Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәрит хәзрәт Кадыйров:“Ике кешенең берсендә җен бар”

18 Август 2014 3398
"Хәдичә" мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров белән әңгәмә.

– Фәрит хәзрәт, җен кеше белән гаилә кора аламы? Аларга никах уку дөресме?

– Галимнәр әйтүенчә, дөрес, ләкин бала туса, җен баласы дип әйтәләр, кеше шуннан курка. Җен бөтен кыяфәткә керә ала, кеше дә була ала. Хәзерге вакытта җен балалары бик күп.

– Каян беләсез?

– Кешенең йөзеннән, күзеннән белеп була, аларда тормыш яме юк. Руслар “родовое проклятие” ди, бездә “ул нәселгә җен кагылган” дип әйтәләр. Андый кешенең күзендә нур булмый, җен утыра анда. Ул кешенең тормышка чыгасы килми, тормышның ләззәтен тоймый. Ир белән хатын йоклаган вакытта да хатын-кызга бернәрсә дә кирәкми башлый, ир тизрәк канәгатьләнсен дип кенә көтә. Ләззәт алмый, чөнки эчендә җен утыра. Шушы хатын балага уза икән, аннан сау-сәламәт бала тумый. Пәйгамбәребез әйтә: “Өйләнгән вакытта нәселенә карагыз, җен кагылган авыру, каргалган нәсел түгелме”, – ди. Үзем никахта утырам, үзем кешенең йөзеннән җенле икәнен күрәм. Бәйрәмнең ямен җибәрмәс өчен бу хакта әйтмим, фәкать: “Үзегезне өшкертеп карагыз әле, бала табарга ашыкмагыз”, – дим. Тыңламыйлар, аннары балалары зәгыйфь, псих булып туа. Бала түгел – бәла. Ә туган баланы инде бернишләтеп булмый. Егетләр бик матур кызларга өйләнергә тырышалар. Бик матур кызларда җеннәр бик күп, җеннәр аларны бик ярата. Балалары зәгыйфь тугач, егетләр гаиләләрен ташлап чыгып китә. Мондый хәлләр булмасын өчен үзегезне өшкертеп карагыз.

– Җенне чакырып китереп, аның белән сөйләшеп утырып буламы?

– Әгәр дә аларга сатылсаң, була. Әмма синең белән килешү төзиләр, сатыласың икән, харап булдың дигән сүз.

Җеннәр кешеләргә караганда җир йөзенә мең ел алдан яратылган. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәкләр. Җеннәр ташландык, кеше тормаган өйләрдә, сарайларда, таулыклар, урман, абзарларда яшиләр. “Абзар иясе” диләр, бу – шул җен инде.

Өшкергәндә җен: “Тукта, укыма, җитте”, – ди. “Бу кешедән чык”, – дисәм: “Чыгасым килми, миңа монда рәхәт”, – ди, яисә: “Каян кергәнемне белмим”, – ди. Кайбер җеннәр ана карынында ук балага керәләр, нәселгә җен кагылган була.

– Җен кагылмасын өчен нишләргә кирәк?

– Аллаһы кушканча яшәргә. Тәһарәтле, госелле килеш йөрергә. Хатын-кыз үзенең гаурәтләрен томалап йөрергә тиеш. Хәзер бит күбесе ярымшәрә йөри. Алай йөрдеме, алар янында фәрештә юк дигән сүз. Фәрештә булмадымы, җен аларны ни эшләтәсе килсә, шуны эшли. Зикер әйтеп, юл догаларын укып чыгып китсә, Аллаһы Тәгалә Үзе янындагы фәрештәләренә әйтер: “И, фәрештәләрем, бу бәндә юлын миңа тапшырса, Мин аның белән бергә! Барыгыз, шушы бәндә өенә кайтып кергәнче аны саклагыз”, – дияр. 70 мең фәрештә әлеге бәндәне саклар.

“Лә иләһә илләлаһү вәхдәһү лә шәрикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галә күлли шәй-иң кадир!" (“Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт – Аныкы, мактау да Аңа хас­тыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә!”) – дип шушы зикерне көненә йөз мәртәбә әйтсә, ул кешегә бу көндә җен кагыла алмый. Машинага чыгып утырып музыка җибәрсәк, рәхмәт фәрештәләре югала, алар музыкадан курка. Пәйгамбәребез әйткән: “Кыямәт көне җитәр алдыннан музыка бик таралыр”, – дигән. Өйдә музыка яңгырый икән, фәрештә юк дигән сүз. Фәрештәләр татарча музыкадан да куркалар. Мөнәҗәт әйтергә ярый, “Галигә барам әле”, – дип җырларга ярамый. Гали – Аллаһның бер исеме.

Җеннәр шулай ук мунчада да яши. Кичен, кояш баегач, төн уртасында мунчага керергә ярамый. Хатын-кызга бигрәк тә җен ияләшергә мөмкин. Кергәндә: “Йә Раббым, ир белән хатын җеннәренең явызлыгыннан сиңа сыенам”, – дип әйтергә кирәк.

– Җеннәрдә ир-хатын мөнәсәбәте бармы?

– Бар. Кайвакыт өшкергәндә кешегә кергән җеннән: “Ни өчен бу кешегә кердең?” – дип сорыйм. “Яратып кердем”, – ди. “Хатыннарыгыз бар ич”, – дим. “Юк, безгә бу кешенең эчендә яшәү рәхәтрәк”, – ди. Җеннәрнең күбесе кешедә яшәргә тырыша. Кеше бит сакланмый. Дога, тәһарәтнең ни икәнен дә белми. Бервакыт кешегә кергән бер җеннән: “Син кем, ирме, хатынмы?” – дип сорыйм. “Хатын”, – ди. “Ни өчен кердең?” – дим. “Яратып”, – ди. “Бу бит хатын, ничек яратып кердең?” – дим. “Син бит әле бик күп нәрсәне белмисең. Бу хатынга минем ирем бәйләнгән иде, ачу белән кердем”, – ди җен хатыны. “Тәүбә кыл, чык бу кешедән, изгелек эшлә, Мәккәгә кит. Мәккәдә җеннәр мәчете бар, шундагы җеннәргә тоташ, иман китер, Аллаһның рәхмәтен өмет итеп яшә”, – дип өшкергәч: “Ач тәрәзәңне”, – дип чыгып китте.

– Мәккәдә җеннәр мәчете бармы?

– Кәгъбәтуллага ярты чакрым кала җеннәр мәчете бар.

– Анда кешеләр керә аламы?

– Керә ала. Үземнең кергәнем, намаз укыганым бар. Пәйгамбәребез шунда килеп укыган вакытында җеннәр килеп тыңлап утырганнар.

– Бу мәчеттә җеннәр кешегә зарар салмыймы?

– Юк. Мөселман җеннәр килеп намаз укыйлар.

– Хәзрәт, җенләнгән кешеләр күпме бүген?

– Бик күп. 15 ел элек бер кешегә кергән җен белән сөйләшеп утырдык, шул: “Һәр ике кешенең берсендә җен”, – диде. “Ни сәбәптән?” – дигәч: “Кеше догасыз, госел-тәһарәтсез йөри, сакланмый”, – диде.

– Сезгә күпме кеше мөрәҗәгать итә?

– Бик күп. Хәзер кешеләрне исемлек төзеп, алдан язып алып кына кабул итәм. Язу буенча кабул итмәсәң, бөтен урам кеше белән тула. Көнгә егермеләп кеше килә. Кешеләрне кабул иткәннән соң ул бүлмәне чис­тартырга кирәк. Бакыр яндырам.

– “Җенле урын” дип әйтүләре дөресме?

– Сихерчеләр кешенең чәчләрен, тырнакларын җиде юл чатында ташларга кушалар, менә шул инде ул җенле урыннар. Имансыз кеше асылынып үлгән урын да җенле урын – җене кайтып йөри. Безнең әти болай дип сөйли иде: “Авылда бик борынгы карама агачы бар, бу – җенле урын. Елга бер мәртәбә генә бер чокырдан бер машина чыга, артыннан вагоннар тезелеп киткән була. Якты, әллә нәрсәләр җырлыйлар, тора-бара юкка чыгалар. Анда бик күп кеше адаша”. Безнең авылга станциядән ике юл кайта. Әни поезддан төшкән дә таң ата башлагач кайтырмын дип вокзалга кереп йоклаган. Бераздан уянса, көн яктырып килә икән, чыгып киткән. Туп-туры бара икән, бераздан дөмбердәп чокырга төшеп киткән. Бу чокырда бик күп кеше адаша, үлеп калучылар да бар. Бөтен догаларны укый-укый көч-хәл белән авыл кырыендагы тауга килеп җиткән. Шуннан әни бик озак хастаханәдә ятып чыкты. Җенле урында догалар ярдәм итә, әмма кайвакыт тәһарәтсез дә буласың бит, шул вакытта зыян күрергә мөмкинсең.

– Йорт иясе – җенме ул?

– Гаилә тыныч кына яши бит инде, яңа нигезгә күчкәндә йорт иясенә әйтәләр: “Матур яшәдек, яңа нигезгә күчәбез, әйдә, син дә безнең белән бергә күч. Бергә-бергә матур яшик”, – диләр. Йорт иясе, абзар иясе дә бар. Әти ат караучы булып эшли иде, ул авырганда мин бара идем. Кайбер атларның өсте күбек белән капланган була, абзар иясе яратмаган атын кыйный. Яраткан атының ялларын үреп куя, аны чишеп тә булмый. Бабайлар әйтә: “Бу яраткан аты аның”, – диләр. Абзар иясе – шул җен инде ул.

– Өрәк нәрсә ул? Һәр мәчетнең үз өрәге була, диләр?

– Өрәк – җен инде ул. Мәчеттә җеннәр бик күп. Намаз укырга килүче җеннәр дә бар.

– Баланы җен алыштырып китәргә мөмкинме?

– Әни сөйли: “Апаңны тапкач, бөтен кешеләр Яңа елны каршыларга кереп китте, урамда үзем генә калдым. Шулчак минем янга кечкенә генә хатын килде дә: “Әйдә, балаңны юындырып киләм”, – диде. “Бирмим”, – дип акырып җибәргәч, юкка чыкты. Баламны биреп җибәргән булсам, җен алыштырасы булган”, – ди.

– 40 көн баланы ялгыз калдырырга ярамый, диләр.

– Гомумән, баланы ялгыз калдырырга ярамый. Җен алыштырырга мөмкин. Аннары баланы ничек куясың бит: “Аллага тапшырып” калдырсаң – алыштырмый. Каядыр чыкканда үзең белән алып чыгарга кирәк. Бала балигълыкка җиткәнче, курыкмый башлаганчы аның үзен генә калдырырга ярамый. Үзен генә калдырсаң, акырып-елап, куркып ул юләр булып калырга мөмкин.

– Сезнең өшкерү процессы ничек бара?

– Аллаһка хәмед-санә, Пәйгамбә­ребезгә салават әйтәсең. Аллаһның шифа аятьләрен укыйсың. Укыганда калтырый башлаган кешеләрне аерым чакырып өшкерәсең. Кайсыберләре авызларын ача, кайсыберләре елый, курка, чыгып качарга уйлый, йә көлә башлыйлар. Бөтен кешене көлдерерлек итеп көләләр, Коръән аяте укылмасын дип тырышалар. Кайсыберләре: “Җитте, укыма!” – дип сугыша башлый. Өшкергән вакытта куркырга ярамый, җен сине бер күрүдә аңлый, иманың зәгыйфь булса, ул синнән курыкмый. Иманың нык булса гына буйсынырга мөмкин. Белгән кешегә барып кына җенне чыгарырга кирәк.
                                                                                                                                  
ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ