Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фарсель Зыятдинов: “Мул чык төшү, вак яңгыр сибәләү – помидор өчен фаҗига”

13 Июль 2016 1096
6 июль көнне “Туры элемтә”дә бакчачы Фарсель Зыятдинов булды. Бер генә сәгатькә сыеша алмады укучыларыбыз, Фарсель абый белән әңгәмә ике сәгатьтән дә артып китте.
“Крутушка – 1” бакчачылык җәмгыятеннән Флүдә Әскәрова:

– Помидорларны кайчан җыярга икән? Каралырлар дип куркабыз. Иртә түгелме әле?

Ф.З.: – Узган ел радиодан: “31 июльгә кадәр җыеп алмасагыз, помидорсыз каласыз”, – дип чыгыш ясаган идем. Чыннан да, 2-3 августта помидорлар каралып янып чыкты. Әле быел һава шартлары яхшырак саклана. Шулай да, июль ахырында томатлар тимгел, фитофтороз, макроспориоз авыруыннан зыян күрә башлый. Алар өчесе бергә һөҗүм итеп, помидорлар бер төндә юкка чыгарга мөмкин. Чык мул төшү, вак кына яңгыр сибәләп китү – помидор өчен фаҗига. Әйтәм бит, быел яңгыр кичтән яуса, иртән җилли, бактерияләрнең үрчергә вакыты юк. Берничә көн рәттән яңгыр яуса, авырулар җәелергә мөмкин.

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Укучыларыбызның барлык сорауларына җавапны “Акчарлак” газетасының 14 июль көнне чыгачак 28нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1485
ӨСКӘ