Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фатир уртасында шалаш корган Нурзия әби

6 Декабрь 2013 1241
Ул безнең белән телефон аша элемтәгә керде. Көненә әллә ничә тапкыр шалтыратып: “Зинһар, килегез, пешереп үтерәләр!” – дип чаң суккач, Казанның Мусин урамы, 72нче йортта яшәүче, күршеләре тарафыннан “җәберләнүче” Нурзия апа Шиһапованы күреп кайтырга булдым.
Иртәнге унда очрашабыз дип сүз куештык. Әлеге йортка якынлашканда әллә ничә тапкыр Нурзия апаның телефон номерын җыйсам да, шалтырата алмадым. Домофон да эшләми. Аның каравы, төгәл унда подъезд ишекләрен киң итеп ачып, бөтерчек кебек кенә әби үзе килеп чыкты. Чыкты да, минем кем икәнемне дә сорап тормыйча ук, зарын чәчеп тә салды.

– Өйдә сөйләшеп булмый, тыңлыйлар. Яшәрлегем калмады, көн саен кайнар су белән пешерәләр, – дип зарын түгә башлады. Әбекәйнең бу сүзләрен тыңлап торгач, көләргә дә еларга да белмәдем. Беренчедән, кайнар суга пешкән кешенең тәнендә берәр яра эзе калырга тиеш, икенчедән, ул ярдәм сорап миңа түгел, медикларга һәм участок полициясенә мөрәҗәгать иткән булыр иде. Аннан соң су баскан диварларны, пардан юешләнгән фатирны да үз күзләрем белән күрәсем килеп, Нурзия апага өйгә кереп сөйләшергә тәкъдим иттем.

Ишектән керүгә, бусагадагы аяк киемнәренә абындым. Йөз кеше яши дип уйларсың! Әмма ни гаҗәп, артык дымлылыктан була торган авыр һава, начар ис юк биредә. Купкан обойлар да, күгәргән диварлар да күзгә ташланмый. Юыну бүлмәләрендә дә су басу билгеләре күренми. Аның каравы, бүлмә уртасында ике куыш корып куелган! Шалашның стенасы тәрәзә рамнарыннан, карават такталарыннан корыштырылган, түбәсе юрган, матрац ише урын-җир әйберләре, полиэтилен белән ябылган. Эчендә – кереп ята торган түшәк. Нәкъ бүлмә уртасында! Бу куышлар арасыннан Нурзия апа ничек кереп-чыгып йөридер, әмма анда урын бөтенләй дә юк!

– Түбәне дрель белән тишеп чыктылар, менә, күрәсеңме, парны шуннан җибәрәләр. Парга пешмәс өчен шушында кереп ятам, – дип куышка төртеп күрсәтте танышым. – Биткә пар бәргәч, мазь сөртәм. Сукыр калырмын дип куркам. Биткә күбрәк бәрергә тырышалар, ничек туры китерә торганнардыр... Пар сиптергәч, бөтен тәнем кычытырга тотына...

Нурзия апага 75 яшь. Тумышы белән Буа районы Иске Суыксу авылыннан. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Казанга килеп урнашкан. “Казаньхимстрой”, “Сантехзаготовок” заводында буяучы булып эшләгән. Әлеге фатирны да соңгы эшеннән 1993 елда биргәннәр. Ике ел элек ире вафат булган. 50гә якынлашып килүче Илнур исемле улы бар. Нурзия апа аны “армиядән сәламәтлеген югалтып кайтты” дип бәяләде.

Бүлмә уртасындагы куышларга карап, һушыма килә алмый торганда, Нурзия апа сүзен дәвам итте:

– Бүген башка көннәргә караганда да күбрәк су сиптерделәр. Кая ятам, шул якка, нәкъ башыма сиптерәләр. Рәтләп йокламыйм да, куркып ятам. 23 ел буе сиптерәләр, башымны пешереп бетерделәр. Парны тоз белән катыштырып сибәләр. Ничек итеп ясаганнарын ишетеп торам.

Түшәмнең тишкәләнеп бетүен никадәр генә расласа да, билгеле, энә күзе кадәр дә тишек юк иде анда. Обойлар да чип-чиста. Тик почмаклардагы пәрәвезләр генә фатир диварларының күптән чүпрәк күрмәве турында сөйли. Шулай да, әбекәйнең хәленә кереп, түшәмнән пар ни рәвешле төшүе белән кызыксынам.

– И-и-и... Ничек кенә төшә, кызым, менә бүген бераз иртәрәк килгән булсаң, белер идең каян төшүен! Өч кондиционерлары бар, берсе-берсе 1800 сум тора. Менә шуңардан пар җибәрәләр. Иртә белән пар җибәрә, кичтән тозлы кайнар су сиптерә. Күземә эләгә дә, күзем әчетә...

Аңлагансыздыр, Нурзия апа үзе тудырган хыялы белән яши. Өске катта яшәүче “әшәке” күршеләренә керәсемне әйткәч тә, “ялганлый инде алар” дип ризасызлык белдерде. Чыгып китәргә җыенганда, күлмәген күтәреп, “кайнар судан пешкән”, “пардан куырылган” аркасын ачып күрсәтте. Әмма анда бернинди яра эзе дә юк иде...

Нурзия апаның дошманы – Рәисә Мостафина фатирына керү белән үк, Нурзия апа телгә алган өч конди-ционерны эзләдем. Әмма фатир бик гади: кондиционер түгел, ашау өстәле дә юк биредә. “Күптән көтә идем инде берәр журналист”, – дип шатланып каршы алды ул мине. Баксаң, ике күрше арасындагы мөнәсәбәтне участок полициясе дә, йорт идарәсендәгеләр дә белә икән. Иң кызыгы, аларның барысын да Нурзия апа чакырткан. Имеш, Рәисә Владимировна күршесен радиодулкыннар белән дә, торба аша ток җибәреп тә җәберләгән. Ул миңа башка күршеләре тарафыннан үзен яклап төрле инстанцияләргә язылган хатларны да тәкъдим итте.

– Инде тавыш булмасын дип өйдә аяк киеме дә кимим, оекбаш белән генә йөрим, – дип аягын күрсәтте Рәисә Владимировна. Йортта нинди генә тавыш ишетелсә дә, мин гаепле. Мин үзем дә социаль яклау идарәсендә эшләгән кеше, әбиләрне күп күрдем. Нурзия апага да: “Әйдә, икәү психиатрга барыйк”, – дип әйтеп карадым. “Мине җүләргә чыгарып калдырасың”, – диде.

Күршеләрне тыңлагач, озак уйландым: бер гаепсез Рәисә Мостафина да, үз дөньясында бикләнеп, шәхси фатирында тынычлап яшәмичә, иркен караватта рәхәтләнеп ятып йокламыйча, тынчу куышта гомер итүче Нурзия Шиһапова да кызганыч.

Әйтеп үткәнемчә, участок полициясе әлеге күршеләр белән яхшы таныш. Гаугалы йорттан чыккач, “Йә, алга таба нишлибез?” – дип 6нчы санлы “Савиново” полиция бүлегенә юл тоттым. Нурзия Шиһапова йортына билгеләнгән участок полициясе Владимир Гончаренконы эзләп таптым.

– Соңгы арада тынып торган иде әле, – дип шаяртып каршы алды ул мине. – Нәрсә әйтим, 21 ел эшләү дәверемдә ул миңа бер ялгансыз, йөз тапкыр мөрәҗәгать иткәндер. Дөресен генә әйткәндә, Нурзия апа күршесе Рәисәдән бик нык мыскыллап көлә. Рәисә үзе генә яши, гипертония белән авырый. Нурзия апа яклау эзләп, депутатларга, Шәймиевка, Миңнехановка да хатлар юллады. Аның шикаяте буенча безне дә күп тапкыр тикшерделәр. Нурзия апаның икенче төркем инвалид улы да анасына караганда акыллырак, – диде ул. Улына берничә тапкыр “әниеңне хастаханәгә алып барып тикшерт”, дидем, “Мин әнигә каршы бармыйм”, диде.

Баксаң, Нурзия апа миңа барлык зарын да түкми-чәчми сөйләп бетермәгән икән әле. Гончаренко иптәш хәтта “Рәисәнең “самогон куу”, “аракы ясау” фактларын да искә алып үтте. Ә бит самогон ясау өчен салкын су өзлексез агарга тиеш. Рәисә Владимировнаның коммуналь түләү кәгазендә салкын су хисабы Нурзия апаныкыннан да азрак. Әмма Нурзия апаның кулында ун еллап элек бирелгән “психик яктан сау-сәламәт” дигән белешмәсе бар. Үзен яклый торган аргументы кулында!

Владимир әфәнде отпускта вакытта әлеге йортлар икенче участковый – Илнар Нәҗмиев карамагында кала икән. Аның белән дә сөйләштем.

– Өч-дүрт тапкыр 7нче хастаханәнең психотерапевты белән бардык. Әмма ишеген ачмады, – диде ул да.

Владимир Гончаренкодан Нурзия әбине тагын бер кат табибка күренергә мәҗбүр итүен үтендем. “Шушы арада Гагарин урамында урнашкан Республика клиник психиатрия хастаханәсенә мөрәҗәгать итәрмен”, – дип вәгъдә биреп, озатып калды участковый иптәш.

Бер карасаң, Рәисә ханым күршесенә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте чакырта ала. Әмма алар һәрвакытта йөгереп килергә атлыгып тормыйлар шул. Әгәр кешенең психикасы бозылса, башында чыңлаган тавышларның сәбәбен башкалардан эзләсә, үз-үзе белән сөйләшсә, каядыр китәргә, йөгерергә теләсә ашыгыч психик ярдәм чакыртырга кирәк. Мондый вакытта аның белән сүзгә килергә, бәхәсләшергә ярамый. Бик дикъкать белән тыңлаган кыяфәт чыгарып, “ашыгыч ярдәм”гә шалтыратырга кирәк. Шунысын онытмау зарур: хәзер авыруның үз теләгеннән башка хастаханәгә алып бару –мөмкин эш түгел. Шуның өчен полиция хезмәткәрен дә чакырту мөһим. Ул авыруның чыннан да тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыруын исбатлый ала.

Нурзия апа “ярдәм ит, зинһар, яшәрлегемне калдырмадылар”, дип, сагыш тулы күзләре белән өметләнеп карап калса да, мин дөреслек яклы. Иртәме-соңмы, Нурзия апа әкияти дөньясыннан чыгар, аңа бу эштә табиблар булышыр дип ышаныйк.

Чулпан ШАКИРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ