Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәрештә

14 Март 2019 755
Шаян хикәя
Карибулла төчкереп куйгач, шабыр-шобыр туфрак коела башлады. “Әллә яңгыр ява инде?” – дип уйлады ул йокы аралаш. Икенче якка борылып ятуы булды, Карибулланың нәкъ маңгай турысына бер пыяла савыт килеп төште.

– Кем шаяра анда?! – дип мыгырданды ул, маңгаен уып. – Сания! Сания дим! Утны яндыр! Ах, тагын чыгып сызган.

Беркем дә җавап бирмәгәч, ул торып утырды. Куллары белән тирә-юньне капшый башлагач, Карибулланың чәчләре керпе энәләре кебек тырпайды. Кая гына кагылма, туфрак та туфрак!

“Һай, ходаем! – дип ыңгырашты Карибулла, коты очып. – Кайчан, нишләп үлдем соң әле мин? Әллә күмеп тә куйганнар инде? Таптый-таптый күмәрмен дигән идең, сүзеңдә торгансың икән, тәки. Күптән котылырга тели идең шул. Типтереп яшәрсең инде болай булгач. Ничава, оҗмахка эләксәм, мин дә типтереп күрсәтермен. Оҗмах диварлары дерелдәп торыр әле, Алла боерган булса! Бөтен хур кызлары да минеке булачак, күр дә тор!

Караңгылыкта бербашы ята торгач, Карибулланы яңадан курку бас­ты. Тәмугка бөгәрләп тыксалар ни диярсең?!

“Әстәгъфирулла, ни сөйлим мин? – диде ул, яфрак кебек калтырап, – Кичер мине, тәңрем, сәрхушнең урыны тәмугта инде аның!” Хатынында да гаеп юк. Күпме азап­ланды бит, җанкисәгем! Нәрсә ул оҗмах кызлары, Саниясенә җитми инде. Нишли икән бу вакытларда гомер иткән хатыны? Бәхетсез иренең ничәсен үткәрә икән?
Шуннан соң Карибулла кулларын югары сузып ялварырга кереште: “И Ходаем, гөнаһ­ларымны кичереп, җәннәт ишекләрен ачсаң иде!..”

Шулчак аның күзе каршында гына торган зур шешәгә төште. Кабалана-кабалана аны кулына алды, бөкене тартып ачты, андагы сыеклыкны иснәп карады. “Көмешкә бит бу, вәт маладис хатын! Белгән бит нәрсә калдырырга!” – дип уйлады ул куанып.
Бераз баш төзәтеп утыргач, Кари­булланың күңеле тулып китте, ул, күз яшьләренә буыла-буыла, җырлап җибәрде:

Саный бардым, саный кайттым
Сания каберләрен.
Яшь гомерләр ике килми,
Белегез кадерләрен!

– Ходаем, ач җәннәт ишегеңне! – дип кычкырды ул, батыраеп.

Нәрсә бу?! Ул яткан дөм-караңгы, кечкенә дөньяга өстән яктылык иңде. Аннары ап-ак күлмәк кигән гаҗәеп сөйкемле, гаҗәеп матур бер фәрештә пәйда булды. Ул шундый гүзәл, шундый зифа иде ки, хәтта Карибулла, бар дөньясын онытып, аның белән мәхәббәттә аңлашырга кереште.

– Алып кит мине, фәрештәм! Си­нең матурлыгыңны бер тапкыр күрер өчен мин мәңге тәмуг утында янарга риза! Юк, юк, әйдә, якты дөньяга кайтыйк, гүзәлем! Бергә-бергә кешеләр янында типтереп яшәр­без. Хатынның күзләре шар булсын!

– Ярар, синеңчә булсын, Карибуллакаем! – диде фәрештә, никтер зәһәр елмаеп. – Очып китик булмаса!

Шулай диде дә, фәрештә – Ходай илчесе, ике колагыннан тотып, Карибулланы ахирәттән өстерәп чыгарды. Мәҗнүнебез керфек кагарга да өлгермәде, яп-якты дөньяда басып тора иде. Әнә телевизор, стенка...

– Идән астындагысын да табып эчкән бит, әй! Төне буе эзләп чыктык бит без сине, җен! Бөтен авылны аякка бастырдың! – дип, хатынының әче тавышы яңгырады.


Равилә Мөбарәкшина

* * *

"Акчарлак" газетасының 19 нчы саныннан алынды, 2018 ел.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ