Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фермер Дамир Хәлиуллин 47 миллион акча эшләгән

14 Январь 2016 2069
“Акчарлак”ның 50нчы санында “Арча районының Түбән Аты авылында яшәүче фермер Дамир Хәлиуллин үз теплицасында кыяр үстереп, 47 миллион сумлык кыяр саткан” дигән хәбәр басылган иде. Бу хәбәрне укып, Чистайда яшәүче фермер Рәфкать абый Нуруллин редакциябезгә шалтыратты. “Яныма районыбыздагы фермерлар килде. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, диләр. Мең гектар җирем бар. Үзем бодай, арыш, арпа ише бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнәм. Зинһар, моңа ачыклык кертегез. Үзебез дә аның янына юлга чыгарга әзер инде”, – диде ул.

Чынлап та, 10 миллионлык кына керем түгел бит бу, ә 47 миллион! Ачыклык кертергә теләп, Хәлиуллиннар гаиләсе белән элемтәгә кердем.

Эше тыгыз булу сәбәпле, Дамир абыйның телефонын хатыны Фәридә ханым алды.

– Әлеге акча керем бит, – диде ул. – Ә чыгымнарын саный китсәң... 12 миллион – хезмәт хакына, 10 миллионы – газга гына китеп бара... Күпме материал кирәк. Кыяр бизнесы белән алты сезон эшлибез. Теплица төзү, аны газ, электр белән тәэмин итү, техникалар өчен 20 миллион сум кредит алдык. Тагын бер ел тырышып эшләсәк кенә хезмәтебездән файда күрә башлаячакбыз, кредитлар түләнеп бетәчәк.

Хәлиуллиннар гаиләсе быел 5 гектар мәйданлы теплицадан 1,2 мең тонна кыяр уңышы җыеп алган. Тагын бер гектар мәйданда теплица төзеп куйганнар. Һаман киңәю өстендә эш алып баралар икән. Быел 10 гектар җиргә кура белән җир җиләге, бер гектарга алмагач та утыртканнар. Дөрес, әлегә уңыш алынмаган.

– Үсентеләр ныгып үсеп китсен өчен җиләкнең чәчәкләрен йолкып чыккан идек. Шуңа уңыш җыя алмадык. Өсләренә ябып, әзерләп калдырдык, киләсе ел ничек килер...

Гомумән, “рассада”лар үсеп китеп, кыяр бирә башлаганчы юньләп йокы күргән юк, – дип дәвам итә Фәридә ханым. – Гел энә өстендә яшәгән кебек. Барып ятабыз да сикереп торабыз. Үсеп китә алырлармы, уңыш булырмы, кредитларыбызны түләп бетерә алырбызмы – башта менә шул уйлар. 47 миллионны санаганда гына рәхәт. Күпме хезмәт, акча, нерв түгелгәнен бер үзебез беләбез. Быел ачык грунтта да кыяр үстердек. Анда 100 тоннага якын уңыш җыелды. Аларын тозладык.

– Моның кадәр мәйданда эшчеләр дә күп кирәктер?

– Аларның саны төрлечә була. Болай 60-65. Сезон вакытында 80гә дә җитә. Күбесе үзбәкләр. Аларга тулай тораклар төзедек. 15ләбе үзебезнең арчалылар.

– Хезмәт хаклары ничегрәк?

– Җыелган уңыштан чыгып түлибез. Кыярны күбрәк җыялар икән, кереме дә күбрәк була. Бу бит аларга тырышып эшләр өчен стимул. Шуңа да сезон вакытында төнге 10га кадәр эшлиләр. Кыяр бизнесында 2-3 көн зур роль уйный, вакытында җыймадыңмы, уңыш белән саубуллашасың дигән сүз.

Бераздан Дамир әфәнденең үзе белән сөйләшү насыйп булды.

– Дамир абый, дәүләт тарафыннан ярдәм тоясызмы? Чит ил продукциясенә чикләүләр кертелү уңай үзгәреш бирәме?

– Быел дәүләттән зур файда күрдек – бер сезонга 6 миллион сум акча бүлеп бирелде, грант оттык. Дәүләтнең авыл хуҗалыгы өлкәсенә йөз белән борылуын сизәбез, яхшы якка үзгәрешләр бар. Төрле очрашу, җыелышларга чакырып, бөтен нәрсәне аңлатып торалар. Рәхмәт! – диде ул.

– Әгәр сездән киңәш сорап килсәләр, борып җибәрмәссездер бит?

– Берара экскурсовод булып беттем. Үзебезне дә зур-зур агроном, белгечләр килеп өйрәтте. Әллә ничәшәр сезон кыяр үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә бездән килеп, эш тәртибен өйрәнеп китә.

– Конкурентларыгыз күбәя бит...

– Бер дә ансат эш түгел. Күпләр чыдый алмый, башлый да, ахырына җиткермичә ташлый. Баштагы өч елын түзәргә кирәк. Булган бөтен әйбе¬реңне сатып бетерергә дә мөмкинсең. Чөнки әйткә¬немчә, чыгым күп.

– Кыярларны кая озатасыз?
– Казанда үз сату ноктабыз, сатучыбыз бар. Безнең кыярлар Тула, Мәскәү, Екатеринбург кебек шәһәрләргә дә барып җитә. 1 квадрат метрдан 25 кило уңыш җыела. Әлеге гаилә һәр яктан үрнәк. Кыяр үстерүдән тыш, Арча авылларында алты шәхси кибет тә тоталар. Ә балаларына килгәндә, биш кыз тәрбияләп үстергән Хәлиуллиннар. Өчесе тормышта икән инде. Иң кечкенәсенә алты яшь. Берсе Казанда укый. “Җир бизнесына тотыну балаларны да киләчәктә эш белән тәэмин итү өчен, – ди әни кеше. – Кибет эшенә бик кысылган юк инде, хәзер аның белән икенче кызыбыз шөгыльләнә”. Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ