Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәрсат Әхмәдуллин: "Баласы булган хатын белән дә яшәр идем. Иң мөһиме, яхшы кеше булсын!" (ВИДЕО)

10 Июль 2017 2056
Яшел Үзән районы Күгәй авылында яшәүче өч бертуган Әхмәдуллиннар бердәмлекнең көчен тоеп эшли. Бергәләшеп мал-туар асрый алар.
– Без гаиләдә дүрт малай үстек. Фәрит белән Фәргать абыйлар һәм мин авылда калдык, төпчегебез Фәнис Находка шәһәрендә яши, – дип сүзне Фәрсат Әхмәдуллин үзләре белән таныштырудан башлады. – Бүгенге көндә 7 сыер асрыйбыз, бозау, таналар белән бергә баш саны 20гә җыела. Сөтне җыючылар бар. Бәясе генә түбән. Бүгенге көндә 18 сум. Ләкин барыбер хайван асрау – табышлы эш. Мал абзары Фәрит абыйлар ихатасында урнашкан. Үзем каршыларында гына торам. Бөтен эшне бергәләп башкарабыз. Хайваннар өе аерым. Өйгә чиләк керми. Сулар да шунда гына җылытыла. Район башлыгы да, эшчәнлегебез белән танышырга килгәч, мактап китте әле.

– Акчаны ничек бүләсез? – дим Фәрсат абыйга.

– Акчаны мин тотам. Абыйларга нәрсә кирәк, алып кайтам. Азык-төлекне дә үзем ташыйм. Бер абый дүрт сарык сораган иде әле менә, алып бирдем. Техник кирәк-ярак алып кайту да минем өстә. Ул мәсьәләдә тавыш чыкканы юк, Аллага шөкер. Миңа ышаналар.
Фәрит абыйның хатыны Лилия апа “Күгәй” күмәк хуҗалыгында сыер сава, бозаулар карый. Ике кызлары бар. Кызганыч, 23 яшьлек бер кызлары кечкенәдән авыру, l төркем инвалид. Бик еш өянәкләре булып тора икән.

– Килен апай эштә булгач, сеңлебезне дә күбрәк без карыйбыз, – ди энеләре Фәрсат. – Кемгә туры килә – өс-башын шул алмаштыра. Бернинди читенсенү юк. Тик менә өянәкләре вакытында елап бетәбез инде. Бик авыр үзенә дә. Памперслар да күп кирәк. Бирелми торганда сезнең газетага шалтыратып кына проблеманы хәл итәбез.
  
Фәрсат абый белән якыннанрак таныштырыйм әле. Апрель аенда гына 50 яшь тулган аңа. Ләкин үзенә карап, һич тә бу яшьне биреп булмый. Бер тапкыр да муенына камыт киеп карамаган ул. Бәлки, шуңа яшь саклангандыр. Аның каравы, үзе генә яшәсә дә, менә дигән итеп болын кадәр йорт салган. Өе тулы гөлләр үсә, бар җирдә чисталык хөкем сөрә.

– Бөтен эшне үзем башкарам, читенсенеп тормыйм. Иң тискәре сыйфатым да шулдыр: артык чисталык яратам.

Фәрсат абый гаилә корырга каршы түгел. Абыйларының да энеләрен тизрәк өйләндерәсе килә.

– Баласы булган хатын белән яши алыр идегезме? – дим аңа.

– Әлбәттә! Иң мөһиме яхшы кеше булсын! Авыл эшен яратсын! – дип җаваплады ул.

Әгәр укучыларыбыз арасында Фәрсат Әхмәдуллин белән танышырга теләк белдерүче булса, редакциягә шалтыратыгыз.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ