Язмалар исемлегенә күчү
Нурия ханым Мөхәммәтшина: “Дару эчеп кенә агуланыйммы, нишлим икән? Бомж хәлендә калдырдылар бит”, – дип елап шалтыраткач, фатирына килдем. Нурия апаны 81 яшьлек әби дияргә тел әйләнми. Бик сөйкемле, ачык зиһенле, төгәл ханым. Хәтере дә бик яхшы. Барлык туганнарының, танышларының телефон номерларын яттан белә. Вакыйгаларны да эзлекле сөйли.
– Бу фатир кемнеке?
– Минеке иде элек… Үз балаларым булса, бүгенге хәлгә калмас идем. Һич югы апаның сүзен тыңлыйсы булмаган – фатирны аның кызына яздырасы түгел иде...
– Сеңлем белән аның малае миндә тора башлагач, олы апам борчылды. “Син хәзер боларны пропискага кертәсең. Аннары квартираң да аларга кала инде. Рәмзиягә яздыр, картаймыш көнеңдә караучың булыр”, – дип гел кабатлап торды. “Апа, ашыктырма әле, мин бит 80гә дә җитмәгән, тормышымны үзем алып барам. Исән килеш үз фатирымны ник кешегә күчерим?” – дип хәтсез генә каршы тордым. Ләкин бертуган апаның сүзен тыңламый буламы соң?..
***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа, 49 нчы саныннан укый алачаксыз.
“Фатирсыз, акчасыз, караучысыз калдырдылар...”
9 Декабрь 2020 1149

Ни өчен алдана бу Алла бәндәсе?! Гомер иткән, тәҗрибә туплаган өлкәннәрнең ышанучанлыгын ничек аңлатырга? Якын туганнарның битарафлыгын, каты бәгырьле булуын ничек акларга?
– Бу фатир кемнеке?
– Минеке иде элек… Үз балаларым булса, бүгенге хәлгә калмас идем. Һич югы апаның сүзен тыңлыйсы булмаган – фатирны аның кызына яздырасы түгел иде...
– Сеңлем белән аның малае миндә тора башлагач, олы апам борчылды. “Син хәзер боларны пропискага кертәсең. Аннары квартираң да аларга кала инде. Рәмзиягә яздыр, картаймыш көнеңдә караучың булыр”, – дип гел кабатлап торды. “Апа, ашыктырма әле, мин бит 80гә дә җитмәгән, тормышымны үзем алып барам. Исән килеш үз фатирымны ник кешегә күчерим?” – дип хәтсез генә каршы тордым. Ләкин бертуган апаның сүзен тыңламый буламы соң?..
***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа, 49 нчы саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Альбина Гайнуллина