар “нефтькә бәя артты, доллар күтәрелде, сум төште”, дип башлана. Моннан түгел, ничә тонна икмәк җитештергәннән башларга кирәк. Дәүләтнең байлыгы валюта запаслары белән түгел, җитештерелгән икмәк, ит, сөт белән исәпләнергә тиеш. Элек Россия Европага ит саткан һәм ул иң сыйфатлысы саналган, чөнки безнең ит ул болындагы үләнне ашаган терлек ите, ә Германиядә маллар ул заманнарда ук ябык фермаларда тотылган. Бөтен икътисадны авылга җайларга кирәк. Авыл илне товарга күмә ала. Бер- нәрсәне дә читтән сатып аласы түгел. Башка илләрнең шулай булмасын иде дип котлары чыгып торадыр. Чөнки алар акчаларын югалтачак – безнең товар аларныкыннан күпкә сыйфатлырак. Менә совет заманындагы колбаса авызда эреп тора, чит илнекен авызга да алып булмый иде. Хәзер безгә дә чит илнекен кертеп тутырдылар.

Менә синергетик эффект дип сөйлиләр (бер өлкәнең үсешенең башка өлкәләргә көч өстәве “синергетик эффект” дип атала – Р.Л.) Әгәр авылга акча кертсәк, авыл бөтен нәрсәне артыннан өстерәр иде! Мин хуҗалыкта директор булып эшләгәндә, ел саен 10-15 “КамАЗ” ала идек. Ә бүген авыл хуҗалыгы оешмалары шуның кадәр машина аламы? Аннары “КамАЗ” автомобильләре сатылмый, завод тик тора дибез. Нефть һәм химия авылга хезмәт итәргә тиеш, киресенчә түгел.

– Татарстанны “рисклы игенчелек зонасына” керә дип куркыталар бит, эшли алырбызмы соң?

– Без тулысынча минераль ашламаларга күчендек, тирес кертүне, сидератларны бөтенләй оныттык. (Сидерат – туфракны ашлама белән баетучы үсемлекләр, мәсәлән, борчак, люцерна, клевер – Р.Л.). Шушы ысулларны үз хуҗалыгымда кулланырга телим. Татарстан – рисклы игенчелек зонасы, диюне буш сүз дип саныйм. Бездә нормаль игенчелек зонасы, нормаль авыл, нормаль кешеләр. Һәм авыл кешеләрен гел мактап, хөрмәтләп торырга кирәк.

КОВБОЙ ҺӘМ КӨТҮЧЕ АЕРМАСЫ

1972 елда Тукай районы Князево мәктәбен 45 укучы тәмамлаган икән, шуларның өчесе авылда калган. Шул кырык бишнең унбише Чыршылы авылы егетләре-кызлары булган, шул унбиш арасыннан туган авылда бүген бер генә кеше – Таһир Хөрмәтуллин гына калган. “Хәзер бу авылда унбиш пенсионер калды”, ди туган авылына кайткан бердәнбер фермер.

– Авылда хезмәт хакы юк, эш авыр, – ди ул. – КамАЗ төзелгән чак иде, киләләр, китәргә кыстыйлар – биш көнлек эш атнасы, ванналы, җылы сулы фатир. Шулай китте авылдашлар. Хезмәт хакы да биш тапкырга артык – минем әти хуҗалыкта 150 сум ала, шундый ук тракторчыга КамАЗда 600-700 сум түлиләр. Аннары әхлакый ягы да бар – бездә “деревня”, “колхозник” сүзләре сүгенү сүзеннән дә яманрак кабул ителә. Авылга шундый мөнәсәбәт икән, аны ишетү кемгә рәхәт? Киттеләр. Хәзер дә хөкүмәт шәһәрне кайгырта. Моношәһәр программалары кертелә. Шәһәргә акча тыгасы урынга, нигә шәһәр янында авыл хуҗалыгы оешмаларын булдырмаска? Кешеләр шунда эшләр иде. Кайтмый кеше авылга. Ун ел буе район башлыгы булып эшләдем, шул вакыт эчендә бер генә егет яки кызның да минем янга килеп: “Авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укып бетердем, авылга җибәрегез әле”, – дигәнен күргәнем булмады.

– Авыл хуҗалыгына ярдәм программалары да бар бит, авылга да чакыралар халыкны. Дәүләт акча бирәбез дисә дә, нигә ул гаилә фермалары шулкадәр авырлык белән оеша?

– Гел “син авыл”, “син чабата” дип торалар икән, кем бара? Авылның дәрәҗәсе юк. Менә көтүче ул бездә иң актык кеше. Ә Америкадагы ковбой? Ковбой – Американың символы! Ә көтүче Россиянең символы була аламы? Бүген көтүче табып булмый. Үзем көтүчене Таҗикстаннан алып кайттым. Фермер булсын өчен, аны әзерләргә кирәк. Фермерның улы аның аяк арасында буталып йөрергә тиеш. Үземнең кызлар иде, оныгымны өйрәтәм.

ХАКИМИЯТЬКӘ ЫШАНЫЧ – НОЛЬ

– Авылны күтәрү өчен нишләргә кирәк?

– Түбәндәгеләр һәм югарыдагылар арасында даими һәм нык элемтә булырга тиеш. Менә без депутатларны сайлыйбыз, алар авылны белә микән, юкмы, белмим. Шул элемтәне ныгытырга кирәк. Мин хәзер тормышны астан да, өстән дә күрәм һәм авыл хуҗалыгының нәрсә икәнен аңлыйм. Күп әйберләрне аңламаганмын, яңа төшенәм.

– Җитәкчелек белән халык арасында элемтә бар дип уйлыйсызмы соң?

–Хакимияткә ышаныч ноль дәрәҗәсендә. Моны хөкүмәт аңларга һәм җирдә эшләгән кешеләр белән элемтәсен ныгытырга тиеш.

– Сез үзегез хакимияттә булган кеше, моны тану кыен түгелме?

– Мин халык белән элемтәне югалт-маска тырыштым, әмма үземнең дә халыктан аерылган булуымны уйлыйм. Үземнең күп кенә ялгышларымны таныйм. Халык белән элемтәне ныгыту өчен нишләргә кирәк булганын аңлыйм. Йөз грамм артыграк савып алам икән, хакимият минем белән бергә сөенергә тиеш. Миңа нидер начар булган икән, хакимиятнең дә йөрәге әчетергә тиеш.

– Шушы әйберләр булдымы соң?

– Юк. Булмады. Хәзер дә юк.

– Нигә шулай?

– Моны хакимияткә адресларга кирәк. Россиядә гел шулай булган. Әмма безнең илне нормаль ил итәбез дисәң, хакимиятнең халык белән бер булуы, турыдан-туры аралашуы зарур. Дөресен әйткән кешенең авызын капламаска кирәк. Алайса, әйдәгез, кече бизнесны үстерик диләр. Үстерәбез диләр икән, мине дә ишетегез. Берәр нәрсә әйтәсең икән – федераль кануннар, диләр. Федераль кануннарны марсианнар кабул итмәгән, алар да безнең кешеләр бит.

КАЙДАГЫ АКЧА КЫЙБАТРАК?

Туган авылы Чыршылыда яңа йортлар калкып чыгар, яшьләр кайтыр, урамнарында кабат балалар көлгән тавышлар яңгырар дип хыяллана Таһир Хөрмәтуллин.

– Кешеләр минем нинди хезмәт хакы түләгәнем, нишләгәнем белән кызыксына. Икътисадны узып китә алсам, билгеле, авылга кеше киләчәк. Барысы да Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, әмма Россиянең башка барыр юнәлеше юк. Барыбер без авыл хуҗалыгына борылырга тиеш. Кеше барыбер көн саен ашый. Моңа дәүләтнең дә теләге булуы гына кирәк. Авылны мактарга, беткән авылларны торгызырга кирәк. Кешенең асылы җирдә, кызганыч, без аны оныттык. Җирдә эшләгән кеше беркайчан да ач булмый.

– Беткән авылда яңадан хуҗалык барлыкка килүе авылга яңа сулыш өрә, биредә үзегезнең дә өлеш булуына горурланасызмы?

– Рухи яктан тормышым тулы, үзем булдырганга куанам. Хәзер эшләп тапкан һәр тиенемнең бәясе мин элек эшләгән урыннарда тапкандагыга караганда күпкә кыйммәтрәк.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1481
ӨСКӘ