Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәридә белән Алсуның татулык сере нидә?

23 Апрель 2020 815
“Фәридә-Алсу” дуэты беренче тапкыр чыгыш ясый башлагач, эстраданың кайбер “йолдызлары” аларның иҗат дуслыгына күп дигәндә биш ел гомер юраган. Имеш, берсе кара, берсе сары чәчле бу ике кыз озак вакыт бергә эшли алмаячак, тиз арада йә акча, йә җыр өчен, йә кемнең популяррак булуын ачыклап, талашып бетәчәк. Әллә шушы сүзләрнең киресен дәлилләргә тырышып, әллә дуслык җепләренең иң ныгын үреп, Фәридә белән Алсу әле дә булса бергә. Узган ел Татарстанның атказанган артистлары исемен алган дуэтка бүген 17 яшь икән һәм шушы вакыт аралыгында кызларның бер генә тапкыр да маңгайга-маңгай килгән чаклары булмаган. Чөнки аларны вакытында тынычландыра, дуслаштыра торган өченче кешеләре бар икән. “Кадр артында” кала торган бу кешенең кем икәнен әңгәмә барышында аңларсыз.
– Кызлар, сез татар эстрадасындагы иң озын гомерле дуэт бугай. Дуслыкны саклауның серен ачыгыз инде?

Алсу:

– Кайчакта шулай тату булуыбызга үзебезнең дә ис китә. Аллага шөкер, Фәридә белән икебезнең эчке дөньябыз, характерларыбыз, уй-фикерләребез, дөньяга карашыбыз шулкадәр туры килеп тора. 1995 елдан бирле бер сукмактан атлыйбыз, бер-беребезне 20 ел беләбез. Кайбер җырчылар безгә карап көнләшеп тә куя: “Сез икәү, сезгә рәхәт, юлга чыксагыз да, бер-берегезгә иптәш, әңгәмәдәш”, – диләр.

Фәридә:

– Кайчакта безнең тәмләп сөйләшеп торуыбызны күрәләр дә: “Сез әле сөйләшеп туймадыгызмыни?” – дип куялар. Әмма безнең сөйләшер сүз бетми, ике көн күрешми торсак, сүзләр шактый җыела.

– Алайса, сез дуслыкны сәхнә өчен генә сакламыйсыз, тормышта да дусларсыз?

Фәридә:

– Әлбәттә, без иң якын дуслар, серләребез уртак.

– Берсе кара, берсе сары чәчле кызны язмыш ничек таныштырды?

Алсу:

– 1992 елда КДПУның музыка факультетына укырга керергә әзерлек курсларына килгәч, танышып киттек. Мин Фәридәне күргәч: “Шундый тәртипле, матур киенгән бу кыз “бишле”гә генә укыйдыр”, – дип уйлап куйганым хәтердә. Укырга кергәч, безне колхозга эшкә җибәрделәр. Масловка совхозына алма җыярга баргач, дуслыгыбыз ныгыды. Кич белән клубта концерт куйганда бергә җырладык, дуэт шулай туды. Аннары бергәләп конкурсларда катнаштык, чит илдә узган конкурсларда да катнашканыбыз һәм җиңү яулаганыбыз булды.

Фәридә:

– 1996 елны икебезне дә “Казан” милли-мәдәни үзәгенә эшкә чакырдылар. Безне каян белделәр икән дип аптырадык. Казан Сабан туенда җырлаганда Ринат Закиров күреп калып, безне эзләтеп алган икән. Шуннан бирле эш урыныбызны алыштырган юк, хезмәт урыныбызга тугры кала бирәбез.

– Сезнең тату булуыгыз әллә каян күренә. Шулай да, кайсыгыз юл куючанрак?
Фәридә:

– Төрле мәсьәләдә төрлечә. Кайбер очракта мин соңгы сүзне әйтәм, икенче юлы Алсу хаклы була.

– Үпкәләшеп, икегез ике якка китеп барган вакытлар бармы?

Алсу:

– Юк, безнең бит әле өченче кешебез – продюсерыбыз да бар, ул барысын да тигезли.

– Хәтерләсәгез, күптән түгел “Мираж” төркемендә гауга чыкты: солистлар Маргарита Суханкина белән Наталья Гулькина үзара тыныша алмыйча, соңгысы төркемнән китәргә мәҗбүр булды. Әмма Гулькина хәзер “Мираж” җырларын башкара алмый икән, чөнки бөтен авторлык хокуклары продюсерлары – Суханкинаның ире кулында. Сездә андый хокуклар кемдә?

Фәридә:

– Продюсерыбыз, ирем Маратта. Әмма бездә андый конфликтлар килеп чыгар дип уйламыйм. Без бер-беребезгә ышанып, килешеп эшлибез.

– Алсу, сиңа ирле-хатынлы Әхмәт­шиннар белән эшләү кыен түгелме?

– Юк, алар минем өчен бик якын кешеләр. Алар һәрвакыт минем фикерне истә тота, уйларымны тормышка ашыралар.

– Акча бүлешү мәсьәләсендә кыенлыклар тумыймы?

– Күп төркемнәр нәкъ шушы мәсьәләне хәл итә алмыйча таркала, әмма без аны бик җиңел хәл итәбез.

Фәридә:

– Без бит әле иҗатташ дуслар булудан тыш, гаиләләр белән дә йөрешәбез. Ирләребез дә, балаларыбыз да дус. Бөтен туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергәләп уздырабыз.

– Сез эштән бер дә туктап тормыйсыз, һаман ашкынып эшлисез ахры. Сер булмаса, алдагы планнарыгыз турында да сөйләп китегез әле.

Фәридә:

– Аллага шөкер, эч пошырып тик утырырга бер генә сәгать вакытыбыз да юк. Декабрь аена кадәр безнең гастрольләр графигы билгеле. Быел өр-яңа концерт прог­раммасы булдырып, аны март аенда Казанда күрсәттек, яңа костюмнар коллекциябез белән мактандык. Иң сөенечлесе – гастрольләребез Татарстан эчендә генә түгел, бөтен Россия һәм хәтта дөнья буйлап билгеләнгән. Ноябрь аенда Америкага, декабрьдә Австралиягә Сабантуйга очарга ниятлибез. Америкада татарлар белән очрашып, аларга тамаша күрсәтергә уйлыйбыз. Ирем Марат баянда, фортепьянода уйный, улым да фортепьяноны белә. Бергәләп милләттәшләребезгә гаилә концерты куеп кайтырга исәплибез, аерым программа әзерлибез. Анда минем туганнарым яши, алар белән дә күрешәчәкбез.

– Моннан берничә еллар элек татар авылларына артистлар килми, халык аларны телевизордан гына карый иде. Ә соңгы елларда җырчылар кечкенә авылларда да концерт куя. Сезнең дә күп кенә авылларны ураганыгызны беләбез.

Фәридә:

– Былтыр, өченче ел авылларга күп игътибар бирдек, елына 200ләп концерт куйганбыз. Авыл клубында концерт кую – җан рәхәте. Беренче рәтләргә тезелешеп утырган ак яулык­лы әбиләргә карап җырлау шулкадәр күңелле. Әле алар буш кул белән килми, бәлешләр пешереп алып киләләр. Концерт тәмамлангач, шул бәлешләр белән тәмләп чәй эчәбез. Рәхәтләнеп аралашабыз, концертның икенче өлеше башлана дисәк тә була. “Сез бигрәк гадиләр икән”, – дип аркабыздан сөеп куйсалар, бигрәк күңелебез була инде.

– Шулкадәр эшләп, балаларыгызга вакыт каламы соң?

Алсу:

– Олы улым кечкенә вакытында мине: “Әни, син кайчан пенсиягә чыгасың инде?” – дип аптырата иде. Алар безне сагынып көтә, өйдә булсак, алар өчен зур бәйрәм.

– Һәрберегезнең икешәр улы бар һәм аларның яшьләре дә бер тирә. Сез декрет ялларын махсус планлаштырдыгызмы?

Фәридә:

– Әйе, иҗатка зыян килмәсен өчен, анысын да сөйләшеп эшләмичә булмады. Әмма без декрет ялында да тик ятмадык, иҗат итүдән туктамадык.

– Кыз бала алып кайту да планда юкмы?

Алсу:

– Әлбәттә, бар. Ходай насыйп итеп, икебез дә кызлар алып кайтсак, бик бәхетле булыр идек.

Фәридә:

– Без тормышның тәмен аңлый торган чорга килеп җиттек, үзебез дә шактый үзгәрдек, зирәкләндек. Тормышта, иҗатта шактый тәҗрибә тупладык.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 май 2012 № 20
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1701
ӨСКӘ