Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәрит Мөхәммәтшин: “Анам теле минем җанымда йөргән” (ЭКСКЛЮЗИВ)

9 Январь 2014 1013
Татарстан республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмә.
– Фәрит Хәйруллович, әңгәмәне башлаганчы “Акчарлак” газетасы хәбәрчесе белән очрашуга ризалык бирүегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу очрашу – безнең өчен зур мәртәбә. Сезнең хезмәт биографиягез бик бай һәм кызыклы: 15 яшьтән Миңлебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлыйсыз, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә­сез, аннан кайткач “Әлмәтнефть”тә контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшлисез, соңрак комсомол, партия лидеры булып китәсез... Инде унбиш елдан артык Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасын башкарасыз. Сез тормышта нинди принципларга таянып яшисез?

– Хезмәт юлым туган төбәгем Әлмәт шәһәрендә башланды. Ата-анам, туганнарым, дусларым гомер иткән төбәк. Мине анда иң элек Мөхәммәтшин Хәйрулла улы дип беләләр. Әтием – Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узган солдат. Ул гомере буе Әлмәт районында җаваплы вазыйфалар башкарды. Һәрвакыт кешеләргә ярдәмчел булды, акыллы киңәшләрен бирә иде. Әтием минем өчен зур авторитет булды. Үземне белгәннән бирле әтиемнең йөзенә тап төшермәскә, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыштым.

Холкым белән мин кызыксынучан кеше, битарафлыкны яратмыйм. Кешенең яшәешкә үз карашы булырга тиеш. Андый кеше белән эшләп тә була, рәхәтләнеп бәхәсләшергә дә мөмкин.

Бүгенге яшьләр “карьера ясыйм” дип сөйләшә. Безнең буын кешеләре ул сүзне белмәде. Без эшне яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен, эшем халыкка файда китерсен дип башкара идек.

Тагын бер кодрәтле сүз бар – ышаныч. Сиңа кеше белән эшләүне ышанып тапшырганнар икән яки халык сайлауларда синең өчен тавыш биргән икән, бу ышанычның кадерен белергә кирәк. Әйткән сүздә тору – мөһим сыйфат. Проб­леманы бүген-иртәгә генә хәл итәргә җай юк икән – бу хакта ачыктан-ачык әйтергә кирәк. “Иртәгә эшлим, ике көннән эшлим!” – дип булмас вәгъдәләр биреп алдап йөрергә кирәкми.

– Сез – татар һәм рус телләрен яхшы беләсез, парламентта ике теллелекне булдыруда максатчан эшлисез. Моңа ничек ирештегез?

– Мин рус авылында үстем, рус мәк­тәбендә укыдым. Әлбәттә, гаиләдә әти-әни безнең белән татарча сөйләшә иде. Техникумда укыганда, хәрби хезмәт чорында русча гына аралашырга туры килде. “Кухня теле”ндә ярыйсы гына сөйләшсәм дә, татарча әдәби телне мин, әлбәттә, белми идем. Укыган китапларым русча, җырлаган җырларым – русча. Әмма әти-әниләрнең дуслар-туганнар белән җыйнаулашып мәҗлесләрдә татарча җырлашып утырулары истә, әтием Хәйрулла яратып җырлый торган “Олы юлның тузаны” җыры мине дә гомер буе озата бара. Мин кулга баян алып, шул җырны көйләп утырырга яратам. Әлбәттә, тел белүдә дә камиллекнең чиге юк. Мин телебезне һаман да өйрәнәм, укыйм...

– Тормыш иптәшегез Луиза ханым бер интервьюсында: “Балаларны үстерү мәшәкате күбрәк минем өстә булды”, – дигән сүзләр әйтә...

– Әлбәттә, балалар тәрбияләү белән нигездә әниләре шөгыльләнде. Мин гомер буе иртә китәм, кич кайтам. Бетмәс-төкәнмәс командировкалар. Без Луиза белән корган тормышыбыз, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга мөнәсәбәтләребез, үз үрнәгебез аша балаларны тормышка әзерләдек дип уйлыйм. Гаилә белән бергә булган вакытларны диванда телевизор карап уздырмадык. Ял булдымы – бакчада эшлибез, ярты көнгә генә булса да әти-әниләр янына хәл белергә, аларга булышырга барабыз, туганнарыбыз, дусларыбыз белән аралашабыз. Бу дөньядан киткән якыннарыбызны да онытмыйбыз, каберләрен чистартып, барлап торабыз. Без шундый яшәү рәвешен дөрес дип таптык инде, ул безгә әти-әниләрдән күчкән, балаларыбыз, оныкларыбыз да тормышта шушы иң гади кыйммәтләрне саклап яшәсәләр, биргән тәрбиябез шул булыр.

– Фәрит Хәйруллович, 2013 ел ахырына якынлашты. Ул Сезнең хәтердә нинди вакыйгалар белән кала?

– Ел катлаулы булды. Шатлыклары да, кайгылары да... Республика тарихына бу ел Татарстан гимны сүзләрен кабул иткән ел булып кереп калачак. 2013 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында гимн сүзләре расланды.

Страсбург каласында Европа Сове­тының җирле һәм региональ хаки­мият­ләре конгрессында Татарстан көннәре кысаларында 2013 елның җәендә Казан­да студентларның XXVII халыкара уеннары презентациясе булды. Безнең әлеге вакыйгага карашыбыз, әзерлегебез Европа вәкилләрен тәэсирләндерде дип уйлыйм.

Универсиаданы мин елның төп вакыйгасы дип әйтер идем. Без әлеге уеннарны уздыру өчен махсус 36 объектны сафка бастырдык. Уеннарда 160 илдән 12 меңләп спортчы көч сынашты. Ул көннәрдә Казанга 150 меңгә якын турист килде. Уеннар вакытында 20 мең волонтер эшләде. Россия бу ярышларда медальләр яулап алу буенча рекорд куйды. Алтын медальләрнең яртысын безнең илнең спортчылары алды. Татарстан спортчылары да үзләреннән лаеклы өлеш кертте, 20 алтын, 10 көмеш, 10 бронза медальгә лаек булдылар.

Ул көннәрнең шаукымы әле дә бара. Күптән түгел парламентта Универсиада волонтерлары өчен “ачык ишекләр” көне уздырылды. Мин аларга ихлас күңелдән рәхмәт әйттем. Без студентлар уенын моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрдек. Бу уеннарны оештыруда бөтен республика халкы үзеннән өлеш кертте. Әлеге чараны уздыру Татарстанны дөнья каршында тагын бер башка күтәрде дип әйтер идем.

Узып баручы елда Татарстанда нефть чыгара башлауга 70 ел тулды. Без бу датаны тантаналы рәвештә билгеләп үттек. Кара алтын республикада тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим урын алып тора. Республикада нефть эшкәртүче “Танеко” ачык акционерлык җәмгыяте эшли башлагач, республика казнасына керем артты. Нефтьчеләребез табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау белән дә җитди шөгыльләнә, быел да экология буенча бәйгедә “Татнефть” ААҖ абсолют ЭКОлидер буларак танылды.

Кызганыч, ел афәтләрсез узмады. 2013 елның 17 ноябре Татарстан тарихына кара көн булып кереп кала. “Татарстан” халыкара аэропортында “Боинг – 737” самолеты һәлакәтендә илле кеше фаҗигале төстә һәлак булды. Бу фаҗиганең Татарстанда яшәүче һәркем өчен никадәр тирән булуын әйтеп тору да кирәкмидер. Һәлак булганнар исемлегендә без белгән, без аралашкан таныш исемнәр... Бу хәсрәтле көннәрдә халык тагын да берләште дияр идем. Таныш булмаган кешеләрнең кайгы кичергәннәргә булган мөнәсәбәтен, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышуын күреп, мин халкыбыз белән горурландым. Төрле милләт, дин кешеләре – без бергә! Кайгыны без ил белән күтәрдек, алдагы көннәрдә дә бергә булсак, бердәм булсак иде!

Тормыш дәвам итә. Халкыбыз Яңа елны каршыларга әзерләнә... Киләсе көннәрнең бәхет-шатлыклар алып киләсенә өметләнә. Бу өметләр чынга ашсын иде! Гаиләләребез имин булсын! Һәркемгә саулык-сәламәтлек телим.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Язма кыскартып бирелде. Тулырак "Акчарлак"ның №52 ( 25 декабрь, 2013) санында.                                                                                                          
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 917
ӨСКӘ